Февраль ае – Муса Җәлил һәм Илһам Шакиров кебек мәшһүр затларның ае икәне барыбызга да мәгълүм.
Әмма әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә зур уңышларга ирешкән шәхесләрнең үзләренә генә хас тагын бер туган еллары була. Бу – аларның талантлары халыкка таныла башлаган еллар.
Илһам Шакировның талантлы яшь җырчы буларак халыкка танылган елларын мин яхшы хәтерлим. 1951 елның декабрь кичләренең берсендә Ворошилов районы (хәзер Тукай) Теләнче Тамак урта мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Илһам Шакиров гомерендә беренче тапкыр районкүләм зур сәхнәгә чыгып, Һади Такташ сүзләренә язылган «Урман Кызы» җырын башкарып, залда утыручы барча халыкны таң калдырды.
Бу әдәби кичәне шул елда ук Казан педагогия институтын тәмамлап кайткан талантлы яшь укытучы Илсөяр апа Сөнкишева оештырган иде. Алар исеменә яуган рәхмәтле алкышлар кичәнең башыннан алып ахырына кадәр яңгырап торды.
Илсөяр апа дигәннән, баксаң, ул – Муса Җәлилнең батыр көрәштәше, танылган балалар язучысы Абдулла Алишның бертуган апасы Закирә апаның кызы булган икән. Ул вакытта бу турыда без әле белми дә идек. Сталин диктатурасындагы ул караңгы елларда белгән әйбереңне дә әйтергә ярамый иде шул.
Әдәби кичәдә минем үземә дә катнашу насыйп булды. Класс җитәкчебез Илсөяр апа Такташның «Киләчәккә хатлар» циклыннан «Икенче хат»ны укырсың дип, алдан ук мине кисәтеп куйган иде. Аның шигырь сөйләргә миңа кушуы гаҗәп түгел, ә менә 8нче класска килеп укый башлавына әле дүрт ай да тулмаган Илһамда шундый зур талант барлыгын ничек сизгән ул? Бусы чыннан да могҗиза!
Менә шул кичәдә миңа чират җиткәч, сәхнәгә чыгып иң озын «Икенче хат»ны югары пафоста «Бишьеллыкның бөек гигантлары
Һаман үсә, һаман күккә таба үрелә.
Башларыннан инде Сез яшәгән
Коммунизм кыры күренә», – дип тәмамлаган идем, залда мине дә көчле алкышларга күмделәр. Әдәби кичә тәмамланып, халык тамаша залыннан чыгып барганда, минем арттан килүче бер өлкән яшьтәге әбинең: «Иии, балакаем, бу кадәрле озын шигырьне ничекләр ятлап бетердең», – дип аркамнан кагып сөйгәне әле дә булса хәтеремдә.
Кичә тәмамлангач, төнге сәгать унберләрдә җәяүләп, кар яктысында аяк белән юл катысын капшап, кайтырга чыктык. Менә шул рәвешле кайтып барганда, Илһам ничектер: «Бүген безнең класста комсомол җыелышы булды», – дип сүз башлаган иде, мин аны бүлдереп, үземнең унынчы (чыгарылыш) сыйныф укучысы икәнемне күрсәтеп, Такташ сүзләре белән әйтеп салдым.
«Ә син комсомолмы?
Булмасаң бел!
Комсомоллар –
Яшь ленинчылар алар.
Комсомоллар –
Искелеккә бомбалар!»
Минем шулай Такташ шигырьләре белән һаваланып кайтуым Илһамга ошамады бугай. Ул, гадәттәгечә, сабыр гына: «Хәзерге шагыйрьләрдән Сибгат Хәким шигырьләре миңа ныграк ошый, сүзләре саллы, фикерләре тотрыклы», – дип әйтеп куйды.
Мин телсез булып тынып калдым. Ул чакта 40 яшьләр тирәсендәге Сибгат Хәким әдәбият дәреслекләренә кермәгән иде әле. Ә минем мәктәп программасын узып берни дә укыганым юк. Бераз дәшми барганнан соң: «Сибгат Хәким әсәрләрен каян беләсең син?» – дип сорап куйдым.
– Дәрестән соң китапханәгә баргалыйм, шунда укыганым бар, – диде Илһам.
Шуннан соң әңгәмәбез темасы үзебезнең тормыш вакыйгаларына күчте. Армиягә киткән Кыяметдин абыйсы белән кызыксындым. «Кайсы якларда хезмәт итә? Хатлары еш киләме?» – дип сорадым.
Кыяметдин белән без Югары Чыршылы җидееллык мәктәбендә өч ел буе бер сыйныфта, бер партада утырып укыдык. Кышкы юлда китап сумкасы почмагында туңып каткан, «чикмәнле» бәрәңгене үзара бүлешеп ашаган дуслар идек.
Искиткеч егәрле, куәтле егет иде Кыяметдин. 1948 елның 23 февралендә Кызыл Армия көнендә уздырылган район чаңгы ярышларында беренче урынны яулап, тимераяк белән бүләкләнгән иде... Бүләк мәктәпкә бер атнадан соң гына килеп җитте. Кыямга аны иртәнге линейкада тантаналы шартларда мәктәп директоры үзе тапшырды. Ялтырап торган чын тимераякны барыбыз да кулга тотып, капшап каравыбыз хәтердә саклана.
Менә шулай гәпләшеп атлый торгач, 15 чакрым җир узып, Яңа бүләккә кайтып та җиткәнбез. Авыл уртасында кул биреп аерылышканда, Илһам көтмәгәндә әйтеп ташламасынмы:
«Ә син комсомолмы?
Булмасаң бел!
Комсомолга –
Бездә юллар киң, ачык:
Берсе көнгә караңгыдан
Тагы шулай юлга чык!»
Такташтагы бай романтика Илһамга һич тә ят түгел икән.
Миңа туган авылыма кайтырга әле тагын ике чакрым юл узасы бар. Кышкы караңгы төндә басу-кырлар буйлап ялгыз йөрүнең рәхәтен әле сез беләсез микән? Караңгы төндә кар яктысы ничектер зәңгәрсу төс алып сыеклана. Ә күңелдә башны бөтенләй биләп алган бер генә уй: Такташ – Илсөяр апа – Илһам. Яки Илһам – Илсөяр апа – Такташ...
Менә шушы иде Илһамның талантлы җырчы буларак туган көне һәм туган елы.
Фоат Вәлиев, Казан.
Фәрит Гобәев фотосы
Комментарийлар