16+

Ирек Хафизов: "Барлык проблемаларны күзгә-күз карашып бергә чишәрбез..."

Данлыклы К.Тинчурин театры быелгы сезонда зурдан кубып эшләде. Бер сезон эчендә театр 8 премьера әзерләде! Сигезенчесе – “Җилкәнсезләр” спектакле премьерасы 27 июньдә булачак.

Ирек Хафизов: "Барлык проблемаларны күзгә-күз карашып бергә чишәрбез..."

Данлыклы К.Тинчурин театры быелгы сезонда зурдан кубып эшләде. Бер сезон эчендә театр 8 премьера әзерләде! Сигезенчесе – “Җилкәнсезләр” спектакле премьерасы 27 июньдә булачак.

“Җилкәнсезләр” – интерактив спектакль. Актерлар тамашачыга бик якын була, тамашачы үзе дә сәхнәдә утырачак. Бу спектакльне күпертеп уйнап булмый, шуңа күрә спектакль кино сыман булачак”, - ди режиссер Туфан Имаметдинов. Интерактив дигәннән, спектакль барышында артистлар тамашачыга сорау бирәчәк. Аннан соң спектакль герое Мисбах акча җыйганда: “Безгә генә бирергә димәгән, сез дә бирегез”, - дип тамашачыга акча сорап мөрәҗәгать итә. Шулай булгач, бу спектакльгә акча белән килергә кирәк, дип шаяртты театр артистлары.

Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов “Җилкәнсезләр” спектаклендә Нуретдин ролен башкара. “Бу – Тинчуринның үлмәс әсәрләренең берсе. Кайчандыр ул безнең театрда куелды һәм без аңа кире әйләнеп кайттык. Әсәр бүгенге көн вәзгыятьләренә бик кагыла. Элегрәк Нуретдин ролен Хәлил абый Мәхмүтов башкарган булган. Әлеге рольне ышанып миңа тапшырганы өчен баш режиссерга зур рәхмәт. Спектакльне карагач, элеккеге зыялыларның, татар байларының нинди эшләр башкарганын күрерсез. Тормыш булгач, һәркемнең бармагы үзенә кәкре, һәркем үз мәнфәгатьләрен кайгырта. Без дә, тамашачы да – барыбыз да сәхнәдә булабыз, шуңа күрә барлык проблемаларны күзгә-күз карашып бергә чишәрбез”, - ди Ирек Хафизов.

Артем Пискуновны бу спектакльдә тамашачы Батырхан ролендә күрә алачак. “Бу әсәр һәрвакыт актуаль, чөнки анда милләт проблемасы, кешенең тарихи вакыйгаларга күпмедер дәрәҗәдә баш июе яки имәве, елгага каршы яки елга буйлап агып баруы күрсәтелә. “Җилкәнсезләр” – режиссерлар өчен төпсез кое, монда еллар буе казынырга була. “Әсәр бик ашыгыч рәвештә язылган”, “Тинчуринның гомере шушы әсәр аркасында өзелеп китмәдеме икән?” дигән төрле фикерләр бар. Чөнки, бер яктан, кемнең гаепле, кемнең гаепсез икәнен бик ачык итеп яза. Икенче яктан, бик яшереп яза – анысы безгә кызык, нәрсә яшергәнен беләсе килә. Минем образга килгәндә, теле, милләте өчен ниндидер эш башкарырга теләп йөргән яшь егетне уйныйм. Бер генә образ булса да, андый яшьләр бик күп булган”, - ди Артем.

“Җилкәнсезләр” – татар драматургиясе классигы, татар театрына нигез салучыларның берсе Кәрим Тинчуринның иң мәшһүр пьесасы. Әсәр 1910-1925 елларда Россия җәмгыятендә тектоник үзгәрешләр чорында татар буржуазиясе һәм интеллигенциясе тормышын яктырта, шул ук вакытта революцион чорның тарихи гаделсезлеге темасын күтәрә. 1926 елда сатирик комедия жанрында язылган әлеге пьеса бүген драматик характер ала, милли үзенчәлек һәм татар милләтенең үсеш юлын сайлау проблемасына кагыла.

Спектакль сәүдәгәр Нуретдин гаиләсе мисалында илдә бара торган үзгәрешләрнең татар җәмгыятендәге элек-электән килгән яшәү рәвешен генә түгел, ә тулы гаиләләрнең тормышын да җимерергә сәләтле икәнлеген тасвирлый. Нәтиҗәдә гаилә тарих өчен эксперименталь мәйданчык булып кына кала. Һәм ул гүя лабораториядәге кебек иҗтимагый-сәяси үзгәрешләрнең ничек итеп гаилә эченә үтеп керүен күзәтә. “Җилкәнсезләр” интерактив спектакле тамашачыларны артистлар белән бергә, чын мәгънәсендә үзгәрешләр боҗрасында бөтереп, революцион үзгәртеп корулар чорында алып китәчәк. 

“Бу сезон бик туклыклы булды, чөнки сигез премьера чыгардык. Театрда бик тыгыз эш көннәре, театрыбыз кайнап тора, Аллаһка шөкер. План да яхшы үтәлде. “Татар теле - сәхнә теле” дигән спектакльне генә дә 10 мең бала карады. Тамашачы барлык спектакльләрне дә яратып карый. Сезонны 29 июньдә “Яратам! Бетте-китте” спектакле белән ябачакбыз һәм 30 июньдә традицион рәвештә барлык хезмәткәрләр белән Биләргә барабыз. Ялдан алар 9 августта чыгачак. Әмма июль аенда да театрда төрле квест-чаралар булачак”, - ди Тинчурин театры артисты Фәнис Мөсәгыйтов. 

Аның сүзләренчә, театрның 90-еллык юбилеена “мөгез” чыгарырга җыеналар. “Октябрь аеннан мәктәп яны театрларын шефлыкка алу буенча эш башланачак. Көн саен кичке спектакльгә 1-2 сәгать кала, мәктәп яны һәм гаилә театрлары берәр спектакльдән 15 минутлык өзек күрсәтәчәк. 1, 2, 3 урынга ия булган театрларны шефлыкка алачакбыз. Гомумән, юбилей уңаеннан бик күп сюрпризлар көтелә”, - ди театр директоры. 

Шуны да әйтергә кирәк, киләсе сезонга театр залындагы урындыклар алмаштырылачак, тәрҗемә, тавыш аппаратуралары, сәхнә утлары яңартылачак. Кыскасы, театрның заманча спектакльләр кую мөмкинлеге артачак.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading