16+

ИлГәрәй: “Һәркем үзенчә нәтиҗә ясый”

ИлГәрәй “Хезмәт кенәгәсе”н тотып төшкән фотосурәтне социаль челтәргә урнаштыргач, җырчыга карата күбесенең сораулар тугандыр.

ИлГәрәй “Хезмәт кенәгәсе”н тотып төшкән фотосурәтне социаль челтәргә урнаштыргач, җырчыга карата күбесенең сораулар тугандыр.

Өстәвенә җырчы: “Бер яңалыгым бар бит әле? Ун елга якын эшләгән эшемә, 35 яшьлек туган көнемә, "Мәйдан” каналы үз бәясен бирде, рәхмәт!", - дип язган.

Язылучылары исә аңа уңышлар теләгән.

“Күңелеңне төшермә, эшләгән кешенең бер җирдә дә кадере юк. Дөньяда “Мәйдан” каналы гына түгелдер. Көрәгең таза булсын! Алда уңышлар сиңа, ИлГәрәй”, - дип язган җырчының язылучыларының берсе.

Үзе дә кайчандыр “Мәйдан” телеканалында эшләгән Илфак Хафизов: “Бәяне 10 ел буе эшләгән “Мәйдан” түгел, ә 1,5 ел эшли алмый тилмергән җитәкче бирде. Минем “Мәйдан” каналына хөрмәтем зур. Алар гаепле түгел монда. Ә билгеле кешеләр. Шуңа күрә, якты киләчәк телисе дә, яңа үрләр яулыйсы. Уңышлар, ИлГәрәй”, - дигән фикерен җиткергән.

Зөфәр Хәйретдинов исә: “Димәк пенсияң кимендә 8 мең булачак”, дигән.

ИлГәрәйнең үзеннән “Мәйдан” телеканалыннан киттегезме әллә дип сорагач: “Юк, китмәдем. Һәр кеше үзенчә нәтиҗә ясый. Бәлки минем “Хезмәт кенәгәм”не алып, рәсми эшкә кергәнмендер”, - дип җавап бирде. 

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading