16+

Илсур Метшин Нурбәккә: «Сезгә яңа спектакль кую өчен грант бирсәк, дөресрәк булыр»

30 май көнне татар яшьләре активистлары Казан мэры Илсур Метшин белән очрашты. Көн кадагындагы төп тема – яшьләргә иҗат итү өчен заманча, уңайлы мохит тудыру иде.

Илсур Метшин Нурбәккә: «Сезгә яңа спектакль кую өчен грант бирсәк, дөресрәк булыр»

30 май көнне татар яшьләре активистлары Казан мэры Илсур Метшин белән очрашты. Көн кадагындагы төп тема – яшьләргә иҗат итү өчен заманча, уңайлы мохит тудыру иде.

Шәһәр мэры янына яшьләр буш кул һәм буш сүз белән килмәгән. Әле күптән түгел генә Россиянең иң дәрәҗәле «Алтын битлек» милли премиясенә ия булган биюче, хореограф Нурбәк Батулла үзенең «Әлиф» һәм яңа куелган «Шамаил» спектакльләре турында сөйләде.
– Минем, заманча алымнар кулланып, татарча спектакль куясым килә. Мәскәүдә генә түгел, чит илләрдә дә күрсәтерлек булсын ул. Ләкин репетицияләр, иҗат итү өчен уңайлы урын юк, – ди Нурбәк.

Ул шулай ук яшь иҗатчылар өчен альтернатив театр фестивале булдыру хыялы белән янып йөри. Егет сүзләренчә, ул хәзер Камал театрында барган «Нәүрүз» фестивале кебек булырга тиеш. Илсур Метшин Нурбәкнең фикерләрен хуплады.

– Казан кебек зур шәһәрдә спектакль кую өчен генә урын табарбыз. «Алтын битлек»кә ирешкән эшеңне дәвам ит. Иң мөһиме: идеяң булсын, ә без сиңа төрле яклап ярдәм итәргә әзер. Чит илдә узган фестивальләрдә катнашырга теләсәң дә ярдәм итәрбез. Сезгә яңа спектакль кую өчен грант бирсәк, дөресрәк булыр, – диде шәһәр мэры.

Бөтен Казанны гөрләткән «Мин татарча сөйләшәм!», «Татар-дозор», «Печән базары» кебек проектлар белән Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин таныштырды. Нәкъ менә Тәбрис татар яшьләрен берләштерүче иҗат мәйданы булдыру идеясе белән чыкты. Мисал өчен ул төрле өлкәдә иҗат итүче «Калеб» яшьләр берлеге турында сөйләде. Бүген әлеге яшьләр шигъри, музыкаль спектакльләр кую белән шөгыльләнә. Илсур Метшин бу идеяне дә ошатты. Бина мәсьәләсендә төптән уйлап эш итәргә сүз бирде.

«Юлбасма» татар китап нәшрияты җитәкчесе Гүзәл Хәсәнова татар китаплары чыгару эше турында сөйләде. Быел нәшрият халыкара бәйгеләрдә катнаша башлаган.
– XX гасыр Казанда татар китап нәшриятлары чәчәк аткан чор иде. Ул вакытта шәхси типографияләр, нәшриятчылар бик күп булган. Без кабат шуңа кайтырга телибез. Моның өчен безнең мөмкинлекләребез бар. Безнең китапларга иллюстрацияләр ясаучы рәссам Болонья (Италия) шәһәрендә узган бәйгедә катнашкан иде. Шунда Италия, Болгария, Төркия безнең китапны үзләрендә бастырырга теләк белдерде, – ди Гүзәл.

Нәшрият елына рус һәм татар телләрендә якынча өч-дүрт китап чыгара. Китаплары Россия буенча тарала. Быел беренче тапкыр татар авторларын рус теленә тәрҗемә итеп бастырып караячаклар. Илсур Метшинга Гүзәл «Казан риваятьләре» дигән китап бүләк итте. Шәһәр мэры, китапны шунда ук танып алып: «Мин бу китапны улыма укыйм», – дип елмайды. Ул китапларны уку йортларында тәкъдим итәргә киңәш бирде.

– Сез бик кирәкле эш белән шөгыльләнәсез. Казан балаларын сезнең китаплар белән таныштыру өчен, без сезгә барлык мәктәпләрнең ишеген ачарга әзер. Монда бары тик сезнең теләк кирәк, – диде Илсур Метшин.

Шагыйрә Йолдыз Миңнуллина татарча аңламаган кешеләрне татар әдәбиятына гашыйк итүе турында сөйләде. Ул, «Город Арт-подготовка» проекты кысаларында, автобуста кичке Казан буенча шигъри экскурсия оештырган. Шигырьләре бары татар телендә булган. Ләкин татарча аңламаган кешеләр дә аны рәхәтләнеп тыңлап барган. Экскурсия беткәч, әле татар теленә өйрәтә торган курслар белән кызыксынучылар да булган. Йолдыз да «Калеб» проекты турында сөйләде. Гадәттә алар иҗат кичәләрен Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының кече сәхнәсендә оештыралар икән. Ләкин театрның үз репертуары булуы аркасында, «Калеб»кә тулы куәт белән эшләп китәргә мөмкинлек юк. Аларга да иҗат итү өчен мохит кирәк. Шулай ук «Сәләт» фонды башкарма директоры Тимур Сөләйманов, «Yummy Music» проекты җитәкчесе Ильяс Гафаров та үз проектлары белән таныштырды.

– Бездә иҗади яшьләр яши. Сезнең ярдәмегез белән, Казанда кызыклы проектлар тормышка ашырыла, – дип Илсур Метшин яшьләрнең теләген тормышка ашыру өстендә эшләргә сүз бирде.
Димәк, якын киләчәктә «Смена», «Штаб» кебек рус телендә эшләүче яшьләр оешмалары арасында татар телле иҗади мәйданчык та барлыкка киләчәк. Бу исә яшьләргә үз телендә аралашырга, иҗат итәргә тагын бер этәргеч булачак.

Алисә Шәрәфиева.

 

Рәсем асты: Илсур Метшин Нурбәккә Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading