16+

Илдар Нигъмәтҗанов: "Ял көннәрендә хатыным да булышырга тырыша..."

Әтнә районы Күшәр авылында яшәүче Илдар Нигъмәтҗанов өйдә заказга камыр ризыклары пешереп сата икән дигәч, бермәл ышанмыйчарак тордым. Хатыны пешергәнне сатадыр дип уйладым. Юк икән! Үзе пешерә! 

Илдар Нигъмәтҗанов: "Ял көннәрендә хатыным да булышырга тырыша..."

Әтнә районы Күшәр авылында яшәүче Илдар Нигъмәтҗанов өйдә заказга камыр ризыклары пешереп сата икән дигәч, бермәл ышанмыйчарак тордым. Хатыны пешергәнне сатадыр дип уйладым. Юк икән! Үзе пешерә! 

Дипломлы пешекче-кондитер булып чыкты ул. Илдар тортын да, пирог-бәлешен дә, пәхләвә, бавырсак, кош телләрен дә пешерә. 
– Җиде яшьтән әтисез калгач, хуҗалыктагы бөтен эшкә дә бик тиз өйрәнергә туры килде, – ди ул. – Тугыз яшьләремдә ашарга да пешерә башладым. Газета-журналларда чыгып барган гадирәк рецептларны сайлап алып, пешереп карый идем. 

Булачак һөнәрен дә сайлап азапланып тормаган, пешекче-кондитерлыкка укыган. Башта Казанда төпләнеп караган, әмма шәһәр ыгы-зыгысыннан арып, авылга кайтырга булган. Күп еллар район үзәгендә, аннары Бәрәскә авылындагы кафеларда өлкән пешекче булып эшләгән. Әмма ике ел элек, 35 яшендә, ике тапкыр авыр операция кичерергә туры килгән. Шуннан соң табиблар утырып кына тора торган эшкә күчәргә киңәш иткән.
– Мин тик утыра торган кеше түгел. Хәлем бераз яхшыргач, ярымфабрикатлар ясарга тотындым. Ашларга, мәҗлесләргә каз пешерергә, кабымлыклар, камыр ризыклары ясап бирергә сорый башладылар. Ял көннәрендә хатыным да булышырга тырыша, әмма ялллары бик сирәк була. Хатыным Айсылуга да, әнием белән әбиемә дә, хатынымның әнисенә дә рәхмәт, эш башлаганда миңа таяныч булдылар. Эшемне бик яратып башкарам. Аллаһка шөкер, заказлар да бар. Күрше-тирә авыллардан гына түгел, районнар да килеп ала. Хатыным белән яңа йорт салып чыктык. Ике ул үстерәбез. Гаиләне алып барырга, балаларны үстерергә кирәк. Тормышка ничек тә җайлашырга туры килә, – ди ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

20

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading