16+

Илсөя Бәдретдинова: «Мине кеше үтерүдә гаеплиләр»

Кичә Илсөя Бәдретдинова Инстаграмына директына килгән хатны элгән. Анда бер ханым аны кеше талауда гаепли. Янәсе, аның концерты бик начар уза икән, ул җырламый, ә сөйли дә сөйли...

Илсөя Бәдретдинова: «Мине кеше үтерүдә гаеплиләр»

Кичә Илсөя Бәдретдинова Инстаграмына директына килгән хатны элгән. Анда бер ханым аны кеше талауда гаепли. Янәсе, аның концерты бик начар уза икән, ул җырламый, ә сөйли дә сөйли...

Ни өчен җырчы бу хатны бар кеше игътибарына элергә булды икән. Бу сорау белән үзенә шалтыраттык.

- Минем Инстаграмга килгән «агулы» хатларны күрсәгез?! Нәрсә генә дип язмыйлар! Аферистка диләр, кеше үтерүдә гаеплиләр.

Ə бу хатны мин махсус куйдым. Мин әйтәм, гел ал да гөл икән дип уйламасыннар өчен. Ахырда киресенчә булды: үземне яклап, мактап чыктылар. Юк, шулай эшәке дип язган хатынны ачуланмыйм мин. Үз фикере бар, афәрин! Тик менә ни өчен ул мине кеше талауда гаепли?! Концертыма бер кешене дә көчләп китергәнем юк. Ниндидер оешмаларга билет таратып, мәҗбүриләп китерткән кешеләр дә юк.

Ə ул хатынны мин хәтерлим! Концерт башыннан ук үзен начар итеп күрсәтте. Сәхнәдә яңа җырларымның сүзләрен шпаргалка итеп язып куйган идем. Аларны очырып атты. «Җитте, сөйләмә, җырла әйдә!» - дип кычкырып утырды. Башта игътибар итмәскә тырыштым. «Ярар, кешенең кәефе юктыр. Төрле чаклар була», - дидем. Концертны яртысыннан күп өлешен карады, аннары ишекләрне дөбердәтеп ябып чыгып китте.

Əйтегез әле, кемгә минем зыяным тигәне бар? Мине, минем тамашачыларны мыскылларга ни хокукыгыз бар? Миңа язылган хатларның скринын һәрвакыт эшләп барам. Язган кешеләрне судка бирерлек! Закон буенча аларны җинаять эшенә тарттырачаклар. Теләсә нәрсә язган кешеләр шул хакта уйланса иде. Əйдәгез әле бераз итагатьлерәк булыйк, зинһар! Мин бар кешене дә ихтирам итәм. Əмма улыма, минем тамашачыларыма кагылмасыннар! Аларны яманлап язмасыннар. Бар нәрсәнең дә чиге бар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

14

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Илсоя ханым сез бик кочле кеше. Табигате загыйф булганнарга исегез китмэсен.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Шул бер ханым турында язасын, эгэрдэ телэген бар син аны эшлэ Инде. Пуст...... !

      Мөһим

      loading