16+

“Җиләкнең “эшли” торган вакыты – дүрт ел”

Санкцияләр кертелгәннән соң, җиләкчеләргә чит илдән кайтарта торган үсентеләрне үзебездә әзерли башларга туры килгән. Басу-болыннардан халык инде атна-ун көн котырып каен җиләге җыя. Пешкәнен дә көтеп тормыйлар. Хәер, быелгы җәйгә ышаныч юк, әле кайчан пешә ул...

“Җиләкнең “эшли” торган вакыты – дүрт ел”

Санкцияләр кертелгәннән соң, җиләкчеләргә чит илдән кайтарта торган үсентеләрне үзебездә әзерли башларга туры килгән. Басу-болыннардан халык инде атна-ун көн котырып каен җиләге җыя. Пешкәнен дә көтеп тормыйлар. Хәер, быелгы җәйгә ышаныч юк, әле кайчан пешә ул...

Узган ел бу көннәрдә каен җиләге генә түгел, кура да бетә башлаган иде инде. Быел әле җир җиләге дә кайбер урыннарда чәчәктә утыра. Шулай булгач, көзгә кадәр җиләк җыябыз, Аллаһ бирсә!

Синоптиклар безне сүгә: табигатьнең үз кануннары, һава торышында нормадан тайпылышлар юк, без кешеләр генә иртә язга, эсселеккә өйрәндек, диләр. Дөрестән дә, әле 10-15 ел элек кенә җиләк вакыты – июль иде бит. Хәзер генә без бар нәрсәне дә ашыктырабыз.

Каен җиләген җыя алмаучылар борчылмасын. Базарда яисә социаль челтәрдәге төркемнәрдә сатучылар шактый. Бәясе арзан түгел. Бер литры – 600 сум.

Бакча җиләген үзебез ике атна элек ашый башладык. Быел уңыш та начар түгел. Әмма сатучылар әле бәя төшерергә ашыкмый. Казан базарларында Чувашия, Марий Эл, Краснодардан китереп сата торган җиләкләрнең килограммын 200-300 сумга алырга була. Ә менә үзебезнең фермерлар үстерә торганы 300 сумнан 450 сумга кадәр җитә. Бу очракта бәя җиләкнең эрелегенә бәйле. Ул ни кадәр зуррак булса, бәя дә югарырак.

Фермерлар дигәннән, Татарстанда җиләк үстереп-сату белән шөгыльләнүчеләр чагыштырмача күп түгел. Мисалга, Биектау районы Мәмдәл авылыннан Руслан Шакиров сүзләренчә, бу районда әлеге эш белән шөгыльләнә торган башка бер генә фермер да юк.

– Тумышым белән бу авылдан. Хатыным Гөлнара шәһәрдә туса да, авыл җанлы булып чыкты. Ул авылга кайтып, өй салып, бизнес белән шөгыльләнергә тәкъдим итте. Татарстанда җиләк темасы тарала башлаган гына иде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үткәргән “Эш башлаучы фермер” программасы буенча грантта катнаштык та, шуны отып, җиләк үстерә башладык, – ди Руслан.

Дөрес, грант оту җиңел булмаган. Документлар җыю үзе генә дә сират күперен кичүгә тиң. Грантны да беренче тапкырдан гына бирмиләр. Әмма үҗәт һәм максатчан Шакировлар үз юлларыннан тайпылмыйча, 2017 елда эш башлый.

Хәзер алар ике урында – Мәмдәлдә һәм Яшел Үзәннең Олы Яке авылында җиләк үстерәләр.

– Мәмдәлдә безнең 10 гектар җир, ә Якедә җиләк ике гектарга гына утыртылган. Калганында кәбестә, пекин кәбестәсе, карлыган белән кура җиләге утыртып карадык. Мәмдәлдә үзебезнең җир, Якедә танышым белән эшлибез. Җиләкнең “эшли” торган вакыты 4 ел. Аннан соң җирне сукалап, ял иттерергә кирәк. Бу эшне төбәгебездә җәелдерергә теләк зур. Биредә безнең экотуризмны үстерер өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Ышанычлы инвестор гына табасы калды, – дип планнары белән уртаклаша Руслан. Әлеге проектка якынча 30 млн сум акча кирәк. “Аның эшләп китәчәгенә мин 99,9 процент ышанам, чөнки безнең якта конкурентлык бөтенләй дә юк”, – ди ул.

Үсентеләргә килгәндә, Шакировлар Италиядән “Хоней” дигән сортлы җиләк кайтарткан булган. Халык бу җиләкне бик ярата икән. Танышлары аша Питрәч, Чаллыдан кадәр заказ бирәләр, ди.

– Бу бик баллы, авыруларга бирешми торган сорт. Икенче утыртканда да шуны ук утыртыр идек, әмма берәр класска булса да югарыракны. Ягъни хәзер бер төптән 500 грамм чамасы уңыш алынса, югарырак класслысы 700 грамм уңыш бирә. Миңа җиләк алырга килүчеләр: “Сез химия кулланасызмы?” – дип сорый. “Химия нәрсә соң ул?” – дим. Җавап бирә алмыйлар. Без ашлама кертәбез, ансыз булмый. Безнең якларда туфрак ул кадәрле уңдырышлы түгел. Азотны да, калийны да кертәбез. Болар – дәүләт тарафыннан расланган, бер зарарсыз әйберләр. Ә халык кызыксына торган “химия” ул бөтенләй башка. Бар шундый препаратлар: алар җиләк үсентесен 100 процент “эшләтә”. Ягъни кеше үсентедән максималь рәвештә уңыш аласы килә икән, шул препаратларны кертә. Бу – генетик яктан тәэсир итү. Андый җиләкне ашаган кешедә рак авыруы барлыкка килә. Татарстанда андый препаратлар кулланылмый, һәрхәлдә мин андый фермерларны белмим. Безнең җиләкләрне балаларыбыз юмыйча да ашый, үзебез дә ашыйбыз, – ди Руслан Шакиров.

Инде тәҗрибә туплаган фермер сүзләренчә, бер гектардан 10-20 тоннага кадәр җиләк уңышы алырга мөмкин. Кара туфрак булса, анда 30 тоннага да җитәргә мөмкин.

Фермер бакчачыларга киңәшләрен дә бирде.

– Аз күләмдә, бакчада җиләк үстереп зур уңыш алу – бик авыр. Кеше утырта да, “оныта”, үсәр әле, ди. Ә җиләккә авыруларга каршы препаратлар кулланырга кирәк. Яз һәм көз айларында бакыр купоросын кертү мәҗбүри. Ул бөтен авырулардан да диярлек саклый, – ди Руслан.

Санкцияләр кертелгәннән соң фермерларга да эш юнәлешен үзгәртергә туры килә. Моңа кадәр чит илдән кайтарта торган үсентеләрне хәзер үзебездә әзерли башлаганнар. Шакировлар да яңа үсентеләрне Чувашия, Краснодар краеннан кайтартып утыртырга планлаштыра.

“Бер-ике елдан бездә дә үсентеләрне үстерергә өйрәнерләр”, – дип өметләнә фермер.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading