16+

Инвалидлык алу кагыйдәләре үзгәрә

Яңалыклар 1 марттан үз көченә керә.

Яңалыклар 1 марттан үз көченә керә.

1 марттан алып Россиядә инвалидлык алу кагыйдәләре үзгәрәчәк. Моңа кадәр, пандемиягә бәйле рәвештә, вакытлыча кагыйдәләр гамәлдә иде. Россия Хезмәт, халыкны социаль яклау министрлыгы барлык өстенлекләр дә сакланачак, дип вәгъдә итә.

Яңалыклар гамәлгә кергәнчегә кадәр инвалидлыкны хәзерге кагыйдәләр буенча озайтырга мөмкин әле.

Әгәр дә кеше инвалидлыкны беренче тапкыр ала икән, аңа бу статусны медицина документлары нигезендә бирәчәкләр. Ягъни өстәмә тикшеренүләр таләп ителмәячәк. Медик-социаль экспертиза бюросында (МСЭ) индивидуаль реабилитация (абилитация) программасын медицина оешмасы бәяләмәсе нигезендә эшләячәкләр.

 Ә инвалидлыгы элек билгеләнгән гражданнарга, инвалидлык срогы 1 мартка кадәр тулмаган очракта, тернәкләндерү (абилитация) программасы белән бергә, инвалидлык  алты айга озайтыла.

 Бюроның барлык мәгълүматларын федераль инвалидлар реестрына тапшырачаклар, һәм алар гражданнарга инвалидлык буенча пенсияне автомат рәвештә озайту, шулай ук башка түләүләр өчен нигез булачак. Билгеле булганча, гадиләштерелгән тәртип 2020 елның языннан гамәлдә иде.

Язда бу тәртипләр үзгәрешләр кичерәчәк. Инвалидлык билгеләнсен өчен юлламаны теләсә кайсы дәвалау учреждениесендә (дәүләтнекендә дә, шәхси клиникадан да) алырга мөмкин булачак. Кешенең әлеге медицина учреждениесенә беркетелгән булуы да таләп ителми.

Ул тикшерелгән хастаханә мөстәкыйль рәвештә МСЭ бюросына аның сәламәтлеге торышы турында, инвалидлык билгеләү һәм төркем бирү өчен кирәкле барлык мәгълүматларны тапшырырга тиеш булачак.

Тикшерү уздырганда һәм индивидуаль реабилитация (абилитация) программасын рәсмиләштергәндә катнашу яки бу процедураны читтән торып узуны кеше үзе сайлый алачак.

Инвалидлык алу өчен шәхсән бу процесста катнашырга теләгән очракта кеше дәүләт хезмәтләре порталында электрон регистратура аша язылырга һәм талонда күрсәтелгән вакытка килергә тиеш булачак. Читтән торып инвалидлыкны  билгеләү һәм төркемне бирү турында карар медицина учреждениесе җибәрәчәк медицина документларындагы язмалар нигезендә кабул ителәчәк. Реабилитация программасын төзү (абилитация) өчен медик-социаль экспертиза белгечләре генә үткәрә ала торган тикшерүләр кирәк булган очракта  шәхсән килергә туры киләчәк.

Инвалидлык буенча пенсия билгеләнсен өчен, элеккеге кебек үк, гариза язу таләп ителми. Алар автомат рәвештә билгеләнә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    ИСЭНМЕСЕЗ .Гафу итегез , минем бер соравым бар иде . Минем иптэшемэ ике тапкыр инфаркт булды .Стенд куйдылар .Аннан сон оч инсульт булды .хэзер пока больничныйда , оченче инсульттан сон .Икенче инсульттан сон да группа бирмэделэр .Ана 04.02.2022 елда 61 яшь тула .Пенсиягэ чыгарга житешмэде .3 ( оч ) ел остэделэр .Ул водитель булып эшли жинел машинада . Тонге сменасы да бар .ун як кулы юньлэп эшлэми .хэтта ипи дэ кисэ алмый .Ун як аягын сурэберэк атлый .Минем ди бер аяк озынайды , икенчесе кыскарды кебек .Чонки инсультлы ягын сойрэберэк атлый .Хэтере начарланды .Ул ничек водитель булып эшлэргэ момкин ???Минздавтан шуны сорыйсым килэ . Алла сакласын бер кешене и узен харап итэргэ момкин .Кинэш бирегезче , кайда морэжэгать итэргэ була .??? Курткаларын элэктерэ алмый, аяк киемнэрен дэ кия алмый .Алдан ук рэхмэтлэремне белдерэм . Тел .89063328670 ??????

    Мөһим

    loading
    2
    X