16+

Җиләк кайчан тәмле була?

Базарларда, кибетләрдә инде атна-ун көнләп бакча җиләге сата башладылар. Дөрес, аны кибетләрдә кышын да саталар. Әмма җәйге җиләк белән “кышкы”ны чагыштырып буламы инде?!

Җиләк кайчан тәмле була?

Базарларда, кибетләрдә инде атна-ун көнләп бакча җиләге сата башладылар. Дөрес, аны кибетләрдә кышын да саталар. Әмма җәйге җиләк белән “кышкы”ны чагыштырып буламы инде?!

Казан базарларында бакча җиләген 200 сумнан алып – 400 сумга кадәр табарга мөмкин. Алар хәзер күбрәк Төркиядән кайтартыла. Дагыстан җиләкләрен дә авыз итә аласыз. Хәзер инде үзебездә, Краснодарда үскән җиләкләр күренә башлады.

Интернетта эзләсәң, Татарстанда үскән җиләкләрне дә табарга була икән. Мисал өчен, Кама Тамагында фермерлар беренче уңышны җыеп, сатуга чыгарган. Аларныкы, Төркиядә үскән җиләкләр кебек, бәрәңге хәтле түгел-түгелен. Әмма тәме дә, гафу итегез, бәрәңгенеке кебек түгел инде.
Тәме дигәннән, базардагы җиләкләрнең тәме, бәясенә бәйле түгел дигән нәтиҗәгә килдем. Кыйммәт булып та, җиләк тәме килмәскә мөмкин. Ә килосы 250 сумлык җиләкләрнең, киресенчә, сусылрак һәм баллырак булуы бар. Бәлки миңа гына шулай туры килгәндер.
Төче чия дә кибет киштәләренә чыкты. Базарда да тартма-тартма! Аның да бәясе 280-300 сумнан башлана. Баллыракларын 350гә саталар.

Тәмле һәм “дөрес” җиләк белән чияне ничек сайларга? Агроном, авыл хуҗалыгы буенча белгеч Владимир Викулов фикеренчә, хәзер бакча җиләге инде тәмам өлгереп беткән һәм аны курыкмыйча ашарга була. Әмма үзебездә үскән җиләк-җимешкә өстенлек бирергә кирәк.
– Бакча җиләге бик тиз бозыла. Берничә сәгать эчендә бозыла башларга мөмкин. Шуңа да ничек якын үскән булса, шулай яхшырак. Үз регионыгызда үскән җиләкләргә өстенлек бирегез. Җимеш изелмәгән булырга тиеш. Зур булмаган савытларга салынган булса, тагын да яхшырак, – ди Владимир Викулов.

Агроном сүзләренчә, җиләкнең тәме, күп очракта, һава торышына бәйле. Быел җиләкләр тәмле булырга тиеш дип фаразлый ул.
– Әгәр дә атна-ун көн яңгырлы, болытлы һава торышы булса, җиләк чери башлый. Аңарда гөмбәчекләр барлыкка килә. Тәме дә башка төрле булачак. Хәзерге  кебек салкынча һава булып, төнлә суытса, җиләкләр витаминнар, шикәр туплый алачак. Димәк, җиләк тә матур, баллы булып пешәчәк, – дигән фикердә белгеч.  

Ә менә татлы чиягә килгәндә, аны алырга әле иртәрәк, ди агроном. Чөнки хәзер сатуда чиянең иртә өлгерә торган сортларын гына чыгара башлаганнар. Ә  бер-ике атнадан өлгерәчәк чияләр күпкә татлырак булачак икән.
– Инде бер-ике атнадан бөтенләй башка төрле татлы чия сата башлаячаклар. Татлы чия сатып алганда аның сабагына игътибар итәргә кирәк. Әгәр дә ул яшел икән, димәк чияне әле күптән түгел генә җыйганнар. Әгәр дә карала башлаган икән инде, димәк күптән җыелган, – дип аңлата Владимир Викулов.

P.S. Инде Татарстанда халык каен җиләге дә җыя башлады. Һәрхәлдә интернетта, зур юл буйларында сатучылар бар. Кояш көйдереп бетергәнче, сез дә җыеп калыгыз! Җәй бер генә килә бит!

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading