16+

Илһам Шакировның бертуган апасы: «Безгә җырламагыз, юньлегә түгел бу, әтиегезнең башына җитәсез», – дигәннәр иде»

Мәшһүр җырчыбыз, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакиров бүген 83 яшен тутырды. Узган ел "Шәһри Казан" журналисты аның апасы белән очрашып, хатирәләре белән уртаклашкан иде.

Илһам Шакировның бертуган апасы: «Безгә җырламагыз, юньлегә түгел бу, әтиегезнең башына җитәсез», – дигәннәр иде»

Мәшһүр җырчыбыз, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакиров бүген 83 яшен тутырды. Узган ел "Шәһри Казан" журналисты аның апасы белән очрашып, хатирәләре белән уртаклашкан иде.

Зәй районына сәфәребез вакытында очраклы рәвештә генә легендар җырчыбыз Илһам абый Шакировның апасы белән таныштык. Дүрт-Мунча авылы аша узганда, безне озатып йөрүче районның мәдәният бүлегендә эшләүче Кәүсәрия Кузнецова: «Бу авылда Илһам Шакировның апасы яши», - дип әйтеп ычкындырды.

Шунда ук юлдашларыма карап куйдым. Күзләрдә очкын барлыкка килде, авызлар ерылды. Аңлашыла инде, Зәйнәп апа Гыйльметдинова белән һичшиксез танышып чыгарга кирәк иде. Вакыт ягы кысан булса да, очрашасы кешеләр көтеп торса да, биш кенә минутка дия-дия, Зәйнәп апаның өенә уздык.

Аның турында, ул үзе дә бик матур итеп җырлый, дип, юлда барганда ук әйткәннәр иде. Иң башта быел 88 яшен тутырачак Зәйнәп апаны җырлатып алдык, артык ялындырып тормады - «Сарман» җырын сузып та җибәрде. Шакировлар тумышлары белән Сарман районының Яңа Бүләк авылыннан. Зәйнәп апа исә бирегә килен булып төшкән. 40 ел клубта җыештыручы булып эшләгән. Авылдашлары аның җырлый-җырлый эшләргә яратуын әле хәзер дә искә алып сөйли. Авылга килгән кунакларны бәлеш пешереп сыйлый торган булган. Илһам абыйның да иң яраткан ризыгы итле бәлеш икән. Сөйләшүебез үзеннән-үзе яраткан җырчыбызга күчте.

- Илһам миннән алты яшькә кечкенә. Бала вакытыннан ук җырлый иде инде. Әткәйне 1937 елны төрмәгә утырттылар. Әни, үзен юатыпмы икән, гел җырлый иде. Аңа ияреп, Илһам да җырлый. Шушы авылда кияүдә булган бертуган Гыйльмениса апабыз килә иде безгә. Аның, булды, җырламагыз, юньлегә түгел бу, әтинең башына җитәсез, бәхетсезлек китерәсез, дип ачуланганы хәтердә. Ә алар барыбер моңланды. Әни, мескенкәем, күңеле янганга җырлагандыр инде, - дип искә ала ул.
Әтиләре Гыйльметдин авылның оста тимерчесе булган. Ындыр табагында эшләгән вакытында икмәк сугу машинасы ватыла. Төшкә кадәр аны төзәтеп куя. Әмма авыл куштаннары кызу эш өстендә «бер атна буе төзәтми ятты» дип өстеннән язалар.

Бүген Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә җырчының туган көненә багышланган концерт була.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading