Шәһри Казан

Ике баласын җир куенына салган Нурания Ногманова: «Әҗәлдән дару юк»

Язмышмы, әллә очраклылыкмы? Ике баласын һәм киявен 24 яшендә җир куенына салган ананың язмышын тыңлагач, әнә шулай дип уйладым.

75 яшьлек Нурания Ногманова белән без Лаеш районының Хәерби авылында таныштык.

– Баштан кичкәннәрнең барысын да сөйли башласам, тыелып булмый, – диде Нурания апа, гомер йомгагын сүтә башлаганчы ук күз яшьләрен сөртә-сөртә. – Кияүгә чыгып, бер-бер артлы дүрт бала алып кайттым. Соңгысы белән декрет ялыннан чыккач, склад мөдире булып урнаштым. Эшем күп булды. Балаларга игътибар да җитеп бетмәгәндер, күрәсең. Шулай бервакыт карыйм: өченче кызым Рәмзия кайта да су эчә, кайта да су эчә. Ә беркөнне бөтенләй хәле китте. Лаештан килгән бер кешегә очраклы гына, сүз ара сүз чыгып, кызым турында сөйләдем. Ул: «Шикәр авыруы булмасын тагын», – дип ычкындырды. Бик курыктым, чөнки ул елларда бу авыру турында бик сирәк сөйлиләр иде. Күрше авылда яшәүче апаның шикәр авыруыннан интегүен ишетеп белә идем.

Нурания апа икенче көнне кызын, җитәкләп, табибка алып китә. Кызганычка, балага «шикәр авыруы» дигән диагноз куеп кайтаралар.

– Кызым мәктәп елларыннан ук Илдус исемле егет белән дуслашып йөргән иде. Мәктәпне тәмамлагач, өйләнешү турында сүз кузгалттылар. Шуннан соң мин Рәмзиядән: «Син үзеңнең авырганыңны әйттеңме соң?» – дип сорадым. Ул: «Илдус белә инде аны, әни. Аның үзенең дә башы авырта бит», – диде, – дип искә ала ул вакытларны әңгәмәдәшем.

Шулай итеп, яшьләр гаилә корып җибәрә, кызлары туа. Ике еллар тирәсе яшәгәч, һич көтмәгәндә, Рәмзиянең 24 яшьлек ире үлеп китә.

Реклама

– Киявебез трактор йөртә иде. Басуга эшкә дип чыгып киткән җиреннән кинәт җан бирде. Ире үлгәннән соң, бертуктамый елады кызым. Баласын кулына ала да елый, ала да елый. Ике елдан соң, 24 яшендә үзе дә үлде, – ди Нурания апа.

Бер яшендә – әтисез, өч яшендә тома ятим калган бала әбисе Нурания апа тәрбиясендә үсә. Хәзерге вакытта ул кияүгә чыгып, үзе дә ике бала әнисе.

Нурания апаның өч кыздан соң төпчеге – улы Рөстәме туа. Мәктәпне тәмамлагач, Казанда юрист белгечлеген үзләштерә. Авылга кайта, гаилә кора, улы туа. Барысы да шулай үз җаена барганда, әлеге гаиләнең ишеген кайгы җиле шакый. Ишегалдына гына тәмәке тартырга дип чыгып киткән җиреннән Рөстәм суга төшкәндәй юк була. Беркем берни күрмәгән дә, белмәгән дә булып чыга. 24 яшьлек егетне 17 көн эзлиләр. Соңыннан гына беләләр, Рөстәм бу көннәрдә Казан моргында яткан. Аягына – галош, өстенә мал караганда кия торган куртка кигән килеш ул Казанга нигә, ничек барган? Гомумән, бу серле төнне егетнең башында нинди уй-планнар булган? Анысын бүгенгә кадәр беркем дә белми.

– Әҗәле чакырып китергәндер инде. Баламны үтереп, күпер астына ташлап киткәннәр. Үтерүчеләрен дә тапмадылар. Бер дошманыбыз да юк, югыйсә, – ди әнисе.

Уллары вафат булганнан соң да, киленнәре каенана-каенатасы белән гел аралашып, күрешеп тора. Рөстәмнең улы Рәмис тә үсеп җитеп, егет булган инде. Авылга еш кайтып йөри.

– Әҗәлдән дару юк, диләр. Мин китаплар, газета-журналлар укырга бик яратам. Китапханә юлына тузан төшермим. Көндез бәйләү бәйлим, ә төнлә йоклый алмагач, китап укып юанам, шулай борчуларым басыла. Укымаган китабым калмады инде. Ун ел элек ирем Рәшит үлеп китте. Хатын-кыз көчлерәк була бит ул. Ирем балаларның үлемен бик авыр кичерде. Шулай итеп, болын кадәрле өйдә япа-ялгызым калдым. Йортыбыздан зират ерак түгел, тәрәзәдән күренеп тора. Шунда карыйм да, яшьли үлеп киткән балаларымны, иремне искә алып, алар рухына дога кылам. Ялгызлык рәхәт түгел, ләкин кая барасың? Язмыштан качып булмый. Ярый әле Казан якын. Кызларым гел кайтып тора. Дүрт баламнан дүрт онык, алты оныкчыгым бар. Аллаһы Тәгалә аларга озын, бәрәкәтле гомер насыйп итсен иде дип телим, – дип озатып калды безне Нурания апа.

Лаеш, Хәерби

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 19 июль 2019 - 00:12
    Без имени
    Олы йорэкле апа!!.. Сокланам!..