16+

Илдә чыпчык үлми, яки дәүләт халыкка нинди ярдәм әзерли?

Россия санкцияләр саны буенча дөньяда беренче урынга чыкты. Шулай булуга да карамастан, Хакимият социаль өлкәгә, эшмәкәрләргә, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы өлкәләренә һ.б. юнәлешләрдә ярдәм күрсәтүне дәвам итә һәм яңа чаралар күрә. Россиядә хәзерге вакытта нинди ярдәм чаралары каралган соң? Барысын да бер язмага тупладык.

Россия санкцияләр саны буенча дөньяда беренче урынга чыкты. Шулай булуга да карамастан, Хакимият социаль өлкәгә, эшмәкәрләргә, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы өлкәләренә һ.б. юнәлешләрдә ярдәм күрсәтүне дәвам итә һәм яңа чаралар күрә. Россиядә хәзерге вакытта нинди ярдәм чаралары каралган соң? Барысын да бер язмага тупладык.

Әбиләр һәм бәбиләргә

1 майдан алып, 8-16 яшьлек балалары булган аз керемле гаиләләргә яңа төр пособие түләнелә башлый.

Хакимияткә пенсияләргә социаль өстәмәләрнең күләмен билгеләү хокукы бирелде. Министрлар кабинеты социаль пенсияләрне һәм иминият пенсияләренә өстәп түләнелә торган фиксацияләнгән түләүләрнең күләмен дә билгели алачак.

2022 елдан Хакимият минималь хезмәт хакын билгеләү һәм түләү үзенчәлекләрен билгеләү хокукына ия булды.

Соңгы өч ел белән чагыштырганда, бәяләр 10 процентка арткан очракта, авыл хуҗалыгы продукциясенә (шикәр, ашлык) эчке бәяләрне тотрыкландыру максатыннан, Россия Хөкүмәте бу төр продукцияне дәүләт фондыннан сату карары кабул итәргә мөмкин.

Эшмәкәрлек

Татарстан Икътисад министрлыгы кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәк. Кыенлыклар килеп туган очракта, консультацияләр алу өчен 8(843) 524-90-90 номеры буенча кайнар линиягә шалтыратырга мөмкин.

10 марттан кече һәм урта бизнесны планлы рәвештә тикшерүләргә мораторий кертү мөмкинлеге каралган. Мәгълүмат технологияләр өлкәсендә аккредитацияләнгән оешмаларны планлы тикшерүләр 2024 ел азагына кадәр кичектерелә. Лицензияләрне исә тиешле процедураларны гадиләштереп озайтачаклар.

РФ Хөкүмәте тарафыннан махсус исемлеккә кертелгән товарларны кертүче һәм сата торган затларны җаваплылыктан азат итү юлы белән параллель импортны легальләштерү дә күздә тотыла.

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне гадиләштерәчәкләр.

2 марттан алып Россиядән чит ил валютасын (10 мең доллардан күбрәк булганда) чыгару тыела.

1 марттан гражданнар өчен кыйммәтле металларга НДС бетерелә.

Авыл хуҗалыгы

Ипи һәм камыр ризыклары пешерүчеләргә чыгымнарны каплау өчен дәүләт ярдәме әзерләнгән.

Сөт ризыкларына бәяләр үсмәсен өчен сөтчелек тармагына да ярдәм чаралары булдырылачак.

Кечкенә предприятиеләргә ташламалы кредитлар алу мөмкинлеге бирелә. Ставка 15 проценттан да артмаска тиеш. Уртача зурлыктагы предприятиеләргә кредитлар 13,5 процент белән бирелә.

Сәламәтлек

Медицина оешмалары үзләренә кирәкле әйберләрне гадиләштерелгән процедура ярдәмендә сатып ала алачак.

Социаль иминиятләштерү фонды техник җиһазларны, хезмәтләрне бер генә хезмәт күрсәтүчедән алу мөмкинлегенә ия булачак.

Россиядә аналогы булмаган дарулар һәм медицина әйберләрен бер генә җитештерүчедән (әгәр дә ул санкцияләргә эләкмәгән икән) алырга рөхсәт ителәчәк. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading