16+

"Авылда яшәүче балалар "Пушкин картасы"н тулысынча куллана алмый. Бу гаделсезлек булып күренмиме?"

Узган ел республикада, 2021 ел белән чагыштырганда, балалар арасында үз-үзенә кул салу очраклары 100 процентка арткан. 2021 елда андый очраклар 11 булса, 2022 елда – 22. Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының кырык икенче утырышында шундый коточкыч саннар китерде һәм шуның белән аның чыгышы депутатларда шактый зур кызыксыну уятты.

"Авылда яшәүче балалар "Пушкин картасы"н тулысынча куллана алмый. Бу гаделсезлек булып күренмиме?"

Узган ел республикада, 2021 ел белән чагыштырганда, балалар арасында үз-үзенә кул салу очраклары 100 процентка арткан. 2021 елда андый очраклар 11 булса, 2022 елда – 22. Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының кырык икенче утырышында шундый коточкыч саннар китерде һәм шуның белән аның чыгышы депутатларда шактый зур кызыксыну уятты.

Докладчы әйтүенчә, балаларның үз-үзенә кул салу очраклары имин булган гаиләләрдә дә күзәтелә. Төп сәбәпләре – гаиләдәге конфликт, аңлашылмаучылык һәм баланың үзен ялгыз хис итүе. Икенче игътибарга лаек факт – үз-үзенә кул салучыларның яшь бусагасы кимү. Үз-үзенә кул салучылар арасында 2009 елгы балалар да бар, дип билгеләп үтте ул.

Чыгыш дәвамында китерелгән башка саннар да уйландырырлык. Республикада инвалид балалар тәрбияләнә һәм социаль яклау органнарында хисапта торган имин булмаган гаиләләр - 16, социаль приютта бер елдан артык булган балаларның саны - 29 һәм социаль яктан куркыныч хәлдә булган гаиләләр 6 процентка арткан. 

Узган елны вәкаләтле вәкилгә килеп ирешкән мөрәҗәгатьләр арасында бала хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләр беренче урында тора. 
-    Бала хокукы бозылуның төп сәбәбе - гаиләнең имин булмавы. Гаиләнең мондый хәлен бәяләүгә формаль якын килү фактлары да бар, - дип, балалар омбудсмены 2022 елның ноябрендә булган хәлне искә алды. 

Хәтерләсәгез, әни кеше, баланың әтисенең игътибарын җәлеп итү өчен, кечкенә кызын кыйнаганны видеога төшергән иде.
-    Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, әлеге гаилә буенча өч сигнал картасы чыгарылган. Шуларның берсе узган елның июнендә үк бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан, октябрьдә - полициядән. Тикшерү үткәрүгә һәм карар кабул итүгә формаль якын килү баланың хокукларын бозуга китерде, - диде Ирина Волынец.

«Вызовы 112» проекты кысаларында вәкаләтле вәкил аппараты тарафыннан балаларның имин булмавы турында 339 сигнал картасы булдырылган, 60 гаилә ведомствоара исәпкә куелган.

Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрнең 36 проценты - ата-аналары исерткеч эчемлек куллана торган гаиләләр. Докладчы фикеренчә, республикада Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инициативасы буенча гамәлдә булган «Аек булу ноктасы» ведомствоара проектын гамәлгә ашыруны дәвам итәргә кирәк. Бу проект гаиләләрдә 700 дән артык баланы саклап калу мөмкинлеген бирде, диде чыгыш ясаучы.

Республикада ятим балаларны гаиләләргә урнаштыруның уңай тенденциясе саклана, әлеге категориядәге балаларның 94 проценты опекуннар, тәрбиягә һәм уллыкка алучылар гаиләләрдә яши.  Шул ук вакытта икенчел ятимлек күрсәткечләре югары булып кала: баланы гаиләгә тәрбиягә бирү турында 74 карар гамәлдән чыгарылган. Карарларны гамәлдән чыгаруның 18 очрагы опека һәм попечительлек органы инициативасы буенча. 41е - тәрбиягә алучы гаилә инициативасы белән. 
-    Болар барысы да кандидатлар әзерләүнең сыйфаты югары булмау, кайбер кандидатлар мәктәпне формаль рәвештә узуы турында сөйли. Әлеге вазгыять балаларны тәрбиягә алучы гаиләләрдән дәүләт оешмаларына кайтару очракларын анализлау буенча муниципаль эксперт комиссияләренең эшчәнлекләрен, мондый очраклар белән эшләүче хезмәткәрләр әзерләүнең нәтиҗәлелеген күтәрү буенча системалы чаралар күрүне таләп итә, - диде Ирина Волынец.

Омбудсменның чыгышы тәмамлануга ук, депутатлар аңа сорауларын яудыра башлады. Александр Комисаровның, узган елны Татарстан мәктәпләрендә буллинг очраклары күзәтелмәдеме, дигән соравына докладчы, Аллаһка шөкер, андый мөрәҗәгатьләр булмады, дип җавап бирде. 

Илдар Шамиловны күпфатирлы йортларның беренче катларында алкоголь сатыла торган кибетләрнең күпләп эшләве борчый. 
-    Мондый кибетләрнең санын чикләү яки бөтенләй тыю турындагы мәсьәләне федераль дәрәҗәдә күтәрергә җыенмыйсызмы? – дип сорады ул. 

Аңа җавап итеп Ирина Волынец торак комплексларындагы йортларда урнашкан кибетләрдә алкоголь сатуны тыю буенча Татарстанны пилот төбәк итәргә кирәклеген һәм эшче төркем составына керергә әзер булуын әйтте. Моңа ирешергә кирәк, бу эштә күбрәк сезгә таянабыз,  диде ул. 

Николай Атласовның соравы “Пушкин картасы”на кагылышлы иде. Аның фикеренчә, авылда яшәүче балалар аны тулысынча куллана алмый һәм бер елга бирелгән акча киләсе елга күчми. Бу гаделсезлек булып күренмиме, дип сорады ул докладчыдан.
- Без акчаны куллана алмадык дип мөрәҗәгать итүче булмады. Шунысын да әйтергә кирәк: “Пушкин картасы” белән бәйле мошенниклык очраклары күп. Узган ел ул Россиядә 220 миллион сум белән исәпләнгән, - диде Волынец.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading