16+

Илдар хәзрәт Баязитов: "Конституциядә инвалидларның хокуклары саклану бик мөһим"

"Ярдәм” хәйрия фонды җитәкчесе Илдар хәзрәт Баязитов Конституцияләргә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирүләрдә катнашты. Иртән ул Казан шәһәренең 94 нче гимназиясендә урнашкан сайлау участогына килде. 

Сайлау участогында тавыш бирү режимы Роспотребнадзорның барлык таләпләрен дә үтәп оештырылган. Урамнан бинага кергән ишек янында ук аякларны дезинфекцияләү өчен келәмнәр куелган. Шулай ук килүчеләрнең барысының да тән температурасын тикшерәләр. Участокта сайлау комиссиясе әгъзалары социаль аралыкны саклап утыра. Күзәтүчеләр өчен дә урыннар булдырылган. Тавыш бирергә килгән кеше кергән ишектән түгел, ә икенче яктан чыгып китә торган итеп эшләнелгән. 

Илдар хәзрәткә килгәндә, ул  Конституциягә үзгәрешләр кертүнең мөһимлеген үзе башкара торган эш белән бәйле. 

- Конституциядә инвалидлар хакында аерым пункт белән язылган. Анда инвалидларның хокуклары ачыктан-ачык язылган. Үзем дә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән эшләгәнлектән, бу безнең өчен бик мөһим дип саныйм., - диде Илдар хәзрәт Баязитов.

Билгеле булганча, тавыш бирүләр 25 июнь көнне башланды һәм 1 июль көнне тәмамланача.

Лилия ЛОКМАНОВА

Анна Арахамия фотолары

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading