«Энергострой-73» хезмәткәрләре ике елдан бирле хезмәт хакы ала алмыйлар
Нурания Хәялетдинова редакциягә ярдәм сорап килде. 2016 елдан бирле хезмәт хакы ала алмый ул. Эштән алырга тиешле акчасы 170 мең сумнан артып киткән. Баксаң, аның кебекләр шактый икән әле. Бер тиен акча алмасалар да, кайберәүләр бу оешмада эшләвен дәвам итә.
«Китсәк, яхшы түгел, дидек»
Нурания апа әйтүенчә, алар эшләгән оешма баштарак «Энергострой-73» җәмгыяте дип аталган. Югары вольтлы электр чыбыкларын үткәрү белән шөгыльләнгән шәхси оешма. Укучыбыз сүзләренчә, оешма берничә тапкыр исемен алыштырырга өлгергән. Хәзер «Энергостройком» дип атала һәм офисларны арендага бирү белән шөгыльләнә, ди. «Энергострой-73» дип аталганда, анда 65ләп кеше эшләгән. Күбесе – чит республикалардан килүчеләр. «2016 елдан бирле алмаган хезмәт хакларыбыз барыбызныкы бергә 12 миллион сумнан артып китте», – ди Нурания апа. Кайбер хезмәткәрләр бу оешмада инде эшләми дә, рәнҗеп, гариза язып киткәннәр. Берсе гүр иясе булган. Ул ир-атның хатыны Римма: «Ирем хәләл акчаларын да күрмичә җир йөзеннән китеп барды, аның хезмәт хакының бер өлешен булса да түләсеннәр иде», – дип зар елый.
2017 елда бер төркем эшчеләр бу оешманың җитәкчесен судка да биреп караганнар. Әмма оешма банкрот дип табылган. Суд приставлары да җитәкчедән берни ала алмаганнар.
Эштә калучылар: «Яхшы түгел, уңайсыз... Эштән китсәк, хезмәт хакын бөтенләй күрмәбез», – дип борчылалар икән.
– Кайвакыт аз булса да акча биреп куя иде җитәкче урынбасары сымаграк Дмитрий Гредин дигән бер кеше. Тик ул акчага гына яшәп буламы соң?! Ярый, мин – пенсионер, аз булса да, керемем бар, кемнеңдер ире, хатыны эшли. Ләкин күпме түзәргә була? – ди укучыбыз.
Нурания Хәялетдинова моңа кадәр Казан заводларының берсендә эшләгән. Зыянлы эш булгач, пенсиягә иртәрәк чыккан. Кул кушырып утырырга яратмаган ханым «Энергострой-73» оешмасына җыештыручы булып эшкә урнашкан. 2016 елдан бирле алынмаган хезмәт хакы 171 847 сумны тәшкил итә.
– Өч катны берүзем юа идем. Иртәнге сәгать бишкә киләм, башкаларның эш сәгате башланганчы, сигезләргә юып бетерәм. Моннан тыш өстәмә эшләр бирәләр иде. Аена 13 920 сум тирәсе хезмәт хакы чыга иде. Анысын да түләмәделәр. Җитәкче, торган саен, мин сезне акчасыз калдырмыйм, дип вәгъдә итте. Ышандык, көттек, өметләндек – булмады. Аякларым нык сызлый башлагач, эштән киттем, – дип сөйли ул.
Кызганыч, оешма турында мәгълүмат бик аз. «Энергострой-73» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять 2015 елда оешкан. Хәзер ликвидация алдында тора. Телефон аша элемтәгә чыга алмагач, оешманың үзенә барып карадык. Алар Родина урамындагы бер бинаның икенче катында урнашкан. Вахтада утыручы кешедән шул оешмада эшләүче җитәкчеләрнең берсе – Дмитрий Грединны сораштык. «Әле генә чыгып китте. Көн дә төшкә кадәр килә», – диде вахтер. Башка хезмәткәрләр белән күрешеп булыр бәлки дип, офиска уздык. Ләкин икенче катта кап-караңгы, үле тынлык. Коридорда очраган Олег Булатов исемле кеше («Титан» дигән оешмада эшлим диде) безнең редакциядән икәнне белгәч, «Энергострой-73» оешмасы турында белмәмешкә салышты. Имеш, алар моннан бер ел элек үк күченеп киткән. Офислары да юк. Аннары «берни белмәүче» кеше: «Бу эш белән суд шөгыльләнә бит, сез нишләп йөрисез? Оешма – банкротлыкка чыгу алдында. Акчалар булуга, хезмәткәрләргә түләячәкләр», – диде.
Вахтадагылар исә: «Телефон номерлары, элмә такталары булмаса да, оешмага җитәкче көн саен килеп-китеп йөри», – дип аңлаттылар.
Кызганыч, күпме тырышсак та, Дмитрий Грединны тота алмадык...
Белгеч сүзе
Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү бүлеге җитәкчесе Ирина Сергеева:
– Закон нигезендә, хезмәт хакы һәр ярты айдан да соңга калмыйча түләнергә тиеш. Төп хезмәт хакы алу көне коллектив килешү, хезмәт килешүе яки эчке эш тәртибе кагыйдәләре белән билгеләнә. Россия Хезмәт кодексының 236нчы маддәсе нигезендә, әгәр дә эш бирүче хезмәт хакын, отпуск акчаларын, эштән киткәндә тиешле акчаларны вакытында түләми икән, ул аларны процентлар белән кайтарырга тиеш булачак.
Татарстанның дәүләт хезмәт инспекциясе эш бирүчеләрнең хезмәт турындагы законнарны, норматив хокукый актларны үтәвен күзәтеп тора.
Әгәр дә кеше хезмәт хакын ала алмый икән, ул дәүләт хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгать итә ала. Шулай ук хезмәткәр, үз хокукларын яклап, акча түләнми башлаган датадан алып бер ел эчендә судка да бирергә мөмкин. Хезмәткә кагылышлы, гражданнар хокукы характерындагы эшләр буенча судка мөрәҗәгать иткәндә, эшчеләр суд чыгымнарыннан азат ителә.
Әгәр дә хезмәт хакын түләттерү турында суд карары инде бар, әмма эш бирүче аны үтәми икән, бу очракта суд приставларына мөрәҗәгать итү урынлы.
Әгәр оешма банкрот булып танылса, хезмәткәр, бурычны түләүне таләп итеп, арбитраж идарәчегә гариза юлларга тиеш. Хезмәт хакы буенча бурыч «Банкротлык турында»гы 127нче Федераль закон (2002 елның 26 октябреннән гамәлдә) нигезендә түләнә. Арбитраж идарәче хезмәткәрнең таләпләрен канәгатьләндерә алмаса, арбитраж судка мөрәҗәгать итәргә була.
Комментарийлар
0
0
Бу хэл куп жирдэ кузэтелэ бит!!! Ник эшлэгэн кеше хезмэте очен акчасын суд юлында йореп алырга тиеш сон? Ни очен тиешле органнар Хезмэт хакы вакытында тулэуне тэртипкэ салдырмыйлар икэн!?!? Ботен кеше Хезмэт хакы, акчасы булсын диеп, эшлэп йори бит инде! Хормэтле призедентыбыз бу хэллэрне белмиме сон эллэ??? Югыйсэ интернетта Хэркемне шул сорау борчый бит!!!
0
0