16+

Ильмира Нәгыймова: «Апамны җирләдек, ә җизнәйнең 10 ел инде хәбәре юк»

Ильмира Нәгыймова яшь булуына карамастан, ул ике бала әнисе һәм бай репертуар туплап өлгергән җырчы. Ə репертуарының күп өлешен үзе иҗат иткән җырлары тәшкил итә.

Ильмира Нәгыймова: «Апамны җирләдек, ә җизнәйнең 10 ел инде хәбәре юк»

Ильмира Нәгыймова яшь булуына карамастан, ул ике бала әнисе һәм бай репертуар туплап өлгергән җырчы. Ə репертуарының күп өлешен үзе иҗат иткән җырлары тәшкил итә.

- Берәр кайда барганда, яисә берәр нәрсә эшләгәндә, үзеннән-үзе колагыма көй яңгырый башлый. Мин аны тиз генә диктофонга яздырып куям.
Җырның хит булырмы-юкмы икәнен алдан берничек тә әйтеп булмый. Кайчак зур өмет багламаган җырлар да халык күңеленә үтеп керә.
Тәүге җырымны 16 яшемдә яздым, “Ялгыш адым” җырын апама багышлаган идем. Дөресерәге, аның сагышлы язмышына. Без гаиләдә биш бала үстек. Олы апам Лилия исемле иде. Кызганычка каршы, ул 10 ел элек юл һәлакәтендә вафат булды. Апам урыс милләтеннән булган Сергейга кияүгә чыккан иде. Әти-әнием кияүләре урыс милләтеннән булачагын белгәч, башта каршы төштеләр, ә аннары ризалаштылар. Апам кияүгә чыкты да Мәскәүгә күченеп китте. Сергейның әнисе чиркәүдә эшләгәч, апам да христиан диненә күчте. Глеб исемле уллары туды. Бервакыт апам авылга кайтырга җыенып йөргәндә, ире белән бик каты ачуланышкан. Шул көнне өйдән чыгып китә дә, авариягә очрый. Аның артыннан Сергей чыгып китә һәм эзсез югала. Апамны җирләдек, ә менә Сергей турында 10 ел буена бер хәбәр-хәтер юк. Аның әти-әниләре безнең белән башта аралашмадылар, уллары югалуда безне гаепләделәр. Хәзер аралар җайланды. Глеб әнисенең каберен күрергә дә кайтты. Аңа хәзер 17 яшь.

Апаның үлемен барыбыз да авыр кабул иттек. Аның үлеменә кадәр җырлар иҗат иткәнем булмады. “Ялгыш адым” җыры хәсрәткә үрелеп, үзеннән-үзе язылды дип әйтсәм дә була. Аның көен дә, сүзләрен дә үзем иҗат иттем.

Язмага реакция белдерегез

41

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хаеле ирта или конце,хорматле Руслан ,ильмира ханым ,беренчедан гафу итегез мине , сезнен б н элемтага чыкканга, икенчедан ,сез мине беласездиеп уйласам да ,ялгышбулмас, ильмира мин ижау щахаренан бу кыскача хатны язам ,анары гафу итегез минем планшетта кайбер татар харефларюк ,минем ышанасыкила ,сез бу язган хатны бары бер укырсыз.икенчедан сабабе,шул/ мин ильмиранын бик матур фотоны,курдем/ кызганыч руслан афанде юк ,улда булса бик матур фото булып чыгар иде, /хоть фотоконкурска жибарма? Сез кадерле жырчылар ризамы минем язган сузларб н ,ильмира ачуланма мине !тагы айтам ,фото очеь классное!! Я рад за вас обоих ,закончиваясообщение ,желаю моим дорогим певцам всех благ и успехов в творчествеи в концертной деятельности,ильмира мин икенче булекне русстеленда яздым,син бик нык шаккатма? Хам ильмира ханым ,минем сина бер телак сорау бар? Зинхар / синен аркылы бик матур жырчы, фамилиясен айтмим, син аны яхшы беласен,исемен гена язам/ эльмира/ ана. Куп салам лар жибарам ,хам сезне

    • аватар Без имени

      0

      3

      Э Глеб кем белэн усте?

      • аватар Без имени

        0

        0

        Эээй аллакаем апаннын урыны ожмахта булсын , ачы язмышлы хял кичергянсен Сина ходай сабырлык коч биреп мон Иясе булырга насыйп иткян ❤️❤️??

        • аватар Без имени

          0

          0

          Ильмирабер интервьюсендэ апам уз-узенэ кул салды дигэн иде,хэзер икенче торле яза.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Ничек жомата буда икен ул, урыс динене куче, месельман кызы, урыс исеме баллада, урыс усе, нинди жомах турында сейлисез сез.

            Мөһим

            loading
            2
            X