16+

Илсур Метшин: «Мин дә бабай булдым»

Казан мэры Илсур Метшин Ратушада шәһәр, республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары белән очрашты.

Илсур Метшин: «Мин дә бабай булдым»

Казан мэры Илсур Метшин Ратушада шәһәр, республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары белән очрашты.

– Ел сизелмичә дә, ләкин иҗади хезмәттә узып китте, – диде мэр. – Быел республика бюджетыннан шәһәр юлларын төзекләндерүгә 6 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән иде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка моның өчен зур рәхмәт! Шәһәр читендәге юлларны да тәртипкә китерә башладык, беррәттән 340 ишегалды төзекләндерелде, Салмачы бистәсендә юллар яңартылды. Җиде бакчачылык ширкәтенә юл түшәлде.

Казанда торак фондны капиталь ремонтлау программасы барышында инде күп фатирлы 2,5 мең йорт яңартылган.

– Быел 240 йорт комплекслы төзекләндерелде, киләсе елның капиталь ремонт исемлегенә 270 йорт алынды, – диде мэр Илсур Метшин. – Татарстан Президенты башлангычындагы «Бәләкәч» республика программасы кысаларында, Казанда 100дән артык бакча сафка басты. Мәктәпләр яңартылды, медицина учреждениеләрен ремонтлау бара.
Мэр экология темасына да тукталды.

– Аккош күле теземенә кергән дүрт күлне чистартып, су белән тутыру башланды. Анда чаңгы юллары ясалды, утлар куелды. Горки – Әмәт урманы парк сыйфатында төзекләндерелде. Черек күлдә төзекләндерү эшләре бара, анда шугалак ачылды. Киләсе елда Горький паркында төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк, – диде ул. – Самосыр полигоны ябылды. Анда 50 ел дәвамында тугыз катлы йорт биеклегендә чүп тупланган иде инде. Әлеге полигондагы чүплек туфрак белән каплана, ә аның өстенә агачлар утыртылачак. «Водоканал» предприятиесенең канализация суларын чистарту корылмасындагы камералар да капкач белән томалана. Казанда, мөгаен, «Оргсинтез» заводы тирәсендә чүп ягу заводы төзеләчәк. Швейцариядә, Австриядә, Япониядә мондый заводлар эшли, аларда экология стандартларына таләп гаять җитди.
Мэр Илсур Метшин өлешле төзелешләрдә катнашып, билгесезлектә калган кешеләрне тынычландырды. Аның әйтүенчә, «Свей» һәм «Фон» компанияләренең эшчәнлеге күзәтчелектә тотыла. Төзелеше туктап калган йортлар исемлегеннән быел янә алты йорт ахыргача төзеп бетерелгән.

– Авыл хуҗалыгы ярминкәләре Яңа ел бәйрәмнәреннән соң дәвам итәчәк. Түбән Камада сигез ел җитәкче булдым, авыл хезмәтчәннәренең һәр көндәге эше – батырлык ул. Ярминкәләр үткәргәннәре өчен, казанлылар исеменнән зур рәхмәт! Агропредприятиеләрнең эшләре әйбәт барсын, авылларның уңышы мул булсын! – дип әйтеп үтте мэр Илсур Метшин.
Очрашуда журналистлар татар теле дәресләренә кагылышлы мәсьәләне дә күтәрде.

– Тормыш алга китте, ә укыту методикасы, дәреслекләр бик үк кызыксындыра торган түгел. Балаларда кызыксындыру уята торган, башка милләттән булганнарга татарча сөйләм телен үзләштерергә мөмкинлек биргән дәреслекләр эшләргә кирәк, – диде мэр Илсур Метшин. – Өч яшькә кадәр русча белмәдем. Балалар бакчасына йөри башлагач, татарчам онытылды. Беренче балабыз тугач, татар телем активлашты. Әти-әни, хатынымның әти-әнисе сабый белән биләүдән үк татарча гына сөйләшергә куштылар, моның өчен рәхмәт аларга! Дүрт балабыз да татарча сөйләшә, ә кечесе татар телен филолог дәрәҗәсендә белә.

Балалары турында сөйләгәндә, Илсур Метшин үзенең сөенече белән уртаклашты:
– Быел мин дә бабай булдым, оныгыбыз бар, – диде.
Казанга быел 2,5 миллион турист килгән. Мэр Илсур Метшин киләсе елда Футбол буенча дөнья чемпионатының Казанда узачак матчларына кунакларны бүгеннән үк чакырып куйды. «Казан» гаилә үзәге янында үткәреләчәк «Җанатарлар фестивале» үзе бер зур бәйрәм булачак, диде ул.

Мэр Казаннан беркая да китәргә җыенмавын әйтте.
– Шушы шәһәрне җитәкләвем, бөек вакыйгалар эчендә кайнавым белән бәхетле мин. Президент Рөстәм Миңнеханов зур булышлык күрсәтә. Россия шәһәрләре башлыкларының берсе дә болай мактана алмый. Дусларча эшлибез, бу бик мөһим, – диде ул.
Мэр Казанны уңайлы, имин һәм матур шәһәр итү өчен бергәләшеп хезмәт куярга чакырды.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading