16+

Илфак Шиһапов: «Мисырныкы түгел, үзебездә үскәне әйбәтрәк»

Хезмәттәшебез Илфак Шиһаповның арабыздан киткәненә елдан артык вакыт үтеп китте. Ә аның архивындагы язмалары вакытны кирегә әйләндергәндәй итә, гүя алар әле генә аның каләменнән тамганнар. Аларда Илфакча ихласлык, күзәтүчәнлек, беркемгә хас булмаган фикер сөреше... Аның берничә ел элек бәрәңге чорында язылган бер кызыклы язмасын сезгә дә тәкъдим итәбез.

Илфак Шиһапов: «Мисырныкы түгел, үзебездә үскәне әйбәтрәк»

Хезмәттәшебез Илфак Шиһаповның арабыздан киткәненә елдан артык вакыт үтеп китте. Ә аның архивындагы язмалары вакытны кирегә әйләндергәндәй итә, гүя алар әле генә аның каләменнән тамганнар. Аларда Илфакча ихласлык, күзәтүчәнлек, беркемгә хас булмаган фикер сөреше... Аның берничә ел элек бәрәңге чорында язылган бер кызыклы язмасын сезгә дә тәкъдим итәбез.

Матур килде узган яллар. Яңгыр яуган җир булмады бугай республика тирәсендә. Казанда эш күп булып, авылга кайта алмадым. Эш дигәнең ял икәнен белми бит ул. Әле теге нәрсә килеп чыга, әле бу нәрсә. Редакторыбыз Гөлнара Сабировага шалтыратам. Элемтә начар. Шытырдаган тавышлар арасыннан Гөлнараның: "Мин авылда әле, бәрәңге алабыз, соңрак шалтыратырмын", -  дигәне ишетелде.  Әһә, минәйтәм, Аксубай ягында бәрәңге яхшы чыга диләр, болар рәхәтләнә икән. Димәк, ач калмыйлар. Соңрак тагын шалтыраттым редакторга.

- Гөлнара, син бәрәңгене күп ашыйсыңмы? - дип сорыйм.  Бераз уйланып торгач:
- Ике атна элек ике кило алып кергән идем, үреп-йомшап бетте бугай инде ул, - диде Сабирова.

Язылып бетмәгән бер язма буенча Рәмис Латыйповка шалтыраттым.
- Кукмарада әле без, бәрәңге алып ятабыз, -  диде ул тонык тавыш белән. Рәмиснең арыганлыгы сулышыннан ук сизелә иде. Марат Кәбировкә шалтыраттым. Монысының телефоны, гомумән, дәшмәде. Илеш районында телефон тотмый торган урыннар байтак шул. Боларын да көн саен кәстрүл-кәстрүл бәрәңге ашап утыра дисәләр ышанмыйм. Ияләнелгән гадәт буенча утырталар, алалар. Чөнки каладан авылга бәрәңге алырга кайту - үзе бер йола.

Бәрәңге,бәрәңге... Бәрәңгегә багышлап берничә җыр иҗат иткән халыклардан - татар берүзедер, мөгаен. "Йодрык кадәрле, йомры гаүдәле..." , Яки "Тәгәрәткә-ә-н бәрәңге-е-е" дип без генә суза алабыз кебек тоела миңа. Хәер, бәлки ялгышамдыр, тик шулай да. Кечкенә чакта, 40 сутыйлы бакчаны тутырып утырткан бәрәңгене казып алып, берничә сортка бүлеп (кайсысы симәнәгә, кайсысы көздән ашарга, кайсысы язга кадәр торырлык), базларга салгач әбинең: "Ходайга шөкер ,быел да ач калмыйбыз", - дип шатланганына сәерсенә идем мин. Чөнки ул чакта  авылдагы төп ризык нигездә бәрәңге белән ит булса да ,ашарга башка нәрсәләр дә бар  иде. Җәен без интегә-интегә баздан үргән бәрәңгене кире чыгара идек. Ярарлыгы - малга туралган инде, калганы – чүплеккә. Чөнки бәрәңгенең яңасы өлгерә, базны яңа уңышка әзерләргә кирәк. Тик бәрәңге әле ул чакта изге нәрсә иде. Кышын базыңда бәрәңге черү – үзе бер трагедия иде. Ә бәрәңгене утырту яки алу -  олы йола, ритуал иде. Теге колорадо коңгызы дигән зәхмәт тә күренми иде әле ул чакта, җәен бәрәңгене утау, күмү, матиклау, кәтмәнләү – төрле җирдә төрлечә әйтәләр - авыр булса да ,гаиләне еллык ризык белән тәэмин итүнең бер өлеше дип кабул ителә иде.

40 сутыйдан җыеп алынган бәрәңгенең вагын берәмтекләп чүпләп, пешереп, төеп  әз генә икмәк белән бутап тавыкларга ашаталар иде.  Хәер, бакчасына чөгендер утыртмаган кеше бәрәңгене малларга да турый иде. Бәрәңге утырмаган, үстермәгән татар гаиләсе булмагындыр дип беләм. Хәер, хәзер дә шулай. Бераз кадере китте кебек бәрәңгенең. Чөнки бүтән төрле ризык күп.  Элек ул шул ук карабодай ярмасын танышлык аркылы  гына   Азнакай якларыннан алдыру бар иде. Хәзер андый проблема юк.

Бәрәңгенең иң абруйлы чагы үзгәртеп кору елларында булгандыр ул.Чөнки кибетләрдә сатып алып ашар нәрсә калмады һәм шул чор халыкны бәрәңгедән дисәләрчә төр ризык әзерләргә, гомүмән бакчасында бик күп төрле яшелчә үстереп ,аны кышка төрлечә әзерләргә өйрәтте бугай.

Әйткәнемчә, хәзер бераз төште бәрәңгенең абруе. Тик шулай да авылларда  шактый кеше зур бакчасына печән, башка яшелчә чәчкән булса да , төп культура бәрәңге әле.
Нәрсәгә шул кадәр утыртканбыздыр, хәзер балалар да алып китми, шул элекке гадәт буенча чиләнәбез, -  инде дип зарлана күрше апа.

- Ашалса аена бер чиләк ашаладыр, -  ди якын бер иптәшем. Алай да утырта татар бәрәңгене. Чөнки ул запаслы булырга өйрәнгән, чөнки әби-бабалары күргән берничә ачлык - аның генннарында.

Быел җәй  Америка акчасына яшәп ятучы бер татар сайты кызыклы гына материал язды. Анда  ике  егет Балык Бистәсе тирәсендә микән, авыл халкыннан сораштырганда,   халык  Мисыр бәрәңгесе ашавын әйткән. Шул урынны сүзен-сүзгә китерим әле:
 "Быел җәй башында корылык булу сәбәпле бу авылда күпләрнең бәрәңгеләре тишелмәгән. "Мисырдан китерелгән бәрәңгене бик яратып ашыйбыз", ди авыл халкы. Моңа кадәр кыяр белән помидордан кала барлык яшелчә дә Европа илләреннән китерелгән булган." Материал август башында язылган. Иренмичә Балык Бистәсе, Теләче, Мамадыш якларындагы танышлардан сораштым - бәрәңгенең начар булуыннан артык зарланучы булмады. Аннан быел яз бәрәңге тишелмәү белән җәй уртасында Мисыр бәрәңгесе ашауның ни бәйләнеше барлыгы да аңлашылмады.  

Әлбәттә, без дә бәрәңгене сатып алгалыйбыз. Чөнки  шәһәрдә асфальтта үсми ул, ә авыл ерак - анда базда бәрәңге җитәрлек булса да, еш кайтып булмый. Алай булса да, без Мисырда үскән бәрәңге сатып алмыйбыз. Базарда үзебезнең татар абый-апалары саткалап тора - шулардан алабыз. Татар әллә нинди уңышсыз елларда да бәрәңгене җаен табып үстерә ул.  

 Лаеш районының Хәерби авылына кайткан идек, кичен бөтен авыл өстен зәңгәрсу томан баскан, бөтен җирдә яндырылган бәрәңге сабагы исе. Көлдән аралый-аралый,  көлгә күмеп пешерелгән бәрәңге ашыйсы килеп китте. Нишлисең, балачактан канга сеңгән нәрсә гомер буе онытылмый бит ул.

Әз утырта  халык бәрәңгене, элеккедән күпкә әз. Заманасы шуңа этәрә. Башка ризык күп. Дәрәҗәсе бераз төшсә дә, диетологлар әйткәнчә, тазартса да - булсын инде ул базларда бәрәңге. Үзебезнең ярмалы бәрәңге. Ниндидер чүлле Мисырлардан китерелгән бәрәңге ашарга язмасын инде безгә.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading