16+

Инстаграм – шул ук авыл яки икенче Голливуд

Мәскәү блогеры Екатерина Диденко туган көнендә ирен һәм ике дустын югалтты. Мунча комплексындагы бәйрәм фаҗигагә әйләнде, матур кадрлар ясар өчен махсус ясалма томан булдырырга теләп, туган көндәгеләр бассейнга коры боз салдырткан.

Инстаграм – шул ук авыл яки икенче Голливуд

Мәскәү блогеры Екатерина Диденко туган көнендә ирен һәм ике дустын югалтты. Мунча комплексындагы бәйрәм фаҗигагә әйләнде, матур кадрлар ясар өчен махсус ясалма томан булдырырга теләп, туган көндәгеләр бассейнга коры боз салдырткан.

Шуннан өч кеше агуланып үлде. Болар турында блогер туры эфирда сөйләп-күрсәтеп барды. Ире реанимациядә булганда да, үлгәннән соң да интернетта үзенең хис-кичерешләре турында сөйләргә онытмады. Күз яшьләренә буылып, язылучыларыннан эфир аша психолог табып бирүләрен дә сорады. Күпләр билгеләп узганча, эфирга матур булып чыгу өчен, Екатерина махсус фильтр да кулланган. Шушы хәлләрдән соң блогерның миллионга якын язылучыларына тагын берничә 100 кеше өстәлгән. Үзе исә әле дә инстаграмдагы активлыгын югалтмады. Блогерның бу гамәлләрен ничек аңларга?

Психолог Солтания Гатауллина моны блогерлык бәйлелеге дип атый.
– Бу хәлләр бөтен блогерда да күзәтелә дип әйтеп булмый. Бүген тормыш, яшәеш – инстаграм битләрендә. Һәрбер кеше диярлек блогер. Кемдер акча эшли, кемнәрдер аудитория, лайклар җыеп, үз бәясен күтәрә. Бу үзенә күрә бәйлелеккә китерә. Блогерлык бәйлелеген эчкечелек бәйлелеге белән чагыштырып була. Күп нәрсә кешенең шәхси үзенчәлекләренә бәйле. Бер блогерда миллионлы аудиториягә бәйлелек күзәтелмәскә мөмкин, ә икенчеләрендә – беренче 500 язылучы пәйда булгач ук барлыкка килә ала. Аның гамәлләрен көн саен хуплауны көтеп, бөтенләй чит кешеләрдән, аларның фикерләренең колына әверелә. Шуннан ук үзе зыян да күрә башлый, ди ул.

Аныңча, мондый бәйлелеккә билгеле бер төр перфекционизм белән мавыгучылар дучар була.
– Бу психик тайпылыш түгел, ә шәхси деформация. Сәламәт перфекционист идеалга омтыла, ә блогерларда үзләренә генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләргә карата да артык югары таләпләр барлыкка килә. Күп кенә блогерлар үз-үзләрен шәхес буларак үстерергә теләми, алар моны аудитория аша тиз генә уңай нәтиҗәгә ирешү өчен эшли һәм инде шул рәвешле үз бәяләрен үстереп, югары дәрәҗәгә ирешәбез дип уйлыйлар. Бәйле кеше социаль ярдәмсез яшәүдән курка. Бу балачактан бара. Ата-аналар мондый балаларга әйләнә-тирәдәгеләрнең фикере мөһим, дип сөйли. Бер үк вакытта баладан мәктәптә, спортта, иҗатта иң яхшылары булуын таләп итә. Мондый бала, үсеп җиткәч, әти-­әнисе салган модель ­буенча яши, – ди Солтания Василовна.

Инстаграм бәйлелектән котыла алучылар да бар анысы. Ярты миллион язылучысы булган Эссен О’Нил дигән бер блогер үзенең профилен бетереп аткан. Башкалар хыяллана гына алган реклама контрактлары, күп көч куймыйча гына акча эшли алу мөмкинлеге булган кызның бу адымын күпләр аңлап та бетермәгән. Блогерның әйтүенчә, акчасы булса да, аның чынбарлык белән элемтәсе югалган. Ул үзенең уйлап чыгарылган тормыш белән яшәвен аңлаган, аудитория дә аңардан шуны таләп иткән. Бөтен вакытын ул фотога төшәргә һәм шуларны инстаграмга куюга сарыф иткән.


Чынлап та, бөтен социаль челтәрләр арасында инстаграм иң матур һәм иң күңелле кушымта булып санала. Кемдер кыйммәтле машинасын күрсәтә, кемдер диңгез буендагы фотосын элә, кемдер көн дә яңа күлмәк кия. Голливудың икенче якта торсын. Фотолар үзенә җәлеп итеп, чынлап та матур дөнья күрсәтә кебек. Әмма бу гел шулай түгел икән. Белгечләр инстаграмны ялган фабрикасы дип атый, үсмерләр, «менә мин ничек яшим!» ише эстетик фотоларны күргәннән соң, үзләрен кешедән ким итеп хис итә башлый һәм шуннан депрессия башлана, ди алар. Солтания Гатауллина 15 яшькә кадәрге балаларга инстаграмда утыруны гомумән тыю ягында.


– Алар, инстаграмдагы фотоларны күзәткәнче, урамдагы гүзәллекне, янәшәдәгеләрнең матурлыгын күрергә өйрәнсен. Интернет-бәйлелек хәзер үсә генә. Тик кешеләр бу авыруны танымый, ярдәм сорамый, шулай тиеш дип уйлый. Инстаграмда ниләр генә юк. Анда керсәң, чынбарлыктан китәсең, кеше тормышы белән яши башлыйсың, матур йортларда яшисе, кыйммәтле машиналарга утырып йөрисе, елына берничә тапкыр чит илгә барып ял итәсе килә башлый, ә мөмкинлек чикле. Бу үз чиратында депрессия, нерв киеренкелеге тудыра. Нәрсә эшләргә дигән сорау туа. Вакытны дөрес итеп бүлегез, бүгенге чынбарлык белән яшәгез, матди хәлне яхшыртуның ысулларын уйлагыз. Социаль челтәрдә азрак булырга, күбрәк күрешеп аралашырга кирәк, дип киңәш итте ул.

 


Рүзилә Әхмәтҗанова, психолог:
– Инстаграм битен кеше төрле нияттән алып бара. Берләре үз эшчәнлек юнәлешләрен яктырта һәм аларның үз максатчан аудиториясе бар. Ә икенчеләренең аккаунтларын «Пусть говорят» форматындагы ток-шоуның кечкенә версиясе дип атарга була. Алар барысы да язылучыларының игътибарын җәлеп итү өчен эшли. Әмма максатлар төрле. Анысын һәр кеше үзе билгели.
Инстаграм ул шул ук авыл яки кабилә. Анда кешеләр уртак кызыксынулары белән берләшә, бер гаиләгә әверелә. Блогерлар исә аларның кабилә башлыклары яки лидерлары дип әйтер идем. Язылучылары аларны карарга яки укыр­га тели икән, димәк, шуңа ихтыяҗлары бар дигән сүз.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading