16+

Ирне югалтканнан соң, үзеңне ничек кулга алырга?

“Уңышсыз никах”, “ялгыш никах”, “берничә никах” кебек сүзләрне соңгы арада еш ишетәбез. Күңелле күренеш түгел, әмма бу тормыш. Ирләргә ышаныч бетсә, нишләргә? Иреңне югалтканнан соң, үзеңне ничек кулга алырга? Балалар, оныклар өчен дип яшәү дөресме?

Ирне югалтканнан соң, үзеңне ничек кулга алырга?

“Уңышсыз никах”, “ялгыш никах”, “берничә никах” кебек сүзләрне соңгы арада еш ишетәбез. Күңелле күренеш түгел, әмма бу тормыш. Ирләргә ышаныч бетсә, нишләргә? Иреңне югалтканнан соң, үзеңне ничек кулга алырга? Балалар, оныклар өчен дип яшәү дөресме?

Бу хакта педагог-психолог Гөлүсә Низаметдинова белән сөйләштек.

"Иң беренче эш итеп, ни өчен унышсыз никах килеп чыга соң, дигән сорауга җавап бирәсе килә. Җавап шул: бу бер кеше аркасында гына була торган хәл түгел. Гадәттә, хатын-кыз ирне гаепләргә ярата (гафу итәрсез, тик бу шулай). Гаилә төзү, аны түгәрәк итеп саклау – ике якның да бурычы. Бу – хезмәт. Монда тырышлык кирәк. Тавыш чыккан очракларда гаепне иң беренче үзеңнән эзләргә кирәк, чөнки бәхетле яисә бәхетсез булу үзебездән тора. 

Һәркем тормышта парлы яшәргә тиеш. Аллаһы Тәгалә бар нәрсәне парлы итеп яраткан. Кеше үз парын ничә яшьтә дә табарга хаклы. Хәтта олыгайган көндә дә яшәү ямен бары тик оныкларда гына күреп, үзеңә пар табудан ваз кичү дөрес түгел диясем килә. 

Уңышсыз никахка карап кына ирләргә (хатыннарга) карата ышаныч бетәргә тиеш түгел. Аларны бер калыпка салу шулай ук дөрес булмас. Моның өчен үзеңне, башыңдагы “установка”ларны үзгәртергә кирәк. Бер дә булмаса, үз көчегез генә җитмәсә, психологка барырга киңәш итәр идем. 

Үзеңне кулга алырга, догалар укырга, җирдә тормыш дәвам итүен аңларга, психологтан ярдәм сорарга кирәк. Бар шундый очраклар: ирләре үлгәннән соң, телефоннан шалтыратып, елап, психикаларына зыян килүен сөйләп ярдәм сорыйлар. Әмма бу очракта психолог белән күзгә-күз очрашып ярдәм алу дөресрәк булыр. Шулай булганда гына ярдәм итеп була. 

Тормышта ничек яшәргә - ялгызмы, парлымы кеше үзе хәл итә. Иң мөһиме - күңел тынычлыгы, яшәү дәрте булсын", - ди Гөлүсә Малик кызы Низаметдинова.

Фото: pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading