16+

Илшат Гафуров: «Ректор булмасам татарча сөйләшер идем»

Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров журналистлар каршында еллык эш планы буенча хисап тотты. Республика, Россия өчен авыр ел булуга карамастан, университет үз максатларына иреште, ел башында куйган планны тулысынча үтәде, дигән нәтиҗә ясады уку йорты җитәкчесе.

Илшат Гафуров: «Ректор булмасам татарча сөйләшер идем»

Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров журналистлар каршында еллык эш планы буенча хисап тотты. Республика, Россия өчен авыр ел булуга карамастан, университет үз максатларына иреште, ел башында куйган планны тулысынча үтәде, дигән нәтиҗә ясады уку йорты җитәкчесе.

Татар теле

Кайчандыр татар телен университет диварыннан кысрыклап чыгарган ректорга журналистлар, әлбәттә инде, тел турында сорау бирмичә кала алмады. Ләкин бу юлы, ни гаҗәптер, туган телгә хәерхаһлы мөнәсәбәттә иде вуз җитәкчесе.

– Ректор булмасам татарча сөйләшер идем, сезнең сорауларга татар телендә җавап бирер идем. Мин телне сезнең кебек үк яхшы белмим. Берәр сүзне дөрес әйтмәсәм, шуны язып чыгачаксыз. Ләкин сез миңа Пенза өлкәсендә үскән, “физфак” тәмамлаган кеше буларак, бераз ташлама да ясарга тиеш, – диде Илшат Гафуров ярым җитди, ярым шаяру белән.

Тел белән бәйле проблемаларга да университет битараф кала алмаган. Хәзерге вакытта туган тел укыту методикасы буенча тәкъдимнәрен әзерлиләр.   
    
 – Әлегә бу турыда республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгыннан да рәсми хәбәр булмады әле. Ләкин, бу эшнең бер кадәрен барыбер безгә эшлисе булачагы көн кебек ачык. Яңа министр Рәфис Борханов белән гыйнвар-февраль айларында бу турыда инде җитди сөйләшергә сүз куйдык. Туган тел төшенчәсен һәркем үзенчә аңлый бит. Татарлардан кала республикада удмуртлар, чувашлар бар әле. Әлегә методиканың форматын билгелибез. Хәтта татар кешесенә дә туган телен берничә методика буенча укытырга туры киләчәк. Әйтик, телне белүче татарларга һәм белмәүчеләргә. Методиканың максатларын да билгелисе бар. Без телне аңлау, аралашыр дәрәҗәсендә генә өйрәтергә телибезме, әллә инде аның бөтен нечкәлекләрен белүче шәхесләр тәрбиялиячәкбезме? Хәзер безнең мәнфәгатьтә – укытучыларга квалификацияләрен алмаштырырга ярдәм итү. Шуңа күрә, әлегә төгәл эш юк. 2018 елның 1 сентябренә бу мәсьәләне тулысынча хәл итеп бетеребез дип уйлыйм, – диде Илшат Гафуров.

Ректор киләсе уку елына татар теле һәм әдәбияты юнәлешендә укырга теләүчеләр өчен бюджет урыннары да кыскартылмаячак, ди.
– Безнең бюджет урыннары билгеләнгән инде. Ләкин киләчәктә, урыннарны ихтыяҗга карап куячакбыз. Бүген университетта 800гә якын кеше татар телен һәм әдәбиятын өйрәнә, туган телендә белем ала. Тел өйрәнәсе килгәннәр өчен без һәрвакыт өстәмә мөмкинлекләр булдырырга әзер. Әйтик, билингваль белгечләр: татар-рус, татар-инглиз теле укытучылары, – ди вуз җитәкчесе.

Ләкин татар журналитикасы әлегә авыр хәлдә кала. Киләсе елга, әлеге юнәлеш өчен ни бары бер генә бюджет урыны бүленергә мөмкин.  
– Бездә бюджет урыннары милләт буенча билгеләнми. Иртәгә миңа чувашлар килеп, чуваш журналистика бүлеген ачыгыз дисә? Университетка, гомумән, “Туган тел” программасы буенча урын бирелергә мөмкин. Ләкин ул журналитикага кагылмый. Киләсе елга без, башта барлык журналистларны бергә җыеп, аларны II курста гына төрле юнәлешләргә таратырга уйлыйбыз. Әйтик, спорт журналистикасы, һәм башкалар. Рус телендә белем алып, татар телендә язучы журналистлар да күп, – ди җитәкче.

Парклар

КФУның Лобачевский китапханәсе янындагы Ленин бакчасын төзекләндерү финанслау җитмәү сәбәпле әлегә туктатылган. Еллык эш нәтиҗәсе ясау вакытында Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман да бу мәсьәләгә аеруча да зур басым ясаган иде.  

 Күптән түгел безнең бакча янындагы Черек күлдә матур итеп шугалак ачтылар. Киләсе елга төзекләндерү эшләре безгә дә барып җитәр дип уйлыйм. Бакчаны үзгәртеп кору проектын без УНИКС залында халык, иҗтимагый оешмалар белән бергә тәкъдим иттек. Хәзерге вакытта безнең алда анда машина кую урынын ясаргамы, юкмы дигән сорау тора. Үзегез беләсез, үзәктә урын юк, кем ничек тели, машинасын шулай куя, – ди җитәкче.

Илшат Гафуров шул ук парк янында агачлар кисүне дә искә төшереп китте. Заманында ул да халык арасында бик зур канәгатьсезлек тудырган иде.  

Беренчедән, агачларны без кисмәдек. Аны кисүче кешеләрнең кулында рөхсәт ителгән барлык кагәзьләре дә бар иде. Икенчедән, бу агачлар кеше өстенә килеп төшкән булса да, без гаепле булып калыр идек. Ни эшләтәсең, тормыш шундый. Кешеләр дә үлә бит, агачларны да вакыты җиткәч кисәргә кирәк, – диде ул.

Күптән түгел университет кулына күчкән хәрби госпитальне төзекләндерү эшләренең озакка сузылуның сәбәпләрен аңлатты Илшат Гафуров.
 
– Госпиталь бинасын төзекләндерү эшендә без үз алдыбызга нинди дә булса вакыт кысалары куймаган идек. Без аны үз акчабызга эшлибез. Аны төзекләндерү өчен бүген 400 миллион сум акча кирәк. Ул мәдәни мирас булмаса, бу акчалар 100 миллионга кимрәк булыр иде. Ләкин без хәзер аның һәр детален, хәтта люстра белән ишекләрен дә Мәдәният министрлыгы белән килештереп эшләргә тиеш. Бу эш шуңа да озакка тоткарлана, – ди ректор.

Лобачевский премиясе

Быел университет танылган геометрия белгече, галим, Казан университетының иң танылган ректорларының берсе – Лобачевский елын билгеләп үтте. Аның тууына 225 ел булды. Юбилей хөрмәтенә быел КФУ  геометрия өлкәсендә казанышлары өчен Лобочевский халыкара премиясен һәм медален тапшыру тантанасын яңартты. 2017 елның премия иясе дип АКШ профессоры Ричард Шейн игълан ителде. «Премияне ник чит ил кешесенә бирдегез, ник үзебезнең галимнәрне күтәрмисез”, дигән шелтәләргә Илшат Гафуров аның ил кысаларында гына бармавы, халыкара дәрәҗәдә булуын искәртте.

– Безнең галимнәр арасында мондый премия алучылар сирәк. Без халыкара дәрәҗәдә иң лаеклы кешене сайладык. Нобель премиясен дә бит үз ил кешеләренә генә бирмиләр. Премияне без бюджет акчасыннан түләмәдек, иганәчеләр ярдәм итте. Бу да аның элекеге традициясе. Премия ярдәмендә без хәзер математик белем бирү үзәгенә әйләндек. Мондый үзәкләр Россиядә барлыгы алтау гына. Ричард Шейн да безнең белән хезмәттәшлеген дәвам итә. Безнең галимнәргә мастер-класслар бирә, – ди ректор.

Хезмәт хаклары

Быел авыр ел булуга карамастан, университет галимнәренең, укытучыларның хезмәт хакын арттыруга ирешкән. Төбәк буенча уртача хезмәт хакын исәпкә алсак, укытучының кереме 200 процентка арткан. Беренче гыйнвардан бу күрсәткеч тагын 5-7 процентка артачак.
– Әйтик, бер ставкада эшләүче доцентның төп хезмәт хакы 35 мең сум булса, ул 37 мең 450 сумга кадәр күтәреләчәк. Моннан да түбәнрәк хезмәт хакы түләргә хакыбыз юк безнең. Укытучының хезмәт хакы фәнни эш белән шөгыльләнүгә дә карый, – ди җитәкче.

ЮНЕСКО

 Энгельгарт исемендәге Казан федераль университеты обсерваториясе  ЮНЕСКО исемлегенә кертелергә тәкъдим ителгән.
– Без университет исеменнән индивидуаль гариза бирергә телибез, чөнки шундый ук объектларыбыз Кырымда да бар. 1901 елда нигез салынган обсерватория бүген ЮНЕСКОның бөтен талаләпләренә җавап бирә, – диде Илшат Гафуров.

Шулай ук тиздән обсерватория территориясендә астрономия яратучылар өчен тулай торак һәм белем бирү кампусы төзеләчәк.

Фото: sntat.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әшәке! Татар теленнән ничек оялырга мөмкин?

    Мөһим

    loading