16+

Илназ Минвәлиев: «Батыр егетләребезгә ярдәм итүем беренче генә түгел»

«Вакыт сыный». Илназ Минвәлиевның яңа җырына төшерелгән клибы да, махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итү ниятеннән, “Пирамида” концертлар залында 22 февраль көнне куелачак хәйрия концерты да әнә шулай дип атала.

Илназ Минвәлиев: «Батыр егетләребезгә ярдәм итүем беренче генә түгел»

«Вакыт сыный». Илназ Минвәлиевның яңа җырына төшерелгән клибы да, махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итү ниятеннән, “Пирамида” концертлар залында 22 февраль көнне куелачак хәйрия концерты да әнә шулай дип атала.

–    Бүген күпләребезнең якыннары алгы сызыкта: кемнеңдер ире, кемнең газиз улы, әтисе, энесе, туганы, карендәше. Батыр егетләребезгә ярдәм итүем беренче генә түгел, изгелек эшлә дә суга сал дигәннәр, аларын әйтеп тормыйм. “Вакыт сыный” дигән җырымны иҗат итүем дә алар хөрмәтенә. Ярату ул – көтүләр аша, авырлыклар белән сынала, сагышларга түзүе, чынлап та, җиңел түгел. Бик яхшы дустым бар минем – Наил Гыйләҗетдинов. Икәү генә сөйләшеп утырганда, әллә концерт куеп, акчасын егетләргә җибәрергә инде, дип әйтеп куйдым. Күтәреп кенә алды! Берничә оешмадагы дусларга да хәбәр салдым. Эшлибез, дип күтәрелгәнннәр иде дә, никтер тындылар әле. Алар булышмаса да, Наил белән үзебез генә дә эшләп чыгабыз без аны. Холкымны беләләр, әйттем икән, сүземне үтим, исәнлек кирәк, – ди Илназ.

Әмма аны да сагайткан киртәләр бар. “Пирамида” концертлар залын арендалап, концерт барышында утлар, экраннардан файдаланган өчен 500 мең сум түлисе. Әз акча түгел...
–    Менә шундый концертларга гына булса да бәясен төшерсәләр ни була? Алар да бит аның белән генә баеп бетмиләр. Үзебезгә акча эшләү ниятендә куелмый  бу концерт, безгә дә җиңелрәк булыр иде. Акчасын да батыр егетләребезгә мөмкин кадәр күбрәк җибәрәсе килә, – ди җырчы. – Наил дустым хәрби егетләргә ярдәм итүче оешмада эшли. Ай саен Казаннан алар гына да 4 зур йөк машинасы төяп җибәрә. 

Концертка артистлар сөйләшенгән, афиша эленгән. Оештыру эшләренә каршылыклар комачаулык кылса да, көне билгеләнгән – 22 февраль. 

Сүз уңаеннан, Илназның улы Ильяс та Оренбург якларында хезмәт итә. Инде дүртенче ае киткән. Җырчыдан улы хәрби ант биргәндә янына бару-бармавы хакында да сораштым. 
–    18 яшенә кадәр үстергән. Аннан соң да нинди хәл инде ул – артыннан йөрү? Калганын үзләре карыйлар. Әллә кайда түгел, хезмәт итә дә кайта. Үзе дә: “Әти болай да син гомере буе юлда, интегеп килеп йөрмәгез. Холкыңны да беләм”, – диде. Иң мөһиме, исән булсыннар, егетләр бөтен яклап та чыныгырга тиеш, – ди Илназ.     

Фото: https://vk.com/ilnazminvaleev

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading