16+

Җирлек башлыгын ниләр борчый?

Авыл бүген язгы мәшәкатьләргә күмелеп яши. Көн матур яңгырсыз торса, басу-кырларга, бакчасына ашыга.

Җирлек башлыгын ниләр борчый?

Авыл бүген язгы мәшәкатьләргә күмелеп яши. Көн матур яңгырсыз торса, басу-кырларга, бакчасына ашыга.

Күпләр бәрәңге утырту мәшәкатенә чумган: бакчаны күлтиләтәсе, бәрәңгене сайлысы, тракторын табасы бар. Басу-кырларда да чәчеләсе санаулы гына гектарлар калып бара. Анысы да яңгыр белән генә тоткарлана, диләр.

Без килгәндә Әтнәдә дә әнә шундый тормыш гөрли иде. Урамда битлек-перчатка тикшереп йөрүче полиция хезмәткәрләрен күрмәсәк, бар да элеккечә дип уйлар идек.

Күңгәр авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Гарипова белән сөйләшәбез. Сүзебез – шушы авыл халкы, аның бүгенге яшәеше турында.
– Авылларда Сабантуйлар булырмы-юкмы дип сөйләшә башладык. Бу уңайдан кичә генә районда җыелыш булып узды. Шушы вазгыят сәбәпле Сабантуйлары кичектерелеп, 20 июньдә – шәһәр-районнарда, 21е көнне авылларда булыр, дип ышанабыз. Бүгенге вазгыятьне күздә тотып, саклану чаралары да сакланса, авыл җирлекләре башлыклары белән битлекле Сабантуй булырмы дип тә борчылабыз. Ул вакытка хәлләр яхшырыр, дип тә ышанасы килә.

– Күңгәр авыл җирлегенә ничә авыл керә? Нәрсәләр төзедегез, нинди үзгәрешләрегез бар?
– Күңгәр авыл җирлегенә 5 авыл – Мөндеш, Күшәр, Югары Шашы, Түбән Шашы һәм Күңгәр авыллары керә. Соңгы елларда күп кенә республика программалары эшләп килә. Бездә дә 30дан артык программа эшли. Президентыбызга зур рәхмәтлебез. Аеруча отышлысы узара салым программасы булды. Бер өлеш халыктан җыелган акчага республика дүрт өлеш субсидия акчасы кайтара. Шушы килгән акчага юллар каралды, балалар мәйданчыклары ясалды, чишмәләр эшләнелде. Зират коймалары тотылды. Хәзер авыл җирендә шәһәрдән ким яшәмибез. Бөтен мөмкинчелекләр дә тудырылган, газы, уты, суы кергән... Яшәеш тә бик матур. Әле бездә колхозлар тотрыклы. Безнең авыл җирлегенә ике колхоз карый. Шәхси хуҗалыклар терлекчелек белән шөгыльләнә. Район күләмендә дә сөт җитештерү буенча беренче урында торабыз. Хуҗалыкларда бик күп терлек асрыйлар. Колхоз шәхси хуҗалыкларны печән-салам, икмәк белән тәэмин итеп тора. Шәхси сөт машиналары капка төбеннән алып китеп тора. Бүген сөт бәясе – 19 сум 50 тиен. Бу шулай ук авыл халкына табыш булып тора.

– Авылда көтү мәсьәләлә ничек хәл ителә? Көтүчеләр бармы?
– Биш авылга шәхси хуҗалыкта 1155 баш мөгезле эре терлек бар. Савым сыеры 525 баш. Һәрбер авылга көтүчеләрне табабыз. Бу оештыру эшләре колхоз ярдәме белән дә эшләнә, барысы да киңәшләшеп алып барыла. Көтү алдыннан халык җыены да җыябыз. Шунда бәяләр сөйләшенә, һәрберсендә катнашабыз. Бер сыер башына күпме булачагын ачыклап куябыз. Бездә әле көтүчеләр бар, чират түгел. Җәй буе, гомумән, 5 ай көтү көтәләр. Узган ел бер сыер башына айга 2200 сум булды. Моннан тыш бер сыер башына көтүчегә 50 киллограмм икмәге, бәрәңгесе дә бирелә. Көтүне майның 20сеннән калдырмыйча чыгарырбыз дип уйлап торабыз. Узган ел майның 18е чыкканбыз икән.

– Халык белән элемтә ничек алып барасыз?
– Халык белән сөйләшергә Күшәр ягында мессенджерларда “Күшәр яңалыклары” дигән, Күңгәрдә “Күңгәр мәдәният йорты” дигән төркем ачтык. Бар яңалыкларны шунда язып, аралашып торабыз. Болай аерым кешенең мөрәҗәгате булса, үзләре киләләр, шалтыраталар. Чакырып та китерәләр.

– Соңгы вакытта һәрбер авылда диярлек яңа клуб, балалар бакчалары төзелә. Сез дә балалар бакчасы салдыгыз дип беләм...
– Бик күп кенә эшләр башкарылды. Шушы авыл җирлегенә кергән Күңгәр, Күшәр мәктәбендә ремонт булды. Күшәрдә 200 урынга исәпләнгән өр-яңа мәдәният йорты сафка басты. Ул махсус программа нигезендә эшләнде. Күңгәрдә 300 урынга исәпләнелгән мәдәният йортына капиталь ремонт булды. ФАПлар эшләнелде. Күшәр авылында ул яңадан салынды. Күңгәрдә ФАП, авыл җирлеге, колхоз идарәсен, мәдәният йорты бер бинада берләштерелгән иде, аларда да ремонт булды. Күшәрдә – 50, Күңгәр ягында 25 балага исәпләнелгән бакча ачылды.

– Сугыш ветераннары тәбрикләү дә башкачарак узды быел. Сез дә бик матур итеп веноклар салдыгыз.
– Безнең Күңгәр җирлегендә бердәнбер сугыш ветераны калды. Ул танылган, легендар шәхес – Фәйзи абый Галиев. Элек безнең миллионер колхоз булган. Җиде авылны берләштереп, ул шушы авылда хезмәт куйган. Тыл ветераннарының да сафлары сирәгәя бара – 22гә генә калдылар. Шушы бәйрәмнәр алдыннан алдагы елларда мәдәният хезмәткәрләре бергә берләшеп, ветераннарны чәй өстәле янына чакырып, сугыш чоры балаларын җыеп, шунда концертлар куеп, тәбрикләп үткәрә идек. Быел башкачарак булды. Әмма һәрберсенә котлау сүзләребезне җиткерә алдык.

– Авылда шактый күп эшләнә, шулай да борчып торучы нинди проблемаларыгыз бар...
– Проблемалар юк түгел, бар инде. Су трассаларыбыз искергән. Безнең инде Күшәр авылында 98 процент халыкның үзләренең скважиналары бар. Анда су буенча проблема юк үзе. Күңгәр ягында 1969 елда салынган торбалар, алар искереп беткән. Ел да су торбасы өзелә, су бәреп чыга. Гел ачып, карап, ремонтлыйбыз. Халык бер көнгә сусыз да тора ала. Ул программаларга заявка бирелгән. “Чиста су”ны якын киләчәктә булыр дип көтәбез. Әйткәнемчә, торбалар бик иске. Бер җирен кузгата торган түгел. Бер урамның бер почмагында гына 8 тапкыр авария булды.

– Авыл интернетта хәзер, кешеләрне ничек кызыксындырырга?
– Дөрестән дә интернет заманы. Бүген бигрәк тә шуннан чыга алмыйбыз. Халыкны мәдәният чараларына кызыксынып чакыру өчен, башта аларны тәрбияләргә кирәк. Заман үзгәрә, күрше күршегә дә керми. Аралашмый. Мәдәният җитәкчеләре белән киңәшләшәбез. Моңа кадәр бик матур итеп кичке уеннар оештырып җибәргән идек. Кичке уенга киләләр, үзара аралашалар, киләләр. Шундый күңелле чаралар үткәрәбез. Үзем дә катнашканым булды. Аннан кайбер кешеләрнең игелекле гамәлләре дә күңелләрне күтәрә. Шушы авылда туып-үскән Фердинанд абый Тимерханов, Реваль абый Самасов безгәүзләренең ярдәмнәрен күрсәтеп тора. Зират өйләрен төзекләндерделәр, хәзерге вакытта мәчетнең арткы ягына яшь парларга никах укыту урынын эшләтәләр. Чишмәләр эшләттерделәр. Җирлегебезне матурайтуда аларның да өлешләре зур. Зур рәхмәт аларга.

– Коронавирус авылларга да керде. Кешедән читләшеп бетмәдегезме әле?
– Авыл мәчетләреннән көнгә берничә тапкыр саклану чаралары турында кисәтүләрне оештырдык. Бөтен ил белән килгән вазгыять. Барыбыз да үзгәрдек. Халык тыңлый, битлек-перчаткалардан гына йөри. Без аны башта уен кебек кенә кабул иткән идек. Чир безнең районга да килеп кергәч, кеше барыбер дә саклану чараларын үтәргә мәҗбүр булды.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading