16+

Ипи пешерүче агроном Фәнис Хаматдинов: «Йоклап ятсаң, ашың да, эшең дә булмый, атлап түгел, чабып йөрибез»

Бүгенге көндә авылның иң зур байлыгы – аның тырыш-булдыклы кешеләре. Кукмара районында андыйлар бихисап. Шуларның берсе – авыл дип җан атып яшәгән, шунда үз эшен булдырып, авылдашларын эшле иткән, бөтен күрше-тирә якларны тәмле икмәк һәм сөт ризыклары белән тәэмин итеп торган Фәнис Хаматдинов.

Ипи пешерүче агроном Фәнис Хаматдинов: «Йоклап ятсаң, ашың да, эшең дә булмый, атлап түгел, чабып йөрибез»

Бүгенге көндә авылның иң зур байлыгы – аның тырыш-булдыклы кешеләре. Кукмара районында андыйлар бихисап. Шуларның берсе – авыл дип җан атып яшәгән, шунда үз эшен булдырып, авылдашларын эшле иткән, бөтен күрше-тирә якларны тәмле икмәк һәм сөт ризыклары белән тәэмин итеп торган Фәнис Хаматдинов.

Ул һөнәре буенча агроном. Колхоз рәисе дә булып эшләгән кеше. Колхозлар таркалгач, рәислектән киткән һәм үз эшен ачкан. Элекке колхоз пекарнясын арендага алып, аңа газ кертеп, икмәк пешерә башлый. Эшләре хутка киткәч, пекарнясын тагын да зурайтып, бүгенге көндә 8 мең данә ипи пешереп сата. Сохарилар, клиндерләр дә шунда җитештерелә. Эшчән бәхетне эшендә күрер ди, Фәнис моның белән генә тукталып калмый. Кондитер цехын да ачып җибәрә, берничә кибете дә бар. Ике пекарнядан көн дә 300 мең сумлык продукция китә. Үткән елның сентябрендә исә сөт эшкәртү мини заводын төзеп куя. Анда кефир, сөт, каймак, катык эшләп чыгаралар. Көненә 2,5 тонна сөт эшкәртәләр.

– Моның кадәр эшләп, йокларга да вакытыгыз калмыйдыр инде? – дип кызыксынып сорыйбыз аңардан.
– Сигез көн гомергә тугыз көн тырышлык кирәк. Йоклап ятсаң, ашың да, эшең дә булмый. Атлап түгел, чабып йөрибез. Чабып барган җирдән туктап калсаң, шунда ук югаласың. Эшле кешегә көн җитми аңа. Якшәмбе көнне дә өйдә торган юк. Аннары үз өстеңдә гел эшләп торырга, яңалык кертеп торырга кирәк. Бизнесның законнары шундый. Казанга чыгып киткән улларым да авылга кайтып төпләнделәр. Алар минем төп ярдәмчеләрем. Берсе – кибетләр белән, икенчесе пекарня белән идарә итә. Мин хәзер өстән шомартып кына йөрүче, – дип елмая ул.

Халыктан сөт җыю белән дә шөгыльләнә Хаматдиновлар. Көненә 15 тоннага кадәр сөт җыела. 2,5 тоннасы эшкәртүгә китә. Калган өлешен өч заводка озаталар. Эшкәртүгә дигән сөтне фәкать гаилә фермаларыннан алалар. Хаматдиновлар кул астында 125 кеше эшли. Товар ташыр өчен машина йөртүче 13 шофёр гына бар. Аларның эше иртәнге дүрттә үк башлана.

– Авылны саклап калу өчен клублар, мәктәпләр төзү генә җитми, иң элек кешегә эш кирәк. Авылны бүген фермерлар, эшкуарлар тота. Шуңа да авыл җирлекләрендә кече һәм урта бизнесны үстерергә ярдәм итәргә кирәк. Шул ук эш башлаган кешедә тәвәккәллек тә булырга тиеш. Авылда күп итеп мал асрап та яшәп була, – дигән фикердә тора Фәнис.

Үзенең туган авылы Аш-Бужида дуңгызлардан бушап калган иске фермага ремонт ясап, шунда каз яки күркә асрарга уйлый әле Фәнис.

– Ир-атның юлдашы – тәвәккәллек. Аллага тапшырып, бу эшкә дә тәвәккәлләп карарга исәп, – ди ул.

Кукмара

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading