Идрис Газиевтан Яңа ел табынына бик тәмле һәм файдалы салат РЕЦЕПТЫ
Идрис Газиев, Россиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты:
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВРєРСвЂВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВРЎР‚
Идрис Газиев, Россиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты:
– Мин бәйрәмнәрне аеруча яратам! Алдан ук бәйрәм менюсын төзеп куям һәм, бер-ике көн кала, аш бүлмәсеннән чыкмыйм да. Рәхәтләнеп, тәм-томнар пешерәм һәм, якыннарым фикеренчә, мин пешергән ризыклар ресторанныкына караганда да тәмлерәк килеп чыга. Ә рецептларын, экспериментлар ясый-ясый, үзем уйлап чыгарам. Мәсәлән, ел да Яңа елга күркә ите белән җылы салат ясыйм. Телеңне йотарлык була, үзегез дә пешереп карагыз әле.
Салат яфракларын (рукола булса тәмлерәк), татлы борычны, яшел суганны, укроп-петрушканы, кыярны турыйсың, чистартылган кабак төше дә саласың. Аерым табада сары майда нәзек итеп туралган күркә итен кыздырасың. Шул вакытта салатка салына торган соусны әзерлисең. Соус өчен ярты лимон согы, чәй кашыгы горчица, 1 аш кашыгы бал, 2-3 аш кашыгы зәйтүн яисә көнбагыш мае, сыгылган сарымсак, тәменчә борыч һәм тоз кирәк булачак. Ит әзер булгач, аны туралган яшелчәләр янына саласың һәм өстеннән соусны сибәсең. Җылы килеш ашыйсың.
Бу салатны үземчә, «Газиевча салат» дип йөртәм. Ясап карагыз әле, сезгә дә ошарга тиеш!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Мәгариф
Атнага бер сәгать белән балаларыбызга туган телне ничек укытырга?
-
#Кыскача яңалыклар
СалаваTikлардан яңа «Җомга» җыры
-
#Кыскача яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин: “Бу да ярдәм итмәсә, Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итәчәкбез”
-
#Хикәя
Гафу ит, кызым! (хикәя)
-
#Кыскача яңалыклар
Эчке киемнән балконда кызынучыларга штраф янарга мөмкин
Комментарийлар