16+

"Инде менә үзе турында да яздык": Рафаэль Сальмушевка - 85 яшь!

Халык талантлары арасында да тарих битләренә кереп калырлык шәхесләребез бар. Шундыйларның берсе – Рафаэль Сальмушев. Татар матбугатының иң актив хәбәрчеләрнең берсе иде ул. Әле дә яза, Аллага шөкер!

"Инде менә үзе турында да яздык": Рафаэль Сальмушевка - 85 яшь!

Халык талантлары арасында да тарих битләренә кереп калырлык шәхесләребез бар. Шундыйларның берсе – Рафаэль Сальмушев. Татар матбугатының иң актив хәбәрчеләрнең берсе иде ул. Әле дә яза, Аллага шөкер!

“Матбугат ветераны” исемен алса да, бик еш газеталарда матур-матур эчтәлекле мәкаләләре әледән-әле басылып тора.“Шәхри Казан” газетасында да аның бик күп мәкаләләре чыкты. Газета укучылар арасында аны белмәгән кеше юктыр. Архивында газеталардан кисеп алынган 5000гә якын басылган мәкаләләре саклана.
Быел үзенә 1 сентябрьда 85 яшь тулса, хәбәрчелек хезмәтенә шушы ук айда – 60 ел. Әле ул бик күп китаплар авторы да. 25 ел хәйрияче дә. Казан шәһәрендә татар ветераннары өчен оештырылган ялгызлар өчен милли-мәдәни “Яшәү яме” клубын да озак еллар җитәкли. Бу клубка йөрүчеләр: “Без җаныбызга җылылык, яшәү яме, тәме, дөнья рәхәтлелеге таптык”, – диләр. Бу дөрестән дә шулай. Бу клубта чаралар татар телендә генә алып барыла. Ул әле туган телне, җыр сәнгатен саклауга да өлеш кертә. Чөнки анда үзешчән җырчылар да тупланган. Алар монда туган телдә рәхәтләнеп җырлый.
Рафаэль аганың икенче клубы – “Мәңге яшисе килә” заманында күп кырлы һәм бик популяр була. Бу клуб турында төрле югарылыктагы профессия кешеләре яза. Мин Рафаэль аганың истәлекле язмалары арасыннан, аның замандашы Роза Мифтахова (песионер-укытучы) язмасыннан өзекне сезгә дә тәкъдим итәм.
“...Мин аны беренче мәртәбә 5-6 ел элек Габдулла Тукай музеенда күрдем. Музейның халык белән тулы залында оештыру эшләре бара иде. Ветераннар, төрле һөнәр ияләре “Мәңге яшисе килә” дигән клубка нигез салып йөри икән. Шушы эшләрне оештырып йөрүче сәхнә түрендәге ир-егетнең кем булуы белән кызыксындым. Аның озак еллар буе газета-журнал битләрендә яшьләр, гаилә арасындагы туганлык-дуслык мөнәсәбәтләре, әхлак-тәрбия темаларына язучы журналист Рафаэль Сальмушев икәнен белдем. Исеме күптән таныш булган икән. Соңрак аның халкыбызның күренекле шәхесләрен барлап, материаллар туплавын да белдем.
Озакламый берсе артыннан берсе халкыбыз күңеленә мәңгегә кереп урнашкан, күренекле шәхесләр: Әзәл Яһудин, Зифа Басыйрова, Гөлсем Сөләйманова, Таһир Якупов, Салих Баттал, Сара Садыйкова, Фәтхерахман Әхмәдиев һәм Зиннур Нурмөхәммәтов турындагы китаплары кулга керде.
Кичәләр ай саен оештырыла торды, кешеләр саны арта барды, кечкенә заллар сыйдырмас булды.
...Берникадәр вакыт миңа ул кичәләргә йөрүдән туктап торырга туры килде. Беркөнне педучилищеда бергә укыган якын дустым Флера Яруллина шалтыратты һәм концертка чакырды. Зал шыгырым тулы.
“Мәңге яшисе килә” дигән җырдан соң сәхнәгәгә үзе чыкты. Һаман да шулай егетләрчә зифа буйлы, киемендә, хәрәкәтләрендә пөхтәлек, төгәллек. Ул бит бу концертның сценариен төзүче дә, режиссеры да, алып баручысы да, шул кадәр кешене туплап җыйган җитәкче дә, залларны табып, эзләп алучы да! Үзе артист та, кулындагы кечкенә гармунын да уйнап ала, мәзәкләр сөйли”.
Ветераннарга ул бушлай хезмәт итә. Рафаэль хәйриячелек “штатында”. Мондый ир егетләребез шәм яндырып эзләсәң дә бик аз.
Милләтебезнең сагында торган, халкыбызның бөтен дөньяга танытырга сәләтле булган сәнгатебез үрнәкләрен, татар халкының кыйммәтле җәүһәрләрен үз тирәсендәге талантларның рух хәзинәләрен ачып пропагандалауда зур хезмәт куйган Рафаэль Сальмушевның тырышлыгы, бәхәссез, нәтиҗәле һәм зур әһәмияткә ия. Күпме кешеләрнең күңеленә ялкын өсти, бәхет орлыклары чәчә, тормышларын ямьләндерә бит ул!
Кечкенә чишмәләр зур елгаларга кушылып, шаулы диңгезләр хасил иткән кебек, халкыбызның рухи чишмәләре дә зур байлыгыбыз, горурлыгыбыз булып тора. Ә аларның башында юл яручы булып халкына, милләтенә чын күңелдән бирелгән уңган фидакарь затлар тора. Үз халкының сулышы, йөрәк тибешен тойган кеше генә шулай була аладыр. Рафаэль Сальмушев әнә шундый уңган һәм фидакарь кеше дип уйлыйм, минемчә һич тә ялгышмыйм.
...Быел җәен күбрәк бакчада торырга туры килде. Сакланып калган алдагы елллардагы гәҗит-журналларны яңадан укып чыгарга мөмкинчелек булды. Аларның һәрберсендә диярлек Рафаэль ага Сальмушев язмалары. Кемнәр турындлы гына язмаган ул. Никадәр шәхесләребезнең исемнәрен ташка басып калдырган. Инде менә үзе турында да яздык, шөкер!

Вакыйф Кыямов.
Казан.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading