16+

«Иремнән аерма, хәзрәт!»

Хәзрәти Әбү Хәнифә янына бер хатын килә дә: – Ирем белән бергә яшәргә теләмим, – ди.

«Иремнән аерма, хәзрәт!»

Хәзрәти Әбү Хәнифә янына бер хатын килә дә: – Ирем белән бергә яшәргә теләмим, – ди.

– Сәбәбе нидә?
– Барлык хатыннарның ирләре өйләренә вакытында кайталар, ә минеке һаман соңга кала. Көн дә диярлек өйдә тавыш чыга.

Аерылырга теләвеңнең сәбәбе өйгә соңга калып кайтуда гынамы?
– Әйе, мондый кимчелеккә ия булган ир белән яшәргә теләмим. Вакытында кайтсын, – ди.

– Аеруын аерырмын, әмма бер шартым бар: өеңә кайт, зур, тәмле күмәч пешереп, миңа алып кил. Аны пешергән вакытта бернәрсәне дә өеңнән алма: тозын да, суын да, онын да, йомыркасын да, сөтен дә тирә-күрше хатыннардан сорап ал. Сәбәбен дә аларга аңлат.

Бу хатын өенә кайтып китә. Күрше хатынына кереп:
– Әй, Мәрьям, бер савыт су биреп тор әле, – ди.
Күршесе:
– Суыгыз беттеме әллә? Сезнең ишегалдыгызда кое бар иде түгелме соң? – дип сорап куя.

– Суыбыз барын бар. Иремнән зарланып, хәзрәт янына: «Аер мине иремнән», – дип барган идем, – дип әйтүгә, күршесе Мәрьям:
– Әй, син минем иремне белсәң иде! – дип, озак кына вакыт иреннән зарлана башлый.

Шуннан соң хатын күршесе Асия янына тоз сорап керә.
– Нәрсә тозың беттеме әллә? Бер кашык тоз сорап кергәнсең, – ди күршесе.

– Тозыбыз барын бар, әмма иремнән зарланып, хәзрәт янына: «Аер мине иремнән», – дип барган идем, – дип әйтүгә, күршесе Асия:
– Әй, син минем иремне белсәң иде! – дип, озак кына вакыт иреннән зарлана.

Шулай итеп, бу хатын кайсы гына хатын янына әйбер сорап керсә дә, барысының да ирләреннән зарлануын ишетә. Күмәчне бик зур, тәмле итеп пешерә. Хәзрәт янына алып барып, бу күмәчне, аның кулына тоттыра.

– Әй, хәзрәт, рәхмәт сиңа, күмәчне гаиләң белән тәмле итеп аша, әмма мине иремнән аера күрмә.
– Нәрсә булды, кызым?

– Минем ирем бөтенесенең ирләреннән дә әйбәтрәк икән.
Бу тарихи хәлдән гаилә тормышында сабырлыкның никадәр кирәкле сыйфат икәнлеге күренеп тора, ягъни гаилә мәңге булсын өчен, ир белән хатын бер-берсенең кимчелеген эзләмәскә, күзәтмәскә, күрмәскә тырышырга тиеш. Кайсы вакытта күрсәң дә, күрмәгән кебек хис итәргә яисә йомшак, матур тел белән шул кимчелекләрне төзәтү юлларын күрсәтергә кирәк.

Нияз хәзрәт САБИРОВ

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading