16+

Ир-ат авыруларын булдырмас өчен, дөрес ашарга кирәк

Ир-ат сәламәтлеге турында сирәк сөйләшәбез, аз язабыз. Югыйсә, бу проблема бүген бик актуаль. Хатын-кыз балага уза алмауда ир-ат гаепле булган очраклар арта бара. Ир-атлардагы җенси авыруларны кисәтү, дәвалау турында белгечләр белән сөйләштек.

Ир-ат сәламәтлеге турында сирәк сөйләшәбез, аз язабыз. Югыйсә, бу проблема бүген бик актуаль. Хатын-кыз балага уза алмауда ир-ат гаепле булган очраклар арта бара. Ир-атлардагы җенси авыруларны кисәтү, дәвалау турында белгечләр белән сөйләштек.

Велосипед зыянлы, ат ите файдалы

Казан дәүләт медицина университетының урология кафедрасы доценты, 35 ел уролог булып эшләүче Алексей Зубков әйтүенчә, яшь гаиләдә бала булмауның сәбәбе 60 процент очракта – хатын-кызга, 40 процент очракта ир-атка бәйле булса, хәзер бу мәсьәләдә процент чагыштырмасы 50гә 50. Урологка яшьләр дә мөрәҗәгать итә башлаган.

– Авыруларның 50 процентын кеше үзе китереп чыгара. Урология авыруларының күбесе артык гәүдә авырлыгына бәйле. Пациентларны дәвалыйбыз, тиешле чаралар күрелә, киңәшләр бирәбез. Пациент өчен дәүләт фәлән кадәр сумма сарыф итә. Ләкин хәле яхшыруга, кеше табиб кушканнарны үтәми, дөрес тормыш алып бармый, авыруларыннан кабат зарлана башлый, янә урологка килә. Дәвалаудан ни мәгънә? – ди Алексей Зубков.

– Яшьләрдә җенси авырулар нилектән килеп чыга соң?

– Хәрәкәт юк, яшьләр арасында физкультура белән шөгыльләнүчеләр аз, фас-фудлар белән тукланалар, нәтиҗәдә корсак үсә, матдәләр, майлар алмашы бозыла. Яшь егетнең таза корсак маенда нәрсә бар дип беләсез, анда хатын-кыз гормоннары тулы. Үз-үзеңне кайгыртырга кирәк, яшьләр үзләренә игътибар бирергә тиеш. Монда әти-әни тәрбиясе дә мөһим.

– Ир-ат авыруларын кисәтү өчен, малайларны кечкенәдән дөрес тәрбияләргә кирәктер.
 
– Әлбәттә. Бездә балаларда еш очрый торган авырулар җенси органнар ялкынсыну белән бәйле. XXI гасырда бу турыда әйтергә дә оят, әмма факт, гигиена таләпләре тиешенчә үтәлми. Малайларны әтиләре өйрәтергә тиеш. Кызлар да, малайларның да юынып йөрүләре мөһим. Бездә балаларны да сөннәткә, дин куша, дип кенә утырталар бит. Чисталыкны кечкенәдән кайгырту кирәк. Чит ил белгечләре балаларга җенси тормыш турында садик яшеннән үк өйрәтү яклы. Җиде-тугыз яшьлек балаларга адресланган оргазм турында китаплар бар хәтта. Мин моны дөрес түгел дип саныйм. Җенси тормыш гигиенасы турында 14 яшь тулганнан соң сөйләсәң дә өлгерә. Егетләргә хатын-кызга хөрмәт белән карарга кирәклеген, җенси мөнәсәбәтләрнең куркынычсыз булырга тиешлеген, җенси юл аша йогарга мөмкин булган авырулар хакында аңлатып сөйләргә кирәк. Күп нәрсәдә балалар өчен әти-әниләр, гаиләдәге мөнәсәбәтләр үрнәк булып тора.

– Еш кына, ирлек көчен арттыру өчен, төрле биоактив кушылмалар, дару үләннәре файдаланалар. Аларны нәтиҗәле дип саныйсызмы?

– Тәҗрибәләр үтеп, тикшерүләр узган, медицина тарафыннан рөхсәт ителгән дарулар бар. Алар кешенең баш мие аша тәэсир итә. Үз вакытында бу дарулар революция ясады. Күп кенә ир-атларга ярдәм итте. Бүген дә ирлек көчен арттыруда нәтиҗәле кулланыла. Биоактив кушылмалар арасында да төрлесе бар. Дару үләннәренә килгәндә, үзебезнең төбәктә җитештерелгәннәренә өстенлек бирсәң яхшырак, чөнки читтә үскән үләннәрнең безнең организмга ничек тәэсир итәсен белеп булмый. Гомумән, дару һәр кешегә үзенчә тәэсир итә. Ялган препаратлар тәкъдим итүчеләр тозагына эләгүдән дә сакланырга кирәк.

– Велосипедта йөрү ир-атлар өчен зыянлы дип ишеттем?

– Җенси органнар гел бәрелеп йөрсә зыян, килешәм. Шуңа да велосипедның уңайлысын сайларга кирәк. Фитнес үзәкләргә баргач та велосипед рәвешендәге тренажерларда чамасын белеп шөгыльләнергә киңәш ителә.

– Ир-ат авыруларын кисәтү өчен даими җенси тормыш алып барырга кушалар. Даими дигәнне сан белән әйтеп буламы?

– Әйе, секс ул – беренче чиратта, мәни бизенә массаж. Атнасына фәлән тапкыр җенси якынлык кылырга кирәк дип өздереп әйтә алмыйм. Бу ир-атларның яшенә, хатыны белән ике арадагы мөнәсәбәтләргә бәйле. Иң мөһиме – артык озак җенси якынлык кылмый тору яки артык еш секс белән шөгыльләнү начар. Барысы да даими булырга тиеш.

– Ир-ат авыруларын булдырмас өчен нәрсәләр киңәш итәсез?

– Дөрес тукланырга, физкультура белән шөгыльләнергә, даими җенси мөнәсәбәтләр булдырырга, Д витаминын тиешле дәрәҗәдә кулланырга, чисталыкны сакларга. Сәламәт ир, бернәрсә борчымаса да, 45 яшеннән узгач, елына бер тапкыр урологка күренергә тиеш. Шуны да әйтәсе килә, ир-атларны тәрбияләп булмый, аларны бары куркытырга гына мөмкин. Шуңа да Аллаһы ир-ат янына хатын– кызларны җибәргән. 30 процент очракта урологка ирләрне хатыннары алып килә. Хатын-кыз ир-атны кайгыртырга тиеш. Ир -атлар 80 яшьтә дә нәсел калдырырга сәләтле әле.

Уролог Алексей Зубковтан 5 киңәш

1. Шикәр комы ул – «ак үлем». Шикәрне рационнан бөтенләй алып атарга кирәк. Аның урынына чамасын белеп йөзем, хөрмә, шоколад ашарга киңәш ителә.

2. Камыр ризыкларыннан баш тартырга кирәк. Чүпрәсез камырдан пешерелгән ризыкларны ашасаң була. Ипинең, агына караганда, карасына өстенлек бирегез.

3. Газлы сулар – иң куркынычы. Бер стакан кока-колада 6,5 кисәк шикәр санала.

4. Казылыкларның сыйфатлы икәнен төгәл белсәм, бәлки аларны ашарга ярый дияр идем. Әмма кош итенең, колбасаларның сыйфатына югары бәя биреп булмаганлыктан, бу ризыкларны чикләргә киңәш итәм. Ир-атлар өчен иң файдалысы – ат ите.

5. Кеше көненә кимендә 1 килограмм авырлыгына 40 миллиграмм исәбеннән чиста су эчәргә тиеш. Итальяннар макарон ашый, әмма тазармый. Күп нәрсә ризыкның сыйфатына һәм дөрес яшәүгә бәйле. Хәрәкәттә булу кирәк. Ашаганда, алтын урталыкны истә тотыгыз. Чамасын белеп ашагыз.


БЕЛЕП ТОР!

Республика клиник онкология диспансерының урология бүлеге җитәкчесе Марат Насруллаев, Татарстанда ир-атларда очрый торган онкология авырулары арасында мәни бизе яман шеше беренче урында тора, ди.

Сәбәпләре

- нәселдәнлек
- тәмәке тарту
- өлкән яшь
- Безнең республикада бу яман шеш 80 процент очракта 65 яшьтән узган ир-атларда күзәтелә.
әйләнә-тирә мохит тәэсире
- дөрес тукланмау, симерү
- аз хәрәкәтләнү
- кешенең һөнәренә бәйле: механик, авыр физик эш башкаручылар, резина белән эшләүчеләр, типография хезмәткәрләренең авыру куркынычы зуррак.

Билгеләре

Гадәттә, авыру үзен сиздерми. Шулай да мәни бизе рагы вакытында кече йомышны үтәгәннән соң, үтәгәнче авырту тою, бәдрәфкә еш йөрү, өзек-өзек сию, ирлек көче кимү, импотентлык сизелергә мөмкин. Дөрес, бу билгеләр ир-атлардагы башка җенси авырулар вакытында да күзәтелергә мөмкин. Төгәл диагнозны бары ПСА анализы тапшырып кына билгеләп була.

Кисәтү

Авыруны вакытында кисәтү мөһим. Мәни бизе рагын I, II стадияләрдә 95 процент очракта дәваларга мөмкин. Ир-атларга ел саен урологка күренергә киңәш ителә. Диспансеризация узу дә нәтиҗәле. Дәүләт программасы кысаларында, 50 яшьтән узган ир-атларга махсус ПСА анализы бирү каралган. Нәселдә мәни бизе рагы булган кешеләргә анализны 50 яшь тулганчы тапшырырга киңәш ителә.
Майлы ашаган ир-атларның мәни бизе яман шеше белән авыру куркынычы зуррак икән. Авыруны кисәтү өчен күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш ашарга, дөрес тукланырга кирәк. Спиртлы эчемлекләр белән мавыгырга ярамый, тәмәке дә сәламәтлеккә зыянлы. Спорт белән шөгыльләнү, даими физик күнегүләр ясау ир-атларга файдалы. Марат Насруллаев, ир-атлардагы мондый төр авыруларны кисәтү өчен даими җенси тормыш алып бару мөһим, дип саный.


Сорау-җавап

Ир-атлар кече йомышын чүгәләп үтәргә тиеш, басып зыянлы, имеш. Бу дөресме?
Исемем редакция өчен генә.


Уролог Алексей Зубков: Юк, бу – азиатлардан кергән сүз. Кече йомышны басып үтәсәң, зыяны юк. Чүгәләгән вакытта, корсак мускуллары сидек капчыгына өстәмә басым ясый, шуңа да йомышны үтәргә җайлырак. Бу, гадәттә, сидек юллары белән проблемалары булган өлкән яшьтәге кешеләргә киңәш ителә.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading