16+

Җил чәчәген ничек дәваларга?

Балачакта яшелгә буялып йөргәнне күпләр хәтерлидер. Җил чәчәге белән гадәттә кечкенә вакытта авырыйлар. Бу вирусның билгеләре, аны дәвалау турында медицина фәннәре кандидаты Люция ГЫЙНИЯТОВА белән сөйләштек.

Балачакта яшелгә буялып йөргәнне күпләр хәтерлидер. Җил чәчәге белән гадәттә кечкенә вакытта авырыйлар. Бу вирусның билгеләре, аны дәвалау турында медицина фәннәре кандидаты Люция ГЫЙНИЯТОВА белән сөйләштек.

– Люция ханым, җил чәчәгенә күпләр җиңелчә карый. Бу чынлап та куркынычсыз вирусмы?
– Алай ук димәс идем. Һәр организм төрле. Авыру вакытында еш кына тән температурасы күтәрелә, үлекле бетчәләр чыга, кабарчык урыннарының җөйләнеп калуы бар. Җил чәчәге өзлегүләр китереп чыгарырга, баш мие тукымаларын зарарларга мөмкин. Авырган вакытта көчсезләнгән организм башка вирусларны да җиңел йоктыра. Еш кына җил чәчәгеннән соң тулысынча тернәкләнмәгән балаларда үпкә ялкынсынуы күзәтелә.

– Җил чәчәген бер тапкыр йоктырган бала аның белән кабат авырмый, диләр?
– Авыру вакытында баланың тәненә кабарчык бетчәләр бик күп чыкмаса да, тән температурасы күтәрелмәсә дә, аның инде бу авыруга иммунитеты бар дигән сүз. Бу очракта яңадан вакцина ясату, саклану кирәкми.

– Авырганда, урамда йөрергә, юынырга ярыймы?
– Хәле әйбәт, температурасы юк икән, саф һавага чыгарга рөхсәт ителә. Дөрес, кеше күп булган җәмәгать урыннарына бару тыела. Җил чәчәге тиз йога. Яңа туган сабыйлар, йөкле хатыннар, вирустан прививка ясатмаган балалар, балачагында авырмаган өлкәннәр өчен бу куркыныч тудырырга мөмкин. Кайбер табиблар, җил чәчәге вакытында юынырга ярамый, диләр. Мин үзем моның белән килешмим. Киресенчә, авыручы кеше тирләп, тән тиресендәге инфекцияле жәрәхәтләр тагы да азарга мөмкин дип саныйм. Кычытуга, әрнүгә түзә алмаганда кайчакта коену ярдәм итә.

– Җил чәчәген ничек дәваларга?
– 12 яшьтән өлкәнрәкләргә вируска каршы дарулар эчәргә киңәш ителә. Тән тиресендәге бетчәләргә зеленка сөртергә була. Аны кулланырга ярамый дигән сүз – уйдырма. Зеленка сөрткәч, яңа бетчәләрнең артуын да күзәтергә җайлы. Төсенең тиз бетмәве генә уңайсыз. Бу мәсьәләдә чит илдә җитештерелгән дарулар ярдәм итә. Дөрес, алар кыйммәтрәк.

– Кызамык, кызылча белән авырганнар җил чәчәген йоктырмый дип ишеткәнем бар, бу дөресме?
– Юк, алар – төрлесе төрле инфекция. Кеше һәркайсын йоктырырга мөмкин.

– Җил чәчәгеннән сакланып буламы?
– Бердәнбер саклану чарасы – прививка ясату. Кызганыч, ул илкүләм прививкалар календарена кертелмәгән. Теләгән кеше аны, табиб белән киңәшләшеп, үзе ясата ала. Вакцина түләүле.

– Прививка ясатсаң, авырмаячаксың дип ышандырып әйтеп буламы соң?
– Әгәр дә прививка ике тапкыр ясалган икән (бер тапкыр ясаткач, алты атнадан соң кабатларга кирәк), вирус йоктыру куркынычы юк. Кешене вакцина бу авырудан 25-30 ел дәвамында саклый. Авыруны йоктырган очракта да, ул җиңел формада узачак. Үз балаларыма да җил чәчәгенә каршы прививканы түләп ясаттым. Җил чәчәген гомер буе йоктырмаучылар да бар. Ходай сакланганны саклармын, дигән бит... Сәламәтлекне кечкенәдән кайгыртырга кирәк.

Лилия Гатауллина, Казан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading