16+

Иреңә үпкәләүдән кемгә файда?

“Татфондбанк” оешмасы банкротлыкка чыкканнан соң, зыян күрүче клиентлар арасында Раиса ханым да булган. “Рөстәм Миңнеханов булмаса, берәү дә бер тиен дә ала алмас иде. Президент ярдәме белән Республиканың ярдәм фонды оешты. Нәкъ менә шул фонд ярдәмендә кешеләр акчаларын кайтара башлады”, – ди Раиса ханым. 

Иреңә үпкәләүдән кемгә файда?

“Татфондбанк” оешмасы банкротлыкка чыкканнан соң, зыян күрүче клиентлар арасында Раиса ханым да булган. “Рөстәм Миңнеханов булмаса, берәү дә бер тиен дә ала алмас иде. Президент ярдәме белән Республиканың ярдәм фонды оешты. Нәкъ менә шул фонд ярдәмендә кешеләр акчаларын кайтара башлады”, – ди Раиса ханым. 

Раиса Шамгунова бик кызыклы әңгәмәдәш булып чыкты. Тормыш тәҗрибәсе, белеме җитәрлек, Раиса ханымның һәр киңәше бер кагыйдә итеп кулланырлык. Һәр җөмләсендә халык мәкале, сынамышлар куллана ул, хорафатларга да ышана. «Сумкаңны беркайчан да идәнгә куйма, акчаң булмый», – дип каршы алды мине дә. 

Раиса ханымның әтисе Гадиулла абый – Бөек Ватан сугышы ветераны. Аңа Ленинград блокадасы вакытында хатынын камалыштан коткарырга туры килгән, ул аны Чистай якларына озаткан. Бөек Ватан сугышыннан соң, фин сугышында да катнашкан, аннары Чистайга кайтып хатыны белән икесе йорт салып чыкканнар. Ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Раиса – сугыш чоры баласы. 1943 елда туган. Инженер-технолог белгечлеген үзләштергән, югары белем алган. Юллама белән аны Башкорстанның Стәрлетамак шәһәренә эшкә җибәргәннәр. 

Ире Илгиз абый белән Раиса ханым 50 ел бергә тигез гомер кичергәннәр. “Бик тату, дус яшәдек. Ике бала тәрбияләп үстердек, икесе дә югары белем алдылар. Хәзер улым Ленинград өлкәсендә яши. Кызым Казанда, бер оныгым бар, ирем генә гүр иясе, ул булмагач, бик моңсу”, – ди әңгәмәдәшем. 

“Гаиләдә тату яшәүнең бер сере – берең ачуланганда икенчең дәшми калу”, – дип киңәш бирә Раиса ханым. “Без икебез дә озак еллар җитәкче булып эшләгән кешеләр. Ләкин гаиләдә горурлык, дигән нәрсә булырга тиеш түгел, ирең алдында авыз турсайтып, үпкәләп утырудан, сөйләшмичә йөрүдән кемгә файда? Шуңа ул кызып китсә, дәшми тора идем, аннары вакыт узгач: “Йә, Илгизем, беттеме, тынычландыңмы? Хәзер мине кочакла инде”, – дип янына килеп утыра идем. Арка баганасы төз булсын өчен көненә алты тапкыр берничә секундка иремнең муенына асылына идем. Гомумән, ике арада яхшы мөнәсәбәтләр булсын өчен күбрәк аралашырга, бер-береңә ешрак кагылырга кирәк. Өйдән чыккач та, һәрчак култыклашып йөрергә, ялда да, өйдә дә бергә булырга тырыша идек”, – дип искә ала Раиса ханым. Бүген күп әти-әнинең акча эшлим дип, дөнья артыннан кууларын да дөрес түгел, дип саный ул. “Балаларга көн саен бер генә сәгать булса да вакыт бүлеп бирергә тырышыгыз. Алар әти-әни игътибарына мохтаҗ, аларны кочакларга, назыңны бирергә, юк-барга битәрлмәскә кирәк”, – ди әңгәмәдәшем. 
Раиса ханымның сервантында бик күп китаплар арасында фотолар тора. Алар арасында Илгиз абыйныкы да бар. Россия Президенты Владимир Путин, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевныкы да шунда. “Бу минем яраткан ир-атларым. Бик хөрмәт итәм аларны, акыллы, зыялы кешеләр. Әле Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның портретын таба алмыйм, аны да монда куяр идем”, – дип елмая үзе. 

“Татфондбанк” оешмасы банкротлыкка чыкканнан соң, зыян күрүче клиентлар арасында Раиса ханым да булган. “Рөстәм Миңнеханов булмаса, берәү дә бер тиен дә ала алмас иде. Президент ярдәме белән Республиканың ярдәм фонды оешты. Нәкъ менә шул фонд ярдәмендә кешеләр акчаларын кайтара башлады”, – ди Раиса ханым. 

Берсендә бер чара вакытында ул Минтимер Шәймиевны күреп, кочаклап барысы да өчен дә рәхмәтләрен җиткергән булган. Хәзер менә Рөстәм Миңнехановка рәхмәт әйтергә тели. 

– Фондның башкаручы директоры Рөстәм Ибраһимов та зур эш башкара. Ул клиентлар өчен һәрчак ачык, барыбызны да тыңлый, проблеманың чишелешен аңлата. Акча беренче генә тапкыр янмый инде безнең банкта. Ирем акчаны аңа кадәр дә бер банкка салган иде, тик ул ябылды, кертемнәре кире кайтара алмадык, бүгенгә кадәр суд эшләре дәвам итә. Кызганыч, Илгизем шул кайгыны күтәрә алмыйча, 12 көн эчендә өч инсульт кичереп бу дөньядан бакыйлыкка күчте. Ярый без хатын-кызлар дару кабабыз да, түзәбез. Ә ирләр моны бик авыр кичерә. Шуннан соң акча җыеп “Татфондбанкка” салып карадым, бик ышанычлы дип уйлаган идек, тик анысы да банкортлыкка чыкты, артык борчылмадым, хәерле каза булсын, дидем. Шөкер, менә Республика ярдәм фонды оешты. Без әлегә кертемнең 40 процентын кайтардык. Акчаны балаларга биреп барам. Миңа киркәми, пенсиям дә җитә. Акчаны күчемсез милеккә кертү отышлырак, дип саныйм, хәзер бер банкка да ышанмыйм инде. Гомер буе балаларга фатир алырга дип акча җыйдык. Ә алар үз гаиләләре белән төпләнеп яши башлагач, үзләре фатир алдылар, – ди Раиса ханым. 

Бүген әңгәмәдәшем үзе генә яши. Кызы, сеңлесе белән гел күрешеп тора. Раиса ханымның активлыгына сокланырлык, күз тимәсен. Ул кичке сәгать 10нан да калмый йокларга ята. “Иң кирәкле йокы сәгать кичке уннан иртәнге өчкә кадәр”, – ди ул. Иртән алтынчы яртыда тора, башта яткан килеш кенә физик күнегүләр ясый. “Бик яхшы табиб бар иде – Илдар Салихов, профессор, ревматолог. Аңа киләсе елга 80 яшь тулган булыр иде. Аның киңәшләрен тотып яшим, шәп табиб иде, ул күнегүләр өйрәтеп кладырды, тиешенчә йокларга кушты. Өйдә хәрәкәтсез ятма, озаграк ятсаң, тора да алмый башлыйсың, дия иде ул миңа. Шуңа да гел хәрәкәттә булырга тырышам, өйдә утырганым да юк, атна дәвамында әле бер, әле икенче кибеткә барып киләм,чәршәмбе Җиңү проспектына сөткә китәм, пәнҗешәмбе өй җыештырам, керләр юам. Җомга урамга чыгып ял итәм, шимбә туганнарым белән очрашам. Скандинавия йөреше белән дә шөгыльләнәм. Аякларым сызлый башласа, үз үземә укол ясыйм, балаларны сырхауханәгә йөртергә вакыт юк иде, шуңа да медицина курслары үттем, барысына да үзем өйрәндем”,– ди Раиса ханым. 

Кыш көне, грипп вакытында вируслардан саклану өчен әңгәмәдәшем лимон, сарымсак ашый. Гомумән, дөрес туклануга зур игътибар бирә. Суыткычы тулы яшел тәмләткечләр, көн саен катык белән банан кушып ашый. Бу тынычлап йокларга ярдәм итә, ди. 

Салкын тимәсен өчен Раиса Шамгуновадан рецепт: 
Лимонны турыйсың, имбирьне угычтан уасың, һәрберсен 1 аш кашыгы күләмендә алып, шуңа 1 аш кагышы бал кушып, бүлмә температурасындагы суга салып болгатасың. Кайнар су ярамый, ул С витаминын үтерә, балның файдасын юкка чыгара. Бу баллы суны көн саен ясап эчәргә кирәк. 

2017 елда, Татарстан Президенты ярдәме белән, кредит-финанс оешмалары банкротлыгыннан зыян күргән кешеләргә ярдәм итү максатыннан, Республика ярдәм фонды оештырылды. Фондның матбугат хезмәте җитәкчесе Айгөл Оюшина әйтүенчә, бүген фонд 5 меңгә якын затка 1,43 миллиард сумнан артыграк акчаны кайтара алган. Ел азагына кадәр тагын 2 меңгә якын кешегә ярдәм итү күздә тотыла. Республика ярдәм фонды “Татфондбанк”, “Интехбанк”, “ИК “ТФБ Финанс” банкыннан зыян күргән клиентларны кабул итә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X