Шәһәр мэрлары мәктәп туклануын оештыру тәҗрибәсе белән уртаклаштылар һәм шәһәр Азык-төлек сәясәтенең Милан пактына кул куйдылар.
2 июньдә Казан Мэры Илсур Метшин «Балалар өчен сәламәт туклану. Туклануны оештыруның иң яхшы тәҗрибәләре» халыкара форумы кысаларында түгәрәк өстәлдә Татарстан башкаласының мәктәп туклануын оештыруда тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Форум 1-нче июньнән 3-нче июньгә кадәр Казан Ратушасында уза.
И.Метшин ассызыклаганча, Казанда мәктәп туклануы зур модернизация кичергән. Бүгенге көндә Казан мәктәпләренең 90%-ы кайнар азык белән тәэмин ителгән.
Күп балалы гаиләләрдән булган балалар, инвалидлар төшке ашны бушлай ала. Елына бу максатларга 125 миллион сумга якын акча тотыла. «Элек күпчелек мәктәпләрдә туклану начар хәлдә иде. Кайнар туклану белән 37% укучы тәэмин ителгән, ләкин минем өчен иң сәере шул: ата-аналары түли алган балалар тулы кыйммәтле аш ашаган, ә янәшәдә, күрше өстәлләр артында, андый мөмкинлекләре булмаган балалар утырган», – дип уртаклашты Казан Мэры хезмәттәшләре белән.
Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты төшке ашны оештыруның яңа системасын кертте. Бу технология буенча, мәктәп ашханәләре ризыклар әзерләү процессыннан тулысынча чыгарылалар, моның белән департамент белгечләре шөгыльләнә. Шулай итеп, әзер төшке ашларны шокерларда интенсив суыталар, бу продуктларның туклыклы кыйммәтен генә түгел, тәмен дә саклап калырга мөмкинлек бирә. Шуннан соң мәктәп ашханәләрендә эшләүчеләр ризыкларны җылытып өләшү линиясенә тапшыра. Мондый технология буенча 78 уку йорты эшли, калганнарын урында әзерлиләр.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, соңгы 15 елда Казанның барлык мәктәпләрендә бер бәяле бердәм меню кертелде, бу мәктәп укучыларының туклану рационын төрлеләндерде һәм аны, балаларның һәм үсмерләрнең яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, аксымнар, майлар, углеводлар, витаминнар һәм минераллар буенча тигезләде. «Без көн саен ашата торган 148 мең укучының яртысын диярлек башлангыч сыйныф укучылары. Без Россия Президенты Владимир Путинның башлангыч мәктәпнең барлык укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү программасын тормышка ашыру буенча беренчеләрдән булдык. Казанда балалар төрлечә киенә, төрлечә укый ала, әмма алар барысы да мәктәпләрдә бер үк дәрәҗәдә яхшы туклана», – диде ул.
И.Метшин башка шәһәрләрдәге хезмәттәшләренә Казанның 66 мәктәбендә ашханәләр «Мәктәп рестораны» проекты буенча яңартылган, дип сөйләде. Алар заманча стандартларга җавап бирә, уңайлы җиһаз белән җиһазландырылган һәм матур итеп бизәлгән. Моннан тыш, кире элемтәгә дә зур игътибар бирелә. «Без ата-аналар белән мөмкин булган барлык каналлар аша ачык диалог алып барабыз, чөнки ата-аналар – балаларның сәламәтлеге һәм сәламәт туклануы мәсьәләләрендә иң кызыксынучы затлар», – диде Мэр. Ул билгеләп үткәнчә, Казан мәктәпләрендә туклануны оештыру тәҗрибәсе Россия һәм чит ил экспертларын югары бәяләде, һәм элегрәк ТР башкаласы шәһәр Азык-төлек сәясәтенең Милан пакты координация советын җитәкләде. Бу Европада азык-төлек өлкәсендә тәҗрибә алмашырга мөмкинлек бирә торган инновацион шәһәр стратегиясе. Без аны имзалап кына калмыйча, координацион советны да җитәкли алуыбызга шатбыз», – дип билгеләде Мэр.
Азык-төлек сәясәтен кураторлаучы Милан вице-мэры Анна Скавуццо форумны оештырган өчен Илсур Метшинга рәхмәтен белдерде. Ул Милан пактының шәһәрләрне үстерү өчен бик мөһим инструмент булуын билгеләде. «Көчләребезне берләштерүебезгә бик шатмын. Без шәһәрләрнең халыкара хезмәттәшлекне эшләтеп җибәрүдә мөһим роль уйнавын яхшы аңлыйбыз. Сәламәт туклану темасы бүгенге көндә актуаль. Дөрес туклану сәламәт гадәтләр формалаштыруны стимуллаштыра. Мәктәп төшке ашлары – ул тулы бер тәрбия моменты, аннан соң без аны өйдә дә кулланачакбыз», – диде ул. А. Скавуццо өстәп әйткәнчә, башка шәһәрләр дә Милан пактына кул куярга омтыла һәм төбәк форумнары моны эшләргә мөмкинлек бирә. Шуннан соң шәһәр Азык-төлек сәясәтенең Милан пактын имзалау тантанасы булды – документта үз имзаларын Чебоксар, Түбән Новгород, Самара, Кишинев һәм Бишкәк вәкилләре куйды.
Пакт имзалаганнан соң алар үз шәһәрләрендә мәктәп төшке ашларын оештыру тәҗрибәсе һәм балалар туклануын ничек яхшыртырга, аерым алганда, Казан үрнәгенә ияреп, идеяләре белән уртаклаштылар.
Форумда шулай ук БМОның Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасының партнерлык бүлеге директоры Марсела Вильярреал да чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, якынча 3 млрд кеше материаль сәбәпләр аркасында үзләренә сәламәт туклануны рөхсәт итә алмый. «Хәзер симерү проблемасы кискен тора, бу өлкәннәр арасында гына түгел, балалар арасында да. Без моны дөрес туклану кайчагында зарарлы продуктларның бәясеннән 4 тапкыр кыйммәтрәк булуы белән бәйлибез. Һәркем сәламәт ризык сатып алсын өчен, безнең тырышлыкны берләштерергә кирәк. Бу шәһәрләргә дөньяви дәрәҗәдә үзләренең актуаль проблемаларын яңгырату өчен уникаль мөмкинлек», – дип билгеләде ул.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, бүген ТР башкаласындагы форумда кабул ителгән карарлар киләчәктә туклану сыйфатын, аның куркынычсызлыгын яхшыртуга ярдәм итәчәк. «Безнең төп бурыч – балаларыбызның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту. Барыгызга да чыгышларыгыз, уникаль тәҗрибәгез, безнең белән уртаклашуыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Фикерләр белән алмашу һәркемгә файдалы булачак», – диде ул. Шуннан соң И.Метшин барлык шәһәрләр вәкилләренә Евразиянең һәм көньяк-көнбатыш Азиянең азык-төлек сәясәте Милан региональ пактының балалар өчен сәламәт туклану әһәмияте турында декларациясен кабул итәргә тәкъдим итте. «Анда без бүген сезнең белән сөйләшкән барлык мәсьәләләр дә чагылыш тапкан. Декларациянең үзенчәлеге шунда, анда мәктәп укучыларының дөрес туклануының әһәмияте чагыла. Сәламәт туклануның нигезе балачакта салына дип саныйм. Без Миландагы коллегаларыбызга декларацияне хуплаулары һәм Милан пакетын имзалаган башка шәһәрләр буенча таратырга әзер булулары өчен рәхмәт белдерәбез», – дип йомгаклады Мэр.
Соңыннан Дәүләт Думасының Федератив корылыш һәм җирле үзидарә мәсьәләләре комитеты рәисе Алексей Диденконың Рәхмәт хатлары белән бүләкләү тантанасы булды.
Комментарийлар