Останың иҗат җимешләрен башка шәһәрләрдән заказ биреп тә алалар
Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче Ләйсән Нурлыгаянова амигуруми техникасында курчаклар бәйли.
Аның матур, купшы, төрледән-төрле курчакларын күргәч, үзеңне гүя балачакка кайткан сыман хис итә башлыйсың, әкияти дөньяга чумасың. Бары тик сәнгатькә, иҗат итүгә мөкиббән кеше генә осталарча шундый үзенчәлекле курчакларга җан өрергә сәләтле. Әңгәмәбез дә аның әлеге шөгыле турында.
– Бу шөгылеңне кайчан башлап җибәрдең? Махсус курсларда өйрәндеңме?
– Бәйләү, тегүгә хирыслык әниемнән килгән. Моңа бөтен хатын-кызның да кулы йогарга тиеш. Кайсы гына кызның балачагында курчак белән уйнаганы булмады икән?! Аларга мәхәббәт кечкенәдән калган инде. Үземнең сабыем тугач, үзенчәлекле курчак ясау турында уйлана башладым. Бала ялында вакыт күп, ни белән булса да шөгыльләнәсе килә. Бермәлне интернетта йомшак курчаклар ясау буенча үткәрелгән мастер-класска күзем төште. Йотлыгып кызыксындым аның белән. Тегеп карадым. Бер булды, ике, өч... Остардым, якыннарым да аларны күреп тел шартлатты. Яңадан-яңа төрләрен ясап, кызымның гына да әллә ничә курчагы пәйда булды. Шулай ук йомшак уенчык бәйләүдә дә көчемне сынап карадым. Курчаклар бәйләү минем өчен иң кулае, бар яктан отышлы вариант булып саналды.
– Бәйләгән уенчыкларыңны бер-берсенә охшатасыңмы?
– Кул эше булгач, һәр уенчык та үзенчәлекле, үзгә төрле килеп чыга. Кайчак: «Менә миңа шундый ук курчак бәйләп бир әле», – дип мөрәҗәгать итәләр, барыбер төп-төгәл килеп чыкмый. Кул эшләремнең һәрберсе кабатланмас.
– Эш процессына җентекләбрәк тукталыйк әле, курчаклар тегү өчен нинди материаллар кирәк?
– Иң мөһим өч материал – гәүдәсен бәйләү өчен – җеп, эченә тутырыр өчен – тутыргыч материал (наполнитель) һәм чәчен ясау өчен тресслар (озынлык һәм чәч күләмен арттыру өчен парикмахерлар тарафыннан кулланыла торган 10-75 сантиметрга кадәр озынлыктагы ясалма яки табигый чәч бөртекләре) булуы мәслихәт.
– Башта эскиз ясыйсыңмы?
– Иң элек күзаллаудан башлыйм. Ул төрлечә булырга мөмкин. Интернетта инде кемдер бәйләгән курчакны күреп, аңа охшатып бәйләргә дә мөмкин. Әмма үземнеке генә дип әйтерлек булган курчак бәйлисем килә, шуңа омтылам да. Кайвакыт үз кызларының фотоларын җибәрүче әниләр бар, алар нәкъ кызларына охшатып курчак бәйләвемне сорыйлар. Кайвакыт инде бәйләнгән курчакка карыйсың да аңа бу кием туры килми икәнен аңлыйсың, үзгәртәсең. Тырышам һәм китереп чыгарам. Һәр курчакка һәм уенчыкка фантазиямне генә түгел, бар күңелемне салам.
– Курчаклар тегүдә иң катлаулысы?
– Бәйләүнең бернинди авырлыгы да юк. Кечкенә ыргак белән эшли белгән кеше үзе дә җиңел генә башкарып чыга моны. Иң мөһиме – теләк булсын.
– Образларны ничек тудырасың?
– Иң мөһим ике төскә таянам. Әгәр дә образда бик күп төрле төсләр булса, ул инде матур күренми, күзне ялыктыра. Аннан соң курчакның чәченә карап та сайлыйм. Мәсәлән, сары чәчле курчакларга алсу, зәңгәрсу төсләр туры килсә, кара чәчле курчакларга кызыл, яшел, зәңгәр төсле киемнәр килешә.
– Курчакларга кием тегү җиңелме?
– Иң курыкканым – аларга кием тегү иде. Ничек башкарып бетерермен икән дип шикләндем. Барып чыкмаса, киемнәрен бәйләрмен дип уйладым. Минем өчен бәйләү ул бик җиңел бирелә. Аннары шулай ук интернеттан мастер-класслар карап, тегәргә өйрәнеп киттем.
– Битләрен ничек ясыйсың?
– Күзләрен чигәм, битләрен кызыл иннек белән бераз кызартам.
– Чәчләрен нинди материаллардан ясыйсың?
– Алар әзер килеш интернет-кибетләрдә сатыла. Соңыннан әлеге материалны әзер курчакка тегеп куям.
– Курчакларның буйлары, биеклеге күпме чыга?
– Якынча 25-30 сантиметр. Буена карап кына эшнең аермасы юк. Зур уенчыкларга күбрәк материаллар тотыла, бары шул гына. Бер курчак тегүгә уртача ике көн вакыт китә.
– Син бәйләгән курчакларны юарга ярыймы соң?
– Чәчләрен, киемнәрен салдырып юарга мөмкин. Курчакның үзен юарга киңәш итмәс идем. Әгәр дә бик буялса, кул белән бик сак кына юарга була.
– Тагын нинди идеяләрең бар?
– Идеяләр бик күп. Вакыт кына җитми аларны чынга ашырырга. Нәни, әле генә дөньяга килгән балаларга кием, шалтыравык (уенчык) бәйләргә теләгем зур.
– Бөтен кеше дә мондый кул эше белән шөгыльләнә аламы?
– Сатып алучылар осталарның кул эшләрен бер генә сатучыда да очрата алмаган уникаль кыяфәт биргән өчен бәялиләр. Гадәти һәм кемнәндер алынган идеяләр туйдыра. Бары тик зур хәрефтән әйтелгән осталар эшенә сорау зур.
Кулдан эшләнгән курчак – ул һәрвакыт тырыш хезмәт һәм күп сарыф ителгән вакыт таләп итә торган хезмәт җимеше. Мондый эшләнмәләр зур акчага сатыла. Сатып алучылар, тартманы ачып карагач ук, бар яктан килгән, «аһ итәрлек» эшләнмәне күрәчәкләренә өметләнә. Шуңа күрә курчакларны бәйләгәндә, бизәгәндә, сыйфатлы материалларны сайлап алу, аларга акча кызганмау һәм бөтен төгәллек һәм җаваплылык белән эшкә бирелү бик мөһим.
Бүген кулдан эшләнгән курчакларны сату өчен күп мөмкинлекләр бар. Эшләремне социаль челтәрләрдәге үз сәхифәләремә куям. Аннан соң чыбыксыз телефон да булышлык итә. Курчакларымны башка шәһәрләрдән дә заказ биреп алалар.
Лилия Гайнуллина
Комментарийлар
0
0
Булдырасын,Лэйсэн,молодец!! Янадан яна ижади унышлар телим сина!!!
0
0