Синең исәп юк та бит, анда аш пешерергә ит кирәк, тавык суясы бар. Тавыгыңны култык астына кыстырып, күршегә кереп китмәссең бит инде! Өйдә өрлек хәтле ирең була торып! Син пешергән ашны ул да ашый бит! Шуннан өйдә тагын татулык урнаша.
Тавык кынамы, нинди үгезләрне егып суялар бит, малай. Ирләр үгезне абзардан бакча ягына алып чыгып киткәндә, белгән бөтен догаларыңны укып, тәрәзәдән карап каласың инде. Әттә мәрхүм әйтмешли, үгездә бит дихий көч, кая алып барганнарын аңлап алса, бөтен Мәмәшир ирләрен чәчеп атарга мужыт. Алла сакласын.
Ә син утырасың, яңа суелган үгезнең бавырын кертеп биргәннәрен көтеп. Юк, син дә утырмыйсың, плитәдә ашың кайный, духовкада бәлешең пешә. Бавыр кыздырырга суганыңа кадәр турап куйган. Дөнья һәркем үз урынын белсә генә көйле бара инде ул. Ара-тирә бераз буранлап алса да. Анысы да кирәк, чамасы, җае белән генә. Саҗидә әнием әйтмешли, ир белән хатынның талашуы – йорт төзәтү ул. Һе, психолог ди менә хәзер. Тормышта һәркемнең үз көе, үз җае. Тормыш трафарет түгел ул.
Гел көйләп кенә тормыйбыз шул инде, тормыйбыз. И, мәгънәсез дибез инде, и мәнсез дибез, и хәтерсез дибез, и гамьсез дибез. Шулай инде, бөтенесе дөрес. Гамьсез дә, хәтерсез дә инде алар. Кибеткә төшкәндә, ярты көн утырып төзегән исемлегең өстәлдә кала инде, артыннан чыгарып бирмәсәң. И картлык дигән була бит әле.
Бабай, Хуҗа Насретдин әйтмешли, яшь чакта да шул идең инде, дисең инде, сүзне озынга сузмыйча. Бик эчкә кереп китсәң, тиз генә чыгып җитеп булмый, 45 еллык хәтернең бер почмагыннан нәрсәне булса да казып чыгарасың. Бу яшьтә хәтәр әйбер ул. Сабырлыкка ни җитә!
Монысы, дуслар, сүз башы гына. Ирләрне яклап, ирләр файдасына әйтәсе килгән сүземне ничә еллар уйлап йөрим инде мин. Шуны языйм әле, йә китеп барырмын да, үзем белән китәр... Моны психологлар беләмени, кабинетта утырып.
Бу дөньяда, туу булган кебек, югалтулар да бар. Үлем-әҗәл беркайчан да көтелгән әйбер түгел. Иң якын кешебезне капка баганасына сөялеп, яшьләр түгеп озатып калабыз без хатын-кызлар.
Ә ирләр бит шул газизләрдән-газиз кешене гүргә куя, ләхеттә калдырып чыга. Аннан, йөрәк ярасын учларына кысып, кабат яшәп китәр өчен ничек көчләр тапканын алар үзләре генә беләдер. Без ирләр кебек була алмаган кебек, алар да безнең кебек була алмыйлар. Булырга тиеш тә түгелләр. Аларга табигать икенче төрле миссия йөкләгән. Шуңа да Пәйгамбәребез (с.г.с.) мәет күмгән җиргә хатын-кызның килүен катгый итеп тыйган. Дөньяга тормыш бүләк иткән кеше ул тормышның балчык астында калып югалуын күрергә тиеш түгел, дигән.
Комментарийлар