Бүген язмамны Тукай әйткәнчә, күп яттык без мәдрәсәдә, аңламадык бернәрсә дә дип түгел, ә җыр сүзләре белән, “Өйрәтәләр мәктәпләрдә” дип башлыйсым килә. Бәлки мәктәптә укыган булса, Тукай абый да шулай дип язар иде. Аңар мәктәптә укулар эләкмәгән шул инде.
Ә без укыдык. Ну менә укытучылар бирде инде безгә белемне, биреп тә карадылар. Тел белән дә, алай гына аңлатып бетерә алмаганын указка белән дә, бер җирендә кырык корт бар шикелле боргаланып утырганына урыннан гына акбур җибәреп тә. Шундый туры тидерә торган укытучылар бар иде акбурны, снайперлар мәктәбендә укыганнар диярсең.
Рәхмәт һәркайсына, безне укырга-язарга өйрәттеләр. Шул ун ел мәктәптә укыган гыйлемнең тормышта күпмесе генә кирәк булды микән? Алгебрадан өйрәнгән күпме гыйлемнең миңа тормышта кирәк булганы – тигезләмә төзеп процент чыгару булды. Монысы миңа кирәк, монысы кирәкми дип утыра алмыйсың, бер дәрестә укытучы тирләп-пешеп синең башыңа гыйлем тутыра, икенче дәрестә син шул гыйлемне, өйдә укып килгәнен дә кушып, укытучының үзенә сөйлисең. Кечкенә классларда әле ул дәрес хәзерләп йөрисең, зур классларга киткәч, дөрес әйтәсез, моңа вакыт юк.
Минегөлләрдә кич утырганда, кем инде тарих йә рус әдәбияты укып утырсын. Анда без шәл бәйлибез, уку кайгысы түгел, анда бүтән төрле әңгәмә. Ну иртәгә синнән бу әңгәмәне сорамыйлар шул.
И Ходаем дисең, бу дәрестә сорамаса, бүтән бер вакытта да хәзерләнмичә йөрмәс идем, миннән генә сорамаса ярар иде... Бүтән фәннәр шул кадәр үк истә дә калмаган, ну менә бөтен классның йөрәгенә төшкән шул тарих һич онытылмый. Тарих укытучыбыз Фәүзия апа усал да түгел, ну совсем ук юаш та түгел. Өлкән яшьтә, чиратлап ике костюм-платье кия, берсе – зәңгәр, берсе – кара. Эчтән чытыр ак кофта, гәүдәгә шактый зур, чал чәчләрен пөхтә итеп артка җыеп куйган. Тарихны да шәп белә, ул Ленинның бронепоезддан сөйләгән рече дисеңме, ул партия съездыннан меньшевикларның аерылып чыгуы дисеңме... Сөйли Фәүзия апа, авызына карата.
Тик икенче дәрестә шуны бездән сорый бит. Белмәүчеләр күбрәк булса, Фәүзия апа бернинди ташлама ясамый, икеле дә куймый, түзә, бер дәрес түзә, ике дәрес түзә... Ә без җүнсезләр һаман түзәр дигән өмет белән өченче дәрестә дә такта янында башны иеп басып торабыз. Юк! Фәүзия апаның түземлеге төкәнде. Журналны шап итеп япты да, каршы әйтеп торырга һич урын калдырмыйча: “Җиденче дәрескә каласыз, бөтенегез сөйләмичә кайтмыйсыз, кайтып китсәгез үзегезгә үпкәләгез, оятсызлыкның, ялкаулыкның чигенә чыктыгыз”, – ди.
Карар катгый, бүген кайтулар күренми, нәнәнең бәрәңгесе бизләнгәндер, самовары да суынгандыр дип, безгә бизләнгән бәрәңге дә суык чәй дә бата, без бит инде иртәнге алтыда чәй эчеп, өч чакрым җәяү килгән кешеләр, күпкә түзгәнне әзгә түз инде, тагын бер сәгать кенә калды дип ашказанын тынычландырып утырсаң... менә сиңа мә...
Түбән иелгән мескен-бәхетсез башлар өстеннән югарыга бер кул күтәрелде, аннан кул иясе үзе дә торып басты. Илдус. Классыбызның адвокат-защитнигы, класс өчен Данко батырлыгын кабатлаучы Илдус Рәхимуллин. Ничә тапкыр инде шундый катлаулы ситуациядә классны үз күкрәген куеп яклап-саклап калган Илдус.
Барыбыз да өмет тулы күзләр белән Илдуска текәлдек. Ә ул җайлап кына Фәүзия апа белән диалог башлап җибәрде: “Апа, алай итмәгез инде, көн кыска, җитмәсә буран да чыгарга тора, Мәчкәрәләрне әйтеп тә тормыйм, алар ике атлап бер сикерсәләр өйләрендә, без Күкшелләр дә әллә ни ерак яшәмибез, Мәмәширләргә бик ерак бит, алар кайтканчы төн җитә, мин бөтенесенә дә әйтермен, киләсе дәрескә укып килерләр”.
“Илдүс, – ди Фәүзия апа, (ул Илдуска шулай йомшак итеп Илдүс дип эндәшә иде), – синең сүзне тыңлап аларны ничә тапкыр кайтарып җибәрдем инде, алар бит синең үзеңне дә тыңламыйлар, ә син һаман шулар өчен янасың-көясең, юк, бу юлы сорама да, әйтмә дә, бөтенесе сөйләп бетермичә кайтмыйлар”.
Ә Илдус класска Фәүзия апа күз алдында бер ачулы караш ташлап ала да, аргументның иң ахыргысын, иң көчлесен кесәсеннән “чыгара”. Монсы – мин инде. “Апа, көн бик кыска, буран чыгып тора, югары юлдан Рәйсә бер үзе, орчык хәтле Рәйсә адашса, каян эзләргә кирәк, кышкы юл хәтәр ул”. Әйе, бу аргументка Фәүзия апа да каршы тора алмый, чыннан да безнең класста югары юлдан йөрүче бер мин генә. Кызлардан димен. Хәмит белән Вакиф мине бер дә ялгыз ташлап китмиләр иде инде, Илдус алар турында әйтеп тормады, югары юлдан Рәйсә генә икән, Рәйсә генә инде. Кышкы юлның хәтәр икәнен Фәүзия апа да белә, акыллы кеше, юл хәлләрен күргән кеше.
Булды, бүген тагын пронесло, Аллага шөкер. “Ярар, Илдүс, сиңа гына ышанып кайтарам инде боларны, ну моннан соң...”
Шуннан соң әле без берничә дәрес бик тәртипле генә дәрескә әзерләнеп йөрибез. Аннан соң тагын шул тарих кабатлана, белмим нинди сөйкемле сөякләре булгандыр Илдусның, һәрвакыт Фәүзия апа белән солых төзи белә иде ул.
Менә шулай бик тырышып укып чыктык без Мәчкәрә мәктәбендә. Ә Илдусның үзен укып бетергәннән бирле бер тапкыр да күргән юк, Кукмарада яшәп ята дип кенә ишетәм.
Әле бик озак еллар дөнья яменә сөенеп яши торган озын гомер насыйп булсын сиңа, Күкшел егете Илдус.
Рәйсә Галимуллина,
Кукмара, Мәмәшир.
Комментарийлар