Шәһри Казан

«Ир тозагына киредән керәмме соң!»

«Шәһри Казан»ның 3 июль санындагы «Балаларына көнләдем» һәм «Ирләрне дә мактагыз!» дигән язмаларны елый-елый укыдым. Миңа да якын темаларны язганнар. Үземнең дә серемне ачасым килеп китте.

Ирем белән унбиш елга якын кулга-кул тотынышып яшибез. Тормышта төрлесе булды, балалар да авырды, ипотекага фатир алулар, җәяү йөрүләр турында әйтеп тә тормыйм. Нигәдер бу хакта уйланмадык та, кыенсынмадык та кебек, авырлык­лар килә торды, китә торды.

Шулай гомер кичергән бер мәлдә студент чакларда бергә укыган иптәш кызым белән очраштык. «ВКонтакте»да гына аралаша идек моңарчы. Фотоларына кызыгып карыйм: тормышы җитеш, матур киенгән, машинада йөри, елына ике тапкыр диңгезгә барып кайта. Ни гаҗәп, үзе кияүдә түгел, биш ел бергә яшәгән иреннән бер баласы гына бар. Очрашкач, әлбәттә, матур яшәвенең серен сорадым.

– Беләсеңме, дустым, ир белән яши-яши, бер нәрсәне аңладым: кеше көен көйләп ятасым килми икән. Ирем гел эштә иде, мин өйдә, фатир стенасыннан башка берни дә күрмим. Җитмәсә, баланы да тегендә-монда йөртергә кирәк. Әни дә әнә, 50дән узгач, әти белән аерылышты да матур гына яши башлады. Дөрес, әти эчәргә ярата иде анысы, атналар, айлар буена айнымаган чаклары булды. Кыскасы, әни аерылды да үз көенә яңа тормыш корып җибәрде. Эше дә әйбәт кенә, без балаларны да инде көйләп-барлап яшисе түгел, чөнки үзебез әти-­әни. Кыскасы, аның да тәэсире булды кебек, тоттым да иремнән аерылыр­га теләк белдердем. Бернинди сәбәпсез! Ирем аптырап калса да, мин инде үз теләгемнән кире кайт­мадым.

Реклама

Фатирны миңа калдырып китте. Хәзер кайда яши, кем белән, хәлләре ничек – белмим, чөнки күренгәне юк, үземнең дә күрәсем килеп тормый алай. Алиментларын түли үзе, бер дә калдырган юк. Балам гына юксына...

Төрле тренинг, семинарларга йөреп, үземне тагын да ышанычлырак тоя башладым, тормышны яңабаштан корып җибәрдем, әйбәт кенә эш табылды, кичләрен, ял көннәрендә өстәмә эшләрем бар. Кыскасы, акча да керә башлады. Диңгезгә дә барам, баланы да киендерәм, хәзер инде үсте, мөстәкыйль, мәктәптән үзе кайта, түгәрәкләргә үзе йөри. Чибәрлегемә кызыгучылар бар, яшермим. Хатын булырга да тәкъдим итүчеләр очрап тора. Ләкин... Юк! Ир тозагына киредән керәмме соң! Болай да рәхәт, болай да шәп!

...Сүзсез калдым! Өйгә кайткач, яшьлек дустымның сүзләрен кабат-кабат аңларга, мәгънәсенә төшенергә тырыштым. Ирем белән әрләшкән чакларда, әллә аерылыйм да рәхәт кенә яши башлыйммы икән дигән уйлар да килә. Әмма... Балаларымның әтиләре белән бергә уйнауларын, бер-берсен яратуларын күргән мәлләрдә, үзебез дә назлашкан-сөешкән чакларда шул уйларым өчен оят булып китә. Юк инде, кеше куян куа дип, гаиләмне таркатасым, балаларымны ятим итәсем килми. Аллам сакласын!

Нәргиз, Казан, Юдино бистәсе

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: