Шәһри Казан

Илфак Ибраһимов: «Аның үз галәме бар иде...»

Фәнис Яруллинның олуг юбилее алдыннан аны яхшы белгән каләмдәшләренең берәрсеннән истәлек тыңлыйсым килде. «Кемнән?» дигән сорауга җавапны әдипнең «Хәтер төпләрендә утлы күмер» дигән китабыннан таптым. Нәшрият табасыннан төшү белән бик күпләрнең өстәл китабына әйләнгән әлеге әсәр тормышның күп кенә четерекле сорауларына җавап бирергә сәләтле. Замандашларының портретлары тупланган галерея дисәң дә була аны.

Төрле буяулар белән сурәтләнгәннәр алар. Якты җылы рәхмәт хисләре белән көндәлеккә кергәннәре арасында Разил Вәлиев, Мәдинә Маликова, Илфак Ибраһимов та бар. «Язучылар берлеге рәисләре арасында миңа иң миһербанлысы Илфак булды», – дип язган Фәнис ага әлеге көндәлекләрендә. Бүгенге әңгәмәдәшебез – Тукай бүләге иясе шагыйрь Илфак Ибраһимов (Мөхәммәт Мирза).

– Фәнис аганы язучыларның барысы да диярлек хөрмәт итте, аның белән якыннан аралашып яшәүчеләре дә шактый иде. Тик урын өстендә яткан авыру әдипне күргәч, кызгану хисе туа, аралашу, ничектер, гадәти булмас кебек тоела башлый. Ә сез Фәнис ага белән ничек якыннан дуслашып китә алдыгыз?
– Башта иҗаты аша. Казанга күчеп яши башлагач һәм Язучылар берлеген җитәкләүне миңа ышанып тапшыргач, ул мине шалтыратып котлады. Үзенә күрә бер фатиха булды бу. Аннары Өлкәннәр көне алдыннан фатирында очраштык. Ниндидер уңайсызлану сизмәдем. Кызганганнарын җене сөйми иде аның. Мин бит үзем дә – ике аяксыз сугыш ветераны улы. Аякларын сугышта калдырып, протез белән кайткан әтиемә егет чакта әниемнең күңелен яулар өчен биеп күрсәтергә туры килгән. Аннары инде әнием аңардан унбер бала табарга да курыкмаган. Шуңа да миңа мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең (хәзер аларны шулай атыйлар) халәте балачактан таныш иде. Фәнис абыйның күңелен аңларга, аның белән дуслашып китәргә дә шул ярдәм итте дип уйлыйм.
Миңа аның өендә дә булгаларга туры килде. Беренче очрашу күңелемә нык кереп калды. Әсәрләрен укып, геройлары белән таныш булганга күрә, аның үзен сәламәтрәк, болай ук дип башыма да китерми идем. Фәнис аганы рәнҗетүдән куркып, сүзләрне дә бик сайлап кына, үлчәп кенә сөйләшергә тырышуым хәтердә. Барган саен, аның иҗатына гына түгел, тормышны яратуына, яшәр өчен көрәшүенә дә шаккатып кайта идем. Ул үзе беркайчан да зарланмады. Гел башкаларны кайгыртып яшәде. Союз рәисе булгач, миннән ярдәмгә мохтаҗларның хәлен җиңеләйтергә булышуымны сорый иде. Без аның белән бергәләп шундый 49 әдипне барладык. Үзебезнең Татарстандагы язучыларны гына түгел, Самарадагы Гакыйль Сәгыйров язмышы турында да борчылып ятты, аны да үз канатыбыз астына алдык.

Кайвакыт телефоннан шалтырата да: «Илфак, йомышым юк, хәлләреңне генә беләсем килде», – дия иде. Әй, кыен була иде шул чакларда. Ул түгел бит, мин шалтыратып хәл белергә тиеш. Мин аңардан яшьрәк тә, сәламәтрәк тә, вазифам да куша. Ләкин рәиснең тавык та чүпләп бетермәс көндәлек эшләре ешрак аралашырга комачаулый иде шул, дип акланырга гына кала инде хәзер.

– Шулай да, Яруллиннар фатирының ишеген ачканда, ниндирәк хисләр кичерә идегез?
– Үз өемә, әткәй янына кайткандай бара идем мин аларга. Нурсөя апаның «фирменный» кыстыбыеннан да шактый авыз иттем. Алар бик кунакчыл, чәй эчермичә, берәүне дә җибәрмиләр. Үпкәлиләр дә хәтта. Хисләргә дигәннән, мин аның вакытын юк-бар сөйләшеп үткәрәсем килмәгәнгә, һәрвакыт Фәнис абый янында сөйләнәчәк сүзләремне алдан ук планлаштырып бара идем. Башта үзеңнең аяклы булуыңа, җиргә нык итеп басып йөри алуыңа, аның мондый бәхеттән мәхрүм булуына ниндидер бер кыенсыну сизәсеңдер кебек. Биш-алты минуттан бу уңайсызлану хисе әллә кая гына юкка чыга да, син инде әдип белән бер орбитада, аның галәмендә әйләнә башлыйсың.

Шаяртырга бик ярата иде ул. Бигрәк тә кызлар турында сөйләгәндә, күзләре очкынланып китә иде.

– Кызлар белән танышырга, аралашырга каян мөмкинлек таба иде соң ул?
– Мин «Фәнис Яруллин көзгесе» дигән истәлекләремдә бу хакта тәфсилләп яздым. «Фәнис Яруллинның Жуковский урамындагы фатиры шактый биек иде... Зурлыгы да зарланырлык түгел. Фәнис абый түр почмакта уң якта киң тимер караватта ята. Тимер булуы бик тә мөһим. Ул аңа каешын бәйләп куйган да шуңа тотынып-тартылып торып утыргандай итә. Як-ягына күченә.
Аның караваты янында бик күп чигелгән кулъяулыклар, каршы ягында исә зур йомры көзге эленеп куелган. Ул, уң ягына борылып ятканда, шул көзгедән урамны күзәтә ала икән. Чыннан да, шул көзгедән урамнан узып китүчеләрнең йөзләре дә ап-ачык күренә. Урамда якты булсын да, тәрәзә пәрдәләре ябып куелмасын, тәрәзә пыялалары парланмасын гына.

Бер сөйләшеп утырганда, ул:
– Бүген ярты көн көзгедән карап үтте, – ди.
– Ни-нәрсә күзәттең соң? – дип сорыйм.
– Кемне булсын, кызларны, – дип, сүзгә кушыла чәй көйләп йөргән Нурсөя апа.

Аннары безнең сүз бик тиз генә җитди темаларга күчә. Тормышның барлык чатаклыклары да язучының яралы йөрәге аша узмый кала алмый. Бик күзәтүчән кеше иде ул. «Кешеләр кыенлыкларны үзләре тудыра. Үзләренә дә, бер-берсенә дә. Кыенлык килгән саен җебеп төшсәң, бөтенләй яшәп торасы да юк. Кешегә эш юк хәзер. Ир кешегә эш булмагач, ул тиз сына, тиз бирешә. Ґаиләсен генә түгел, үз-үзен дә карый алмый башлый. Хәзер дөнья – хатын-кыз кулында. Кая барып чыгар? Тәртип салу өчен, кешеләрне фәкать эшле итү кирәк. Ир-атмы ул, хатын-кызмы, хәленнән килгәнчә эшләргә тиеш. Аларга карап, балалары хезмәткә, тормышка әзерләнеп үсә.»

Реклама

– Фәнис абыйларда татар гаиләсендә элек-электән килгән «ир – баш, хатын – муен» дигән язылмаган канун үтәлә идеме соң?
– Ничек кенә әле. Фәнис абый тормыш дилбегәсен беркайчан да кулыннан ычкындырмады. Ир була белде. Нурсөя апа аның күзенә генә карап, сүзсез дә аңлап яшәде. Мин аларга барган саен, бу мөнәсәбәткә (хәер, аның исеме мәхәббәт, билгеле) сокланып кайта идем. Алар Нурсөя апа белән бер сулышта, бер тән, бер җан булып гомер иттеләр. Тормышта бихисап күп чикләүләр, кыенлыкларны җиңеп, кайгыларны чигендереп. Фәнис абый, еш кына: «Нурсөя миннән иртә китмәсә ярар иде...» – дия иде. Бу аның иң зур теләге иде. Шөкер, күкләр моны ишетте, ул кабул булды.

– Фәнис аганың каһарманлыгы, рухи ныклыгы кайдан килә дип уйлыйсыз?
– Туган туфрагыннандыр дип беләм. Көчле рухлы олпат әдипләр биргән төбәк ул Баулы. Миргазиян һәм Вахит Юнысовлар, Рәшит һәм Илдус Әхмәтҗановлар, Рафаэль Мостафин, Мөсәгыйт Хәбибуллин – һәркайсы милли әдәбиятыбызның нигез баганасы булырлык. Аннары, заманы да баштан сыйпап үстермәгән бит. Тормыш арбасына иртә җигелгән сугыш чоры баласы ул. Сугыштан соңгы авыр еллар да аларга җебеп торырга мөмкинлек бирмәгән. Ул инде балачактан физик яктан нык сәламәтлеккә ия булган егет. Турникта «Кояш»ны теләсә кем ясый алмый. Шушы күнегүне эшләгәндә, фаҗигагә юлыга инде ул. Фәнис ага рухының көченә тора-тора шаккатасың. Сокланасың. Ә бит аның кебек язмыш кыерсытканнарның сыгылып, сынып, югалып калганнары азмыни?! Тормышларын «яшел елан» хөкеменә тапшыручылар да шактый. Ә Фәнис ага үзенә яшәү таянычы итеп шешәне түгел, каләмне сайлый. Халкымның «каләм тоткан – хур булмас» дигән мәкален белгәндер. Аның таланты, халык егылып укый торган әсәрләр язуы – монысы икенче батырлык. Менә шул каләм, иҗат аны сынудан, югалып калудан коткарган да инде. Күп язган әдип соңрак үзен-үзе кабатлый башлый, диләр. Фәнис агада мондый нәрсә сизелмәде. Аның әле кешелеккә әйтер сүзе шактый иде.

– Сезнең хәтерегездә ул барыннан да бигрәк кем булып истә калды?
– Шагыйрь булып. Мондый рухи ныклыкны, батырлыкны, үз халкына соңгы сулышка кадәр хезмәт итүне олы йөрәкле шагыйрь генә эшләргә сәләтле. Шигырьләре өчен генә әйтмим мин моны. Фәнис абый прозада да, драматургиядә дә шагыйрь иде. Аның бөтен яшәве – үзе шигырь. Инде хәле начараеп, тормыш юлының азагы күренә башлаган чакта да: «Язар сүзем бетте», – димәде, «Каләм тотар көчем калмады», – дип әрнеде. Әдәбиятка, милләткә хезмәт итүнең моннан да фидакарьрәк үрнәге юктыр дип уйлыйм. Яраткан укучысына 50дән артык китап бүләк итеп калдырган әдипләр бик күп түгел.

Үзенә генә түгел, каләмдәшләре иҗатына да бик игътибарлы, таләпчән иде. Берәр әсәрең чыгып җитәргә өлгерми, ул инде аны укыган, гадел бәясен дә әзерләгән була. Шуңа күрә дә Фәнис абый янына буш күңел белән барып булмый иде. Әдәбият-сәнгать турында зур багажың булырга тиеш. Фәнис ага шул гамәле белән мине дә әдәбиятны танырга, бәя бирә белергә өйрәтте.

Аның үзенә бер дөньясы, бер галәме бар иде. Ул шул дөньясында яшәп иҗат итте. Ләкин иң кызыгы: ул дөнья безнең бу дөньядан аерылмаган. Киресенчә, аның бер мөһим өлешен тәшкил итә иде. Үзе дә кеше ярдәменә мохтаҗ шагыйрьгә укучы нинди генә киңәш сорап хат язмый иде ул чакта. Аларның берсен дә җавапсыз калдырмады Фәнис абый. Никадәр язмышларны яраланудан саклап калды икән ул?! Аның өеннән беркайчан кеше өзелмәде, ишекләре ябылып тормады. Бигрәк тә яшьләр килгәнне ярата иде.

– Сез аңа, басылганчы ук, яңа әсәрләрегезне укыткансыздыр инде алайса?
– Әйе, миңа андый бәхет тәтеде. Бик куркып кына бирә идем мин аңа яңа әсәрләремне. Хәтеремдә, «Адәм баласы»н биргәч, вакыт бик озак үтә шикелле тоелган иде. Ниһаять: «Бик әйбәтләре дә бар, пүчтәкләре дә җитәрлек», – дигән җавап алдым. Үпкәләмәдем. Ә бүген Фәнис абыйның көндәлегендәге минем иҗатыма, холкыма биргән бәясе – бөтен бүләкләрдән олы һәм кадерле. Фәнис абыйсыз җиде ел яшәгән бүгенге көндә дә аның белән якыннан таныштырып, дуслаштырып калдырганы өчен, язмышыма рәхмәт укыйм. Андый шәхесләр янында үзең дә ирексездән шәхес булырга, үсәргә тырышасың ич ул. Аннан үрнәк аласың килә.

Фәнис Яруллин халык язучылары арасында халыкка иң якын торган әдип иде. Туры мәгънәдә дә, иҗаты белән дә. Аның фатиры югары уку йортларының, мәдәният сарайларының зур залларына әйләнде.

Фәнис аганың:
«Мине хәзер күкләр күбрәк тарта.
Күктә әллә күңеллерәкме?» – дигән шигырь юлларына җавап итеп:
«Фәрештәләр хозуры бит ул күк
Ничек анда булсын күңелсез.
Изгеләрне чакырып тора гарше
Шунда
Күтәрелмәс шәхес түгел Сез!»
– дип язган идем.

Нәкъ шулай булгандыр. Җаны җәннәттәдер Фәнис абыйның.
Тик Татарстанның халык язучысы, танылган шагыйрь, прозаик, драматург Фәнис Яруллин мәңгелек йортка күченгәч, барыбер дә күңелгә бер үкенү хисе кереп оялады. Бу тынгысыз җан иясе белән ешрак очрашырга, аралашырга кирәк булган шул...
Мин генә түгел, бүтәннәр дә шундый хисләр кичерәләрдер. Бәлки бу үкенү хисе, Фәнис Яруллинның «Хәтер төпләрендә утлы күмер» көндәлеген кинофильм итеп экранга чыгара алсак, бераз басылыр иде. Гади көндәлек кенә түгел ул, чын мәгънәсендә әдәби әсәр. Кешеләрне миһербанлырак, шәфкатьлерәк, игелеклерәк, бер-береңә игътибарлырак итәргә өндәүче, әдипнең киләчәккә васыяте дә.

Әңгәмәдәш – Йолдыз ШӘРАПОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: