16+

Илсур Метшин: "Мәктәпләр һаман җитми"

Казанда ел саен сыйфатлы белем белән тәэмин итәргә кирәк булган укучылар саны арта бара – быел Татарстан башкаласында беренче сыйныфка барачак укучылар саны – 20 мең 600 кеше булачак.

Казанда ел саен сыйфатлы белем белән тәэмин итәргә кирәк булган укучылар саны арта бара – быел Татарстан башкаласында беренче сыйныфка барачак укучылар саны – 20 мең 600 кеше булачак.

Казанда быел ике яңа мәктәп һәм 165-нче номерлы мәктәпкә өстәмә корпус төзү планлаштырыла. Шулай ук Татарстан башкаласында мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт ясау программасын дәвам итү планлаштырыла, дип билгеләп үтте Казан Мэры Илсур Метшин Казан шәһәре Думасының XXXVIII сессиясе утырышында.

Соңгы 15 елда Казанда 25 яңа мәктәп сафка бастырылган, дип искәртте шәһәр башлыгы. Быел тагын ике яңа мәктәп төзү планлаштырыла – Нәҗип Җиһанов урамындагы яңа микрорайонда һәм Бондаренко урамында «Адымнар – белемгә һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы составында. Сүз уңаеннан, «Адымнар» республикада бер үк вакытта берничә телне өйрәнүне күздә тоткан беренче белем бирү комплексы булачак.

«Шуңа да карамастан, мәктәпләр һаман җитми. Катастрофик хәлдә дип әйтмим, әмма проблема бар», – диде Мэр. Ул билгеләп үткәнчә, Казанда ел саен сыйфатлы белем белән тәэмин итәргә кирәк булган укучылар саны арта бара – быел Татарстан башкаласында беренче сыйныфка барачак укучылар саны – 20 мең 600 кеше булачак.

Яңа мәктәпләр төзүдән тыш, Татарстан башкаласында капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Узган ел Казанда 17 мәгариф учреждениесендә 1 млрд сумнан артык суммага капиталь ремонт үткәрелгән. 30 спорт залы, 10 актлар залы, 39 мәктәп ашханәсе капиталь ремонтланды, 56 территория яңартылды, дип искәртте И.Метшин.

Заманча һәм үсеш алган инфраструктураны булдыру белем бирүнең сыйфатын күтәрергә ярдәм итә, дип ассызыклады Мэр. Ул билгеләп үткәнчә, әлеге эш нәтиҗәсендә Казан алты ел дәвамында тотрыклы рәвештә Бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча Мәскәү һәм Санкт-Петербург белән беррәттән лидерлар өчлегенә керә.

«Соңгы 5 елда бердәм дәүләт имтиханында йөз балл туплаучылар саны 2 тапкырдан да артып киткән - 42-дән 94-кә кадәр. Узган ел Казанның 8 укучысы ике йөз балл җыйган, ә бер чыгарылыш сыйныф укучысы дүрт фән буенча 399 балл туплаган һәм хәзерге вакытта Казан федераль университетының механика-математика факультетында укуын дәвам итә», – дип искә төшерде шәһәр башлыгы.

Әлеге күрсәткечләрне саклау һәм яхшырту өчен, белем алу мөмкинлеген арттыру өстендә эшләргә кирәк, дип өстәде Мэр. «Казанда артта кала торган мәктәпләр булмасын өчен, белем алу мөмкинлеге принцибы гамәлгә ашырылырга тиеш, – дип ассызыклады ул. - Бу җитди бурыч, аны хәл итү өчен финанс кертемнәре генә түгел, ә яңа педагогик методикалар һәм эшләнмәләр кирәк».

Чыганак: Казан мериясе рәсми порталы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading