16+

Илдус Мостюков: «Аякларың йөргәндә сайлауга бармау - оят”

Татарстан алган курс социаль-икътисад өлкәсендә, фәндә һәм авыл хуҗалыгында үсеш бирде. Сайлаулар узгач та шушы дөрес курс буенча юнәлеш дәвам иттерелсен иде. Татарстан Россия төбәкләре арасында лидер, гел шулай лидер булсын! - ди Социалистик Хезмәт Герое.

Илдус ага Мостюков үзенең тамырлары Казаннан булуы белән ихластан горурлана.
- Казанныкылар иде минем әти-әнием. Үзем дә Казанда 1928 елда дөньяга килгәнмен. Гомерне ил өчен хезмәткә багышладык, - ди Илдус Шәйхелисламович.

Белем алуны һөнәр училищесыннан башлаган, аннан югары уку йортларын тәмамлаган. Радиотехника өлкәсендә күңел биреп эшләгән ул. Илдус Мостюков профессор дәрәҗәсенә күтәрелгән, Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган.  Хезмәтләре саллы: 50 фәнни эш һәм 24 ачыш авторы. ТАССР Югары Советы депутаты булып та сайланган заманында. Хәзер дә республиканың ветераннар советы призидиумы әгъзасы.
- Аякларың йөргәндә сайлауга бармау оят. Авырыбрак торам әле, шунлыктан сайлау участогына гариза яздым, өйгә чакырттым, - ди Илдус ага Мостюков.

Хокук сакчысы озатуында сайлау комиссиясе вәкилләре аның фатирына килде.
- Татарстан тормышында мөһим вакыйга бүген, читтә битараф булып кала алмыйм, - диде тавыш биргәч Илдус ага. - Татарстан алган курс социаль-икътисад өлкәсендә, фәндә һәм авыл хуҗалыгында үсеш бирде. Сайлаулар узгач та шушы дөрес курс буенча юнәлеш дәвам иттерелсен иде. Татарстан Россия төбәкләре арасында лидер, гел шулай лидер булсын!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading