16+

Җидесе дә җитми әле, яки дүрт көнлек эш атнасы кемгә кирәк?

Элеккеге президент һәм хөкүмәт җитәкчесе дүрт көн генә эшләү турында ничек уйлый башлагандыр, белмим. Шунысын беләм, халык, әлбәттә, дүрт көн генә эшләмәячәк. Берсе дә! Ата ялкаулар шулай итсә генә.

Җидесе дә җитми әле, яки дүрт көнлек эш атнасы кемгә кирәк?

Элеккеге президент һәм хөкүмәт җитәкчесе дүрт көн генә эшләү турында ничек уйлый башлагандыр, белмим. Шунысын беләм, халык, әлбәттә, дүрт көн генә эшләмәячәк. Берсе дә! Ата ялкаулар шулай итсә генә.

Бу атнада Россиянең Иминлек советы җитәкчесе урынбасары Дмитрий Медведев янә дүрт көнлек эш атнасы турындагы фикерен җиткерде. Аның фикеренчә, дөнья цивилизациясе инде шуңа таба бара. Медведев Совет чорында асылда алты көнлек эш атнасы булган дип саный. Хәзер инде, янәсе, җитештерүчәнлек болай да арта, тормыш роботлаштырылган, кешеләрнең буш вакытлары күбәйде, рәхәтләнеп ял итеп эшләргә тиеш икән.

Элеккеге президент һәм хөкүмәт җитәкчесе дүрт көн генә эшләү турында ничек уйлый башлагандыр, белмим. Шунысын беләм, халык, әлбәттә, дүрт көн генә эшләмәячәк. Берсе дә! Ата ялкаулар шулай итсә генә. Әле монда биш көнлек эш көненнән соң да, тагын ике көнне эшләргә тырышасың. Тырышмыйча булмый. Ипотека түләргә, газына-суына акчаңны җиткерергә, балаларыңны ашатырга-киендерергә, җәйге лагерьларга урнаштырырга, мәктәбенә әзерләргә, күнегүләре, шөгыльләре өчен ай саен чыгарып салырга кирәк. Чыннан да шулай бит? Әллә миндә генә шулаймы?

Әнә, хәтта артистлар да (без аларга карап үрнәк алырга, аларга сокланырга өйрәнгән, ләбаса!) өстәмә эшләр алып бара: сата, сөйли, мәҗлесләр кора... Массаж ясый, педикюр-маникюр, каш, чәч, башкасын ясый белүчеләр эш сәгате тәмамланганын һәм ял көннәрен көтеп кенә тора. Декретта утыручы аналар да өстәмә табыш турында хыялланып, әллә кайларга урнашалар. Ир-егетләр төп эшеннән соң һәм ял көннәрендә таксига чыга, төрле түләүле хезмәтләргә яллана. Пенсионерлар да үзләрен, балаларын, оныкларын кайгыртып, өйдә ятмау турында уйлана... Кая монда ял итү дә, кая монда дүрт көнлек эшкә генә күчү!

...Кем белә, бәлки атнасына дүрт көн генә эшләү әнә шулай тырышып-тырмашып, үз көче белән, тирләп-пешеп, арып-талып эшләүчеләргә файдага да булыр? Бәлки Медведев шул хакта уйланып, ГАДИ халык турында фикер йөртеп әйтәдер ул фикерләрне?

Түрәләрне аңлап бетереп булмый шул. Һәркем үз каланчасыннан фикер йөртә...

Фото: https://pixabay.com/ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading