16+

“Җирдә яткан килеш минем өстемә сикерделәр”: Балтачта бер төркем егетләр табибны кыйнап ташлаган

16 мая 2025, 14:13
14078
0
9
Уку өчен 5 минут

Балтачта 11 май төнендә ярдәмгә ашыккан табибны вәхшиләрчә кыйнап ташлаганнар.

“Җирдә яткан килеш минем өстемә сикерделәр”: Балтачта бер төркем егетләр табибны кыйнап ташлаган

Балтачта 11 май төнендә ярдәмгә ашыккан табибны вәхшиләрчә кыйнап ташлаганнар.

Татарстанның шактый тыныч саналган җирлекләренең берсе өчен әлеге хәбәр аяз көнне яшен суккандай булды. Балтач районында гомер итүче Мәҗитовлар династиясенең гомуми медицина стажы 73 ел. Аларны биредә белмәгән кеше сирәктер.

«Кызым-хастаханәдә. Ә улым вәхшиләр кулына эләккән»

Илмира Илшат кызы Мәҗитова - югары категорияле табиб-акушер гинеколог. 2012 елдан бүгенге көнгә кадәр Балтач үзәк район хастаханәсендә табиб-акушер-гинеколог булып эшли. Гомуми медицина стажы – 29 ел, Балтач районы үзәк хастаханәсендә 11 ел хезмәт куя икән. Илмира Илшатовнаның әнисе дә шушы өлкәдә 40 елдан артык эшләгән. Ә улы Аяз Айдар улы Мәҗитов табиб-анестезиолог-реаниматолог хезмәтен башкара. Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган. 2021 елда гаиләсе белән Балтач шәһәр тибындагы поселогына күчеп кайткан һәм Балтач үзәк район хастаханәсенә табиб-анестезиолог-реаниматолог вазыйфасына эшкә урнашкан. Өйләнгән, тормыш иптәше белән улларын тәрбиялиләр.

Илмира Илшатовна белән без кичке якта гына элемтәгә кердек. Бик авырлык белән генә улы белән булган хәлне сөйләп бирә алды.

– Ун ай инде кызым аутоиммун авырудан интегә, – дип сүзен башлады ул. – Аңа 25 яшь. Теш казнасы-йөз хирургиясе буенча ординатор табиб ул. 10 майда коточкыч авыртулар башлангач, иртән иртүк Аяз улым аны хастаханәгә илтте. Көн озын сеңлесе янында булды. Үзебездә булмаган препаратны юнәтү буенча башка коллегаларыбыз белән аралашты. Аннан соң шул даруны Казаннан кайтарту хәстәренә кереште. Төнлә белән генә бераз сулыш ала алдык. Аязым өйгә кайтып китте, ә мин кызым янында палатада кизүдә калдым. Шул төнне ни булганын улым, мине борчымас өчен диптер инде, сөйләмәде. Төнлә мин аңа препарат дозировкасы турында сорау биреп смс хәбәр җибәрдем. Ул шактый озак вакыттан соң җавап язды. Мин авыр көннән соң, арып йоклый торгандыр дип уйладым.

Илмира Илшатовна улы белән булган коточкыч хәлне иртән генә белгән. Ятакта яткан кызы янында булган әни кешегә тагын бер авыр хәбәр ирештергәннәр.

– Улымның исән калуына шатмын. Чөнки бу егетләрнең ни уйлаганын бер Ходай белә. Чыннан да, бу вәхшилек турында белеп йөрәгем сыкрап куйды. Мин низагның нечкәлекләрен белмим, видеоны да карамадым. Улымны вәхшиләрчә кыйнауларын күрү минем өчен коточкыч булачак. Ул чиста күңелле кеше, төнме-көнме, бәйрәмме, эшкә чакыралар. Беркайчан да ярдәм итмичә калдырганы юк. Районда реаниматолог эшен дошманыңа да теләмәссең, – дип ачынып сөйләде әни кеше.

Аяз әле күптән түгел генә, ягъни 4 майда узган Казан марафонында катнашкан. Өч сәгать тә 27 минут эчендә 42,2 чакрым юлны чабып үткән.

– Без бөтен гаиләбез белән аның өчен җан аттык, кызым гына йокысыз, газаплы төн үткәрде, шуңа аны борчымадык. Иртәнгә генә аның авыртуын баса алдык та, ул тирән йокыга китте. Беркемгә дә безнең хәлне күрсәтмәсен. Мин инде борчыла да, елый да алмыйм. Кызыбыз аякка басар, элеккеге яшь, бәхетле, һәм, иң мөһиме, сәламәт тормышына әйләнеп кайтыр дигән өмет бар. Ышаныгыз: бу тормышта иң мөһиме – саулык. Без ирем белән кызыбызның сәламәтлеген кайтару өчен барысын да бирер идек, – дип сүзен төгәлләде Илмира Илшатовна.

«Ул көнне искә төшерүе дә авыр», ди Аяз Айдарович

– 10 май көнне шактый киеренке булды, – дип сөйли башлады зыян күргән табиб. – Сеңлем хастаханәдә дәвалану курсы үтә. Аның янында булдым да, соң гына юлга чыктым. Өйгә кайтыр алдыннан бераз фикеремне туплау нияте белән юлны урап килергә уйладым. Яңгыр ява иде. Балтач кырыенда Каракүл дип аталган юл бар. Ул күлгә илтә, шул юл читендә, дөресрәге кюветта ауган машинаны күрдем. Тәгәрмәчләре өстә иде, юл һәлакәте булган, димәк, медицина ярдәме кирәк дигән уй белән машинамны туктаттым да, аска төшәргә булдым. Шул чакны бер төркем яшьләрне күрдем, күпме булганнарын да хәтерләмим. Чөнки максатым ул түгел, зыян күргәннәргә ярдәм итү иде теләгем. Сораштыра башладым: «Кемнәр бар иде, ничә кеше?», янәсе. Шунда булган кешеләрнең кайсыдыр мине танып та алды: «Ул табиб, хастаханәдә эшли», дип әйтеп куйды. Ә бер егеткә минем сораулар бирүем, төпченүем дә ошамагандыр. Кызып, бер-беребез белән эләгешеп киттек. Шул егет тотты да, минем битемә китереп сукты. Болары видеорегистраторга эләкмәгән. Мин тәгәрәп киттем дә, аста бетоннан ясалган чокырга килеп төштем. Алга таба ни булганы нәкъ гангстерларга багышланган кинодагы кебек: җирдә яткан килеш минем өстемә сикерделәр, ә мин аңышмыйча калдым. Ни өчен мондый вәхшилек? Шунда берсе пистолетка ошаган бер әйбер белән маңгаема төбәп: “Үтерәм”, диде. Аның чын ут коралы, яки травматик булуын да әйтә алмыйм. Болар барысы да машинамның видеорегистраторына эләккән. Төркем арасыннан берничәседер инде: “Ул табиб бит, җибәрегез, тимәгез аңа”, дип әйтеп тордылар. Белмим, ни булгандыр.

Аяз әйтүенчә, золымчыларга 18-23 тирәсе.

– Тукмаклап арыганнан соң, алар миңа нидер сөйләп тә маташты. Көч табып, торып бастым, кесәмдә булган барлык нәрсә дә җиргә чәчелгән иде. Ачкычларны, телефонны таптым да, машинама утырып ашыгыч ярдәм бүлегенә килдем. Биредә мине табиблар карады, полиция чакырттык. Суд-медэксперт карады. Ул миңа: «баш мие селкенүе, күпсанлы җәрәхәтләр, гематомалар һәм имгәнүләр диагнозы» куйды. Әле менә кабыргам сынуы сорау астында кала. Хастаханәгә салу турында карар кабул ителде. Судмедэкспертиза нәтиҗәләре буенча җинаять эше ачу турында карар кабул ителәчәк. Ул ике көн эчендә әзер булачак, диделәр. Аны полициягә җибәрәчәкләр, аннан соң безгә хәбәр ителәчәк, - ди ул.

Социаль челтәрләрдә бу хакта хәбәр тараткач, адвокат Руслан Нагиев үзе үк Аязга чыгып ярдәмен тәкъдим иткән.

– Без аның белән алга таба ничек эш итүебез турында аралаштык. Экспертиза нәтиҗәләрен көтеп, җинаять эшен ачу турында шикаять язачакбыз. Шул кыйнауда катнашкан 4 егетнең кем икәнлеге төгәл билгеле. Алар бүгенге көндә өйләрендә, гадәттәгечә тормыш алып баралар. Калган кешеләрне табып булмый, сорау алыначак әле, дип уйлыйм. Минем өчен шок, шаккатмалы хәл булды ул. Мәхшәргә эләккән кебек булдым. Биредә 4 ел эшлим, ә интернетта минем турында нинди генә гайбәт таратмаганнар. Янәсе, мин максатчан программа буенча эшләргә тиеш булып, Балтачка акча эшләргә кайтканмын. Бу дөрес түгел, чөнки тиешле вакыт күптән чыкты. Авылга үз теләгем белән кайттым, биредә гаиләм, якыннарым яши. Казанда калырга да мөмкинлек бар иде, хәтта иң атаклы клиникаларга да чакырдылар. Әмма күңелем авылга тартты. Мактанып сөйләвем дә түгел. Бу низаг аркасында баерга җыенуым турында да сөйлиләр, хәтта яныма кешеләр дә килеп сөйләшеп карадылар. Әйдәгез, финанс яктан хәл итик, диделәр. Хәтта билгеле бер суммалар да аталды. Ләкин бу миңа кирәк түгел, минем гаиләм өчен иң мөһиме, тынычлык һәм гаделлек. Җинаять кылынган икән, димәк, һәркем дә бу гамәле өчен җавап тотарга тиеш, - диде Аяз.

Алда телгә алган героебызны вәхшиләрчә кыйнаганнан соң тикшерүчеләр җинаять эше ачкан.

Тикшерү нәтиҗәләре турында Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга җиткерәчәкләр. "Шәһри Казан" газетасы әлеге коточкыч вәхшилек турындагы эшне тикшерү барышын алга таба да хәбәр итеп торачак. 

Гаиләнең бәхетле мизгеле

Фото: https://vk.com/id711850169 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

9

0

21

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading