16+

“Ипотека ставка 2-3 процент булырга тиеш”, яки Екатерина Мизулина белән дебатлар

Казанның “УНИКС” залында Россия иҗтимагый палатасы әгъзасы, “Имин интернет лигасы” җитәкчесе Екатерина Мизулина студентлар белән очрашты. Екатерина дебатларда да катнашты, свиданиегә һәм аерым интервьюга чакыру да ишетте.

“Ипотека ставка 2-3 процент булырга тиеш”, яки Екатерина Мизулина белән дебатлар

Казанның “УНИКС” залында Россия иҗтимагый палатасы әгъзасы, “Имин интернет лигасы” җитәкчесе Екатерина Мизулина студентлар белән очрашты. Екатерина дебатларда да катнашты, свиданиегә һәм аерым интервьюга чакыру да ишетте.

Очрашу турында сөйләгәнче Екатерина Мизулина җитәкләгән оешманың нәрсә белән шөгыльләнгәнен ачыклыйк. “Имин интернет лигасы” 2011 елда Россия Эчке эшләр министрлыгы, Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы һәм Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре буенча комитеты ярдәме белән оештырыла. Оешманың төп максаты – ил территориясендә куркынычсыз интернет киңлеге булдыру. “Имин интернет лигасы” – интернетта канунны бозучы мәгълүмат таратуны тыю, мәктәпләргә методик ярдәм күрсәтү, акция һәм бәйгеләр уздыру, интернетта куркынычсызлык кагыйдәләре буенча әсбаплар, закон чыгару инициативалары әзерләү  һәм башкалар белән шөгыльләнә.

“Мәгълүмати сугыш МХОга кадәр ким дигәндә 5 ел элек башланды”
Җәмәгать эшлеклесе белән очрашу өчен чират урамнан ук башланды.  “УНИКС” залына исә, очрашуга алданрак килгән студентлар гына керә алды. Мондый шау-шу Мизулинаның яшь аудитория арасында популярлыгын исбатлый. Екатеринаны алкышларга күмеп, шоу-бизнес йолдызларыннан да ким итмичә каршы алдылар.

Екатерина Мизулина чыгышын сәхнәдәге утларның яктылыгын арттырырга сорап башлады. Бу сүзләрен,ул залда утыручыларны күрү теләге белән аңлатты. Вакытны әрәм итмәс өчен, башкалабыз кунагы аудиториягә җиткерергә теләгән фикерен әйтте.
– Без барыбыз да мәгълүмати сугыш заманында яшибез. Тик күпләр бу сүзләрнең нәрсә икәнен аңламый. Мәгълүмати сугыш МХОга кадәр ким дигәндә 5 ел элек башланды. Махсус җиһазлар тупланды, безнең илгә, гражданнарга каршы эш башкаручы белгечләр әзерләнде. Мошенниклар шалтыратулары, шикле сылтамалар – мәгълүмати сугышның билгесе. Бу хәл белән очрашкан кешеләр аның сәбәбе турында кайчак уйланмый. Ә сәбәп – зур комерция компанияләренең мәгълүмат базаларын рәттән чыгару. Илдә иң тотрыклы мәгълүмат базасы – Госуслуги порталы. Россия озак еллар ачык дәүләт форматында яшәде. Дәүләт компанияләрдән, оешмаларыннан мәгълүматны ачык порталларга урнаштыруны таләп итте, нәтиҗәдә күп кенә мөһим объектлар турында мәгълүмат дошманнар кулына эләкте. Бу проблемалардан кала, яшьләрне диверсиягә җәлеп итү кебек җинаять эшләре дә бар. Беренче чиратта, тимер юлларда тәртип бозулар һәм хәрби комиссариатларны яндыру. Узган ел гына да мондый гамәлләр башкарган яшьләргә карата 300дән артык җинаять эше кузгатылган, - дип белдерде Екатерина Мизулина.

Аның сүзләренчә,  яшьләрне социаль челтәрләргә куйган шәхси мәгълүмат белән янап диверсиягә этәрәләр. Нәтиҗәдә, провокатор җәзасыз (чөнки Россия территориясеннән еракта эш итә) кала, ә бу эшне башкарган егет-кызлар җаваплылыкка тартылалар. Сүз уңаеннан,  диверсия буенча җинаять эше 10-20 елга иректән мәхрүм итү белән җәзалана (УК РФ 281 маддә). Шуңа күрә Екатерина Мизулина, яшьләргә Интернетка куйган мәгълүмат белән сак эш итәргә киңәш итте.

“Ялган мәгълүмат тарату буенча төрле илләрдән 12 меңнән артык белгеч эшли”, - дип белдерде Мизулина. Фейклар таратучылар рәтендә кайбер блогерлар, артистлар, җәмәгать фикере лидерлары булуын да искәртик. Кызганыч, Казандагы очрашу тәмамланганнан соң да, социаль челтәрләрдә дөрес түгел мәгълүмат тарала башлады. Спикер әйткән сүзләргә исбатланды, дисәң дә була. Екатерина чыгышы 15 минуттан артты. Калган 1 сәгать 20 минут вакыт студентлардан сорауларга җавапка бирелде.

Музыкант нәрсә тели шуны әйтә ала?
КФУ студенты  Аркадий Зайцев иң беренче булып сорау бирде. Егет балачагында Интернетта цензурасыз үсүен ассызыклады. Студент Дәүләт Думасы депутаты Владислав Даванковның даими донос ясаучыларны җәмәгать эшләре белән җәзалау идеясен хуплавын белдерде һәм “Имин интернет лигасы” җитәкчесен дебатларга чакырды. Екатерина икеләнеп тормады, батыр егетнең тәкъдимен кабул итте. Сөйләшүдә күтәрелгән төп темаларның берсе - танылган рэп башкаручылар әсәрләрендә сүгенү сүзләре куллануны тыю иде. Студент фикеренчә, рэп башкаручы җырында андый сүзләр әсәрнең бер өлеше булырга мөмкин: “Музыкант нәрсә тели шуны әйтә ала”, - ди ул.  “Имин интернет лигасы” җитәкчесе, мисал итеп, бер рэп башкаручының текстын хокук яклаучы органнар тикшерү нәтиҗәсендә экстремизм өчен җаваплылыкка тартканнарын әйтте. Искәртеп үтәбез, “Имин интернет лигасы” җырчының иҗатын тикшерүне сорап Генераль прокуратурага мөрәҗәгать итте. Нәтиҗәдә, рэп башкаручы административ хокук бозу өчен штраф түләде. Екатерина Мизулина сүзләренчә, гариза гражданнар мөрәҗәгатенә нигезләнеп бирелгән. КФУ студенты Аркадий исә сүзне бүлдереп, “чылбырны сез башладыгыз”, - дип әйтеп куйды.  
- Чылбырны монда утыручы һәрбер кеше, миңа һәр көнне меңләгән хат язучылар башлый. Ул мөрәҗәгатьләргә җавап бирмәсәм, гражданнар мине эшемне тиешле дәрәҗәдә башкармау өчен гаепләргә мөмкин, - дип җавап кайтарды Мизулина. 

Соңрак Мизулина җәмгыятьнең, “бигрәк тә монда, Татарстанда”,  депутатларга сүгенүне тыюны гамәлдән чыгарырга риза булмавын ассызыклады. "Татарстанда иманлы, яхшы кешеләр яши. Алар бу әдәпсезлекне, пычракны һәм начар энергияне таратырга рөхсәт бирмәячәк!” - диде.

Аралашуны тагын да җанландыру өчен Мизулина башка фикердә булган яшьләрне дә сәхнәгә чакырды. “Әгәр яшьләрнең кумиры тыелган матдәләр, әдәпсез яшәү рәвеше турында җырлый икән, әти-әниләр моңа карата битараф була алмый. Алар “Имин интернет лигасы” кебек оешмаларга мөрәҗәгать итәләр”, - дип белдерде студент Рөстәм Камалов. Студентлар арасында кызып киткән фикер алышуны, Мизулина “Россия”, - дип әйтеп бүлде. Залда утыручылар аңа кушылды. Аннан соң, тамашачылар “Тататарстан һәм КФУ”, - дип тә бер-бер артлы кычкырдылар. Әлеге дебатларның ахырында сәхнәдә торучы егетләрнең берсе Екатерина Мизулинаны кинога да чакырды әле. Егет мөмкинлеген кулыннан ычкындырмаска булды, тик  бу сүзләргә уңай җавап кына ишетмәдек.

Дебатлар, чыннан да, озакка сузылды. Ә бит сорау бирергә теләгән яшьләр күп иде. Җырчыларны яклап чыгыш ясаган егетне Мизулина батырлыгы өчен мактады һәм бүләк җибәрергә сүз бирде.  

Шул ук теманы дәвам итеп, башка студент Мизулинаны рэп башкаручылар ярдәмендә социаль челтәрдәге сәхифәсенә язылучылар саны артуын әйтеп үтте. “Хәзер канун буенча эшләнгән гамәлләрне дә “хайп” дип атыйлармы?” - дигән уйлар туды. Бу сорауга да Мизулина ачык җавап бирде: “Махсус рәвештә халык игътибарын җәлеп итү белән шөгыльләнмим. Әгәр дә минем шәхси тормышыма игътибар азрак булса,  бик шатланыр идем”, - диде ул. 

“Ипотека ставка 2-3 процент булырга тиеш”
Студентларны борчыган тагын бер мәсьәлә – башкалада торакка бәяләр үсүе. КФУда белем алучы Дилә сүзләренчә, Казанда уртача хезмәт хакы – 60 мең, ә яшь белгечләр аннан да азрак акча алырга мөмкин. Екатерина Мизулина “тулай торак һәм стипендия мәсьәләсе өстендә эш башлап җибәрдем”, - дип белдерде. Залда утырган студентлардан ул стипендияләрен сорашты. “Казанда 2 мең? Казанда бәяләр Мәскәүдән бер дә калышмый”, - диде Россиянең иҗтимагый палатасы әгъзасы.

Шулай ук, Мизулина яшь белгечләр өчен ипотека алу шартларына да тукталды. “Төбәкләрдә еш булам. Төзелеш эшләре зур тизлек белән бара, аны кем сатып алганы гына аңлашылмый. Бу хәзерге ипотека ставкасы белән мөмкин түгел диярлек. Ипотека ставкасы 2-3 процент булырга тиеш”, - дип ассызыклады ул. Әлегә бу саннар хыялларда гына, күрәсең. Дәүләт ярдәме белән ипотека (ташламалы ипотека) ставкасы барлык регионнар өчен дә 8 процентка тигез. Моңа өстәп, әлеге программа 2024 елның 1 июленә кадәр дәвам итәчәк. Ел башыннан башлангыч кертем – 30 процент, ә төбәкләр өчен кредит күләме 6 миллион сум тәшкил итте. Әлегә саннар шундый, вазгыятьнең кайчан үзгәрәсе турында төгәл әйтү кыен. Һәрхәлдә, Екатерина Мизулинаның тәкъдимен хупласак та.

Студентлар кайсы җырчыларны тыңларга, IT өлкәдә уеннар ясау индустриясе үсеше һәм  социаль челтәрләрдә тыелган эчтәлекле язмаларны юкка чыгару турында да кызыксынды. УНИКС залы очрашу өчен төгәл 16:00га кадәр генә бирелгәне ачыклангач, студентларның бер өлеше залдан чыгып китте, ә калганнары сәхнә янына фотога төшәргә җыелды.
Соңгысы: Екатерина Мизулина яшьләрне кызыксындырган һәр сорауга җавап бирде. Ул яшьләр белән заман телендә сөйләште, үзен студентларга карата ачык тотты. Аларга “син” дип мөрәҗәгать итте. Кызганыч, кайбер сорау бирүче яшьләр генә гап-гади этика кагыйдәләре турында оныттылар. Яраткан башкаручыларны, үз хокукларымны яклыйм дип, күп кенә фактларны игътибардан ычкындырдылар. Илдәге вазгыять белән кызыксынучы яшь буын үсеп килүе шатландыра, билгеле. Әмма бу өлкәдә әле эшләргә кирәктер.

Нәрсәдән башларга дисезме? Кануннарның хәзерге мизгелдә үзеңә кирәклесен генә түгел, ә бөтенесен өйрәнүдәндер.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading