16+

Илдар Гыйльметдинов яшьләрне нигә шелтәли?

Казанда XXXI «Татар яшьләре көннәре» форумы башланды. Ул 14-18 сентябрьдә «Идел» яшьләр үзәгендә уза. Чарада Россиянең 30 төбәгеннән 180 делегат катнаша. Чара Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшләр үзәге тарафыннан оештырыла.

Илдар Гыйльметдинов яшьләрне нигә шелтәли?

Казанда XXXI «Татар яшьләре көннәре» форумы башланды. Ул 14-18 сентябрьдә «Идел» яшьләр үзәгендә уза. Чарада Россиянең 30 төбәгеннән 180 делегат катнаша. Чара Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшләр үзәге тарафыннан оештырыла.

Ачылыш тантанасына килгән мәртәбәле кунаклар яшьләргә уңышлар теләп, телебезне үстерүдә, милләтебезне танытуда зур өметләр баглавын әйтте. Шушы форумга 31 ел элек нигез салучыларның берсе, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов аның башланып киткән елларын искә алды. Туксанынчы елларда нинди генә каршылыкларга очрасалар да, ел саен оештыра алганнарын, төбәкләрдән генә түгел, чит илләрдән дә татар яшьләренең җыелганын әйтте. Дөньядагы чикләүләр аркасында, әлегә форумга чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез генә җыела.

«Сезне җырларга, биергә, күңел ачарга гына чакырмыйбыз. Төбәкләрдәге татар оешмаларын җитәкләгән абый-апалар олыгайды, аларга алмаш, ярдәмчеләр кирәк. Без сезгә зур өметләр баглыйбыз Безгә, төбәкләрдәге татар яшьләре оешмалары белән бергә, гореф-гадәтләрне, телебезне саклау юнәлешендә эшләргә кирәк», – диде Илдар Гыйльметдинов. Бераз яшьләрне шелтәләп тә алды. Россия татар яшьләре оешмасын булдыру идеясен тормышка ашырырга кирәклеген әйтте. Мондый оешма булса, илебез күләмендә татар яшьләренең актив, бердәм икәнен дә күрстәтеп, төрле грантлар да отып булыр иде. Илдар Гыйльметдинов яшьләрне бер айдан соң узачак Җанисәптә актив катнашырга чакырды. Бу чараның татарлар өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуына тагын бер кат басым ясады.

Шушы көннәрдә Татарстанның Яшьләр эшләре министры вазифасына билгеләнгән Тимур Сөйләйманов сәхнәдән делегатларны сәламләп, кемнәрнең бу форумда беренче, икенче, хәтта алтынчы, җиденче тапкыр катнашканын сорап җавап бирдертте. Ничә еллар дәвамында милләтенә актив хезмәт иткән яшьләрнең күп булуы сөендерә. Министр һәркайсына көннәрдә алган тәҗрибәне туган төбәкләренә кайтып тормышка ашыруларын теләде.

Форумга килгән һәр делегатка ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән бастырылган «Татар дөньясы» китабы тапшырылачак. Бу хакта «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков хәбәр итте. «Дөньяга татар булып туу, татар телендә сөйләшү – зур бәхет. Мин бик бәхетле. Мин татар авылында тудым, татар мәктәбендә укыдым, татар гаиләсендә үстем, татар журналистикасы факультетында укыдым. Менә 24 ел буе татар телле журналист булып эшлим. Мин өемдә татарча сөйләшәм, эшемдә көн дәвамында хезмәттәшләрем белән дә туган телемдә аралашам. Менә сезнең белән дә рәхәтләнеп татар телендә сөйләшәм. Минем татар телен белүем минем өчен гомер буе өстенлек булды. Татар телен белү миңа ишекләр ачты. Сез дә татар телен белүегез белән горурлагып яшәгез», – дип теләкләрен җиткерде. Шамил Садыйков «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте тормышка ашыра торган татарча проектлар турында да сөйләде, актив яшьләрне хезмәттәшлек итәргә чакырды. Ул проектлар белән әле делегатлар форум барышында якыннанрак танышачак.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading