16+

Ике ел төрмә шулпасын чөмерәсең була бит

Соңгы айларда интернетка чыккан шау-шулы фильмның шаукымы Илдарның туганына да килеп тиде.

Ике ел төрмә шулпасын чөмерәсең була бит

Соңгы айларда интернетка чыккан шау-шулы фильмның шаукымы Илдарның туганына да килеп тиде.

Энесенең ундүрт яшьлек улы сугышып мәктәпнең “кара исемлегенә” эләккән әнә. Яшь чакта кем сугышмый инде анысы. Бигрәк тә кан кайнап торган үсмер чакта. Ләкин сугышу белән сугышуның аермасы бар шул. Тиктомалга йодрык уйнатучылар бер заманда да хупланмаган. Ә монда, имеш, аңа берсенең куртка элмәген өзгән өчен гафу үтенергә кушканнар да... монысы “ пацаны не извиняются” дип, берсенең битенә китереп сылаган. Аннары сугышып киткәннәр. Илдарга килеп ирешкәне шулар.

Сизеп тора: килеп җиткәнче коелып калган башка сүзләр дә булгандыр. Сүзләрне бит аларны гел үз җаена файдалана кеше.
Буласы булган. Илдарны, бу башсыз малай кыек юлга басмасын тагын дип коты очкан ата-анасы, “профилактика өчен” үзләренә чакырды. 

- Сөйләш әле үзе белән, абруың зур, сине хөрмәт итә ул. Күпне күргәнсең, бу маңка малайның аңына барып җитәрлек мисалларың күптер, - диде энесе.
Күп, әлбәттә.
Үсмер чак дуамаллыгы, җиңел акыллылык белән эшләнгән ахмаклыкларны да, кеше коткысына бирелеп эшләнгән хокук бозуларны да күп күрергә туры килде аңа.

Руль артында барганда, шуларның кайсыларында тукталырга икән, дип уйланды Илдар. “Мине куркыта алмаслар” дип әтәчләнә ди бит яшь “герой”.
Илдар көлемсерәп куйды. Күз алдына унбиш яшьлек үзбәк малае Али килеп басты. Тере күзле, коңгырт йөзле, чандыр гына бер малай. “Каралар” диләр ментлар телендә. Беренче күргәндә “мин мин икән, мин кем икән!” рәвешендә тотты ул үзен. Әйтерсең, ясалма пистолет белән куркытып, берәүдән телефон талап алмаган; әйтерсең, ниндидер зур эш эшләгән дә хәзер шуның дан-шөһрәтендә коенырга әзерләнә!

- Ни өчен кыйнадың?
- Ул – безгә бурычлы.

Али ирен чите белән генә көлемсерәп куйды. Аягын аягы өстенә куеп, урындык аркасына терәлеп, җәелебрәк утырды. Текә! 
- Ничек инде бурычлы?
- Минем дустан биш мең алган булган, һаман бирмичә йөри.
- Шуның өчен пистолет белән куркытырга кирәк идеме?

- Курыкмасын! – Алиның йөзенә усаллык йөгерде. – Ул очкарикларның куркак булганына мин гаеплеме әллә? Шыр җибәрде.
- Пистолет тотып өстеңә килсәләр, үзең нишләр идең?
- Чын пистолет түгеллеген аңларлык башы юк икән, үзе гаепле!
- Карап торышка чын бит.

- Шуннан нәрсә!
- Ә телефонын ник алдың?
- Залог!

Али черт итеп төкереп куйды. Йөзендә тәкәбберлектән кала берни юк иде. Мөгаен, ул үзен хәзер бик кыю, шәп егет итеп тоя торгандыр. 
Илдар, бар түземлеген туплап, сораштыруын дәвам итте. Үз малае булса, муен төбенә дә менеп төшәр иде бәлки.

- Ә менә бу геройлыгыңның “разбой”га тартканын аңлыйсыңмы соң син ичмаса? Кимендә ике ел төрмә шулпасын чөмерәсең була бит, әле бу җиңеләйтүче дәлилләр белән исәпләгәндә.
- Булсын! Төрмә кешене чыныктыра ул! 
- Чыныктыра, пычагым! – Илдарның аты-юлы белән сүгенәсе килде. Түзде. Бирәсе сорауларын бирде дә чыгып китте.

 Менә шундый тулыр-тулмас акыллы, кинолардан карап, төрмә тормышын әллә нинди супер-дөнья дип күзаллаган супер-геройлардан гарык иде инде ул.
Якланучысы янына бер атнадан соң тагын килде. Алиның йөзе сүрән, җилкәләре салынган иде. “Калай әтәч йолкыш чебигә әйләнгән” дип уйлап куйды Илдар. Ә тегесе адвокатны күрүгә, елап ук җибәрде.

- Илдар абый, алып чыгыгыз мине моннан! Монда каласым килми минем...
- Юк инде, дустым, хәзер минем белән синең теләктән генә тормый инде моннан чыгуың. Фактлар – үҗәт нәрсә алар. Анадан туган бала кебек, кире кертеп булмый.

Ун ай тикшерү изоляторында утырды ул тинтәк малай. Суд белән тагын ике ел бирделәр. Дөрес, УДО белән бер елдан чыгаруга иреште аны Илдар.
- Чыныктырдымы төрмә? – дип сорады соңыннан күрешкәч.
- Сындырмаганга рәхмәт, - дип күзләрен яшерде Али.
- Шул-шул. Төрмә белән чыныгу турында уйлама инде син, егет. Якыннарыңны бүтән борчыма.

Энекәшенең башындагы тилелекне дә соңармыйча куып чыгарырга кирәк, чын егетлек белән ялган арасындагы аерманы зур хаталар ясамыйча гына аңласын иде.

Илдар машинасын энесенең йорты каршында туктатты да ышанычлы адымнар белән җиргә басты.

Лилия Фәттахова
Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading