16+

Иреннәренә ботокс ясаткан туташлар кызганыч. Ни өчен?

Дөресен әйтик, ел буена без шактый үзгәрдек... Маскадан йөрергә күнектек, кул юарга өйрәндек, күрешкәндә күрешми башладык, бер-беребез белән аралашуларны гомумән киметтек, кунакларга йөрешүдән – тәмам биздек...

Иреннәренә ботокс ясаткан туташлар кызганыч. Ни өчен?

Дөресен әйтик, ел буена без шактый үзгәрдек... Маскадан йөрергә күнектек, кул юарга өйрәндек, күрешкәндә күрешми башладык, бер-беребез белән аралашуларны гомумән киметтек, кунакларга йөрешүдән – тәмам биздек...

Декабрь. Быелгы кышка законлы аяк басуыбыз белән, хормәтле шәһри казанлылар! Тормыштагы, мөгаен, иң катлаулы елның соңгы аен вакларга керештек... Ул узып китсә, барыбыз да яңа 2021 елга керербез.Урамга чыгарга куркып өйдә ятып үткән язларны, җәелеп китеп җырлап узган җәйләрне, авырудан бер-бер артлы бакыйлыкка күчкән замандашларны озатып, ел финишына якынлашабыз. 
Дөресен әйтик, ел буена без шактый үзгәрдек... Маскадан йөрергә күнектек, кул юарга өйрәндек, күрешкәндә күрешми башладык, бер-беребез белән аралашуларны гомумән киметтек, кунакларга йөрешүдән – тәмам биздек. 
Акыл моңарчы тирә-юнебездә аралашып яшәгән кешеләрне беренчел һәм икенчел түгәрәккә этеп куярга мәҗбүрләде: иң якыннар белән генә очрашабыз, сөйләшәбез, калганнарга – “вакыт тар”, “эш күп”, “әйдә, башка вакытта” гадәте керде... Җитмәсә, Роспотребнадзор да, битлек режимы 2022 елга кадәр дәвам итәр, дип фараз таратты. Бер яктан, хатын-кызларга әйбәт инде – яңа помада аласы юк... Икенче яктан, иреннәренә ботокс ясаткан туташлар да кызганыч. Маска астыннан аларның “чибәрлекләрен” хәзер кем күрә?
 

Яңа елга бүләк әзерлисезме?
SuperJob (Суперджоб) порталы үткәргән сораштырулардан күренгәнчә, Россия халкының 15 проценты Яңа ел бәйрәмендә бөтенләй бер кешене дә бүләкләргә җыенмый. Калган 85 проценты да, башлыча, балаларын һәм хәләл җефетләрен генә бүләкләп сөендерәчәген әйтә, ә хезмәттәшләренә һәм дусларына бүләк әзерләүчеләр саны 6 проценттан да артмый, ди. Суммаларга килгәндә, узган ел урта статистик россияле бәйрәм бүләкләренә 13500 сум чыгарып салырга җыенган булса, быел бу сумма 11800 сумнан да артмый. 
Әллә саранландык, әллә мөмкинлекләр кысылды – аңламассың.

Ә дәүләт безгә нинди бүләкләр әзерли?
Беренчедән, моңарчы “эзләп тапмасалар гына ярар иде...” дип, җиде йозак астында яшереп сакланган, әмма аерым категория гражданнар өчен тиеш булган льготаларны белү өчен күп очракта немец пленында сорау алгандагыдай алымнар кулланырга кирәк иде бит... Ниһаять, кичәге көннән башлап,  gosuslugi.ru сайтында шәхси кабинеты булган һәркем үзенә тиешле льготалар турында җентекләп белешә алачак, ди хөкүмәт әһелләре. Кемнәр gosuslugi.ru сайтыннан куллана белми, 2022 елдан барлык льготалар турында телефон аша белешеп булачак, ди түрәләр. 
Көтик, булмаса...
Ташламалар темасын дәвам итсәк: моңарчы интернет аша 12 яшькәчә балаларга, инвалид һәм пенсия яшендәгеләргә, документ күтәреп кассага тәпи-тәпи килми торып, үзегезнең льгота тиешле кеше икәнегезне исбатлап һәм льготалы бәяләр белән билет алып булмый иде... Хәзер, 1 декабрьдан башлап, льготалы билетларны интернет аша алып була. Сезгә тиешле льготаларны исбатлау  моннан соң билет сатучы операторлар җилкәсенә төшә. 
Шәп бит?! 
Льготник алган билетны кире кайтару процедурасын да, моннан соң, интернет аша гына башкарып булачак.
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының 925нче номерлы фәрманы нигезендә, вакытлыча эшкә яраксыз булуыгызны раслаучы “больничный”ны, 14 декабрьдән башлап, электрон формада да бирә башлаячаклар. Димәк, хәзер кәгазь тасмалар күтәреп йөрисе юк, авырып ятып эшкә чыккан чакта, кадрлар бүлегенә махсус номерны гына тапшырырга кирәк булачак, “кадрлар” исә ФСС системасыннан сезнең больничныйны үзләре эзләп табачак.

Ниһаять.
Бусагалар таптап, кан-яшь коеп җыярга күнеккән кәгазь документларга “аяк ясау” процедурасы башланды, җәмәгать. Баксаң, син чиратлар торып, талашып сугышып, бастырып алган кәгазьләрне, уртак база булдырып, автомат рәвештә рәсмиләштереп тә була икән! Озак уйладык, име?..
Барлык бу күренешләрне тискәре пандемиянең бер уңай нәтиҗәсе, дип беләм мин. “Бер яманның – бер яхшысы”, – диләрме әле?
Хокукларыгызны белегез, үзегезне һәм үзегезнең вакытыгызны саклагыз! Тормыш бер генә килә. 

Сезнең Әмир Исламов.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading