Шәһри Казан

Исмәгыйль Әмиров белән Насыйр Госманов бердәй язмыш кичергән авылдашлар.

Язма геройлары Насыйр һәм Исмәгыйльнең язмышлары бердәйрәк. Октябрь инкыйлабына кадәр балалык һәм үсмерлек еллары, педагогик уку йортларында уку, совет мәктәбендә большевиклар идеологиясенә корылган белем һәм тәрбия бирү мәктәпләрендә эшләү...

Бөек Ватан сугышына кадәрге унъеллык­та аларны нәкъ әнә шул педагогик хезмәт очраштыра, икесе дә Аксубай районының Яңа Ибрай (Чәтрән) авылының җидееллык мәктәбендә бергә эшлиләр.

Насыйр Госманов 1907 елда Баулы (Ютазы) районы, Бәйрәкә авылында туган. 1934-1937 елларда Яңа Ибрай җидееллык мәктәбендә – завуч, ә 1937-1941 елларда шул ук мәктәпнең директоры була.

Исмәгыйль Әмиров 1912 елда Аксубай районы, Яңа Ибрай авылында туган. Яңа Ибрай мәктәбенең завучы булган. Шулай итеп, Бөек Ватан сугышына кадәр Насыйр һәм Исмәгыйль бер үк мәктәптә директор һәм завуч булып эшләгәннәр.

1941 елның 22 июне. Бу якшәмбегә туры килгән көндә Яңа Ибрайда Сабантуй бәйрәме билгеләнгән була. Әмма... Сабантуй манзаралары башланыр алдыннан трибунага авыл советы рәисе Габдулла Вәлиуллин күтәрелә. Бәйрәм башлана дип, халык мәйдан тирәсендә урын ала. Рәиснең кыяфәте бик җитди икәнлеген күреп, авылдашлар гаҗәпкә кала.

Авыр тынлык... Габдулла агай сугыш башлануы турындагы хәбәрне бәйрәмгә җыелучыларга бик авырлык белән җиткерә. Бәйрәм исә кайгылы көнгә әйләнә.

Аксубай райкомы һәм райбашкарма комитеты вәкиле дә килеп җитә. Ул үзе белән Яңа Ибрайның 60 кешесенең сугышка чакырылуы турындагы повесткалар алып килгән. «Үсәр» колхозы комсомол егетләре мәйдан читендә җыелышып алалар. 12 комсомолец повестка көтеп тормастан, үз теләкләре белән сугышка китәргә карар кыла.

Шулай итеп, сугышның беренче көнендә үк авыл халкы 72 авылдашны сугышка озата. Озатучылар сафы авылдан ике чакрым ерак­лыктагы Кыз Каласы урманына кадәр сузыла. Шушындагы калын имән янында китүчеләр озатучылар белән кочаклашып елашалар, авылга таба борылып кул болгыйлар. Кайберүләр өчен бу саубулашу мәңгелек хушлашу булып кала. Гомумән алганда, 606 авылдашыбыз сугышка китә.

...Насыйр белән Исмәгыйльгә дә чират җитә: директор белән завуч та яраткан эшләрен, укучыларын, гаиләләрен калдырып, фронтка китәргә мәҗбүр була. Сүз уңаеннан, Яңа Ибрай мәктәбе Бөек Җинү өчен зур өлеш керткән. Мәктәпнең җиде укытучысы сугышта һәлак булган, сигезесе җиңү яулап кайткан.

Реклама

Тәҗрибәле педагоглар Насыйр һәм Исмәгыйль яу кырында да бер үк фронт составындагы янәшә ике батальонда политруклар була.

Новгород өлкәсе Старая Русса районы... Сугыш тарихына бу җирләрдәге бәрелешләр иң дәһшәтлеләрнең берсе булып кергән. Нәкъ шунда ике лейтенант-политрук, ике дус һәм коллега үз сугышчыларын хәлиткеч һөҗүмгә күтәрә.

Исмәгыйль Әмиров 1942 елның 19 мартында Чирково авылы янында батырларча һәлак була һәм шунда җирләнә. Насыйр Гос­манов исә шул ук елның 21 мартында шул ук авылның икенче читендә һәлак була һәм шунда җирләнә.

Насыйр Госмановның Түбән Камада яшәүче оныгы Рафик Госманов һәм мин фәкыйрегез, аларның исемнәрен мәңгеләштерү нияте белән, Старая Русса хәрби комиссариатына мөрәҗәгать иттек. Ләкин бу ике сугышчы турындагы мәгълүматларның аларда булмавы турында хәбәр алдык.

Россия Оборона министрлыгы архивыннан, «Хәтер» китабыннан алынган мәгълүматларны һәм җирле комиссариат белешмәсен җибәргәч кенә, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына кадәр алар җирләнгән туганнар каберлеге өстенә куелган мемориаль тактага исемнәре дә язылачагын белдереп, җавап бирделәр.

Ә Яңа Ибрай халкы өчен бу шәхесләрнең исемнәре инде күптән мәңгеләштерелгән. Аларныкы гына түгел, Бөек Җиңүнең 25 еллыгы алдыннан ачылган обелискта Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм хәбәрсез югалган 288 авылдашыбызның исемнәре язылды.

Авылның Туган як музеенда фотолары белән биографик белешмәләре куелган. Мәктәп, авыл үзенең каһарман укытучыларын онытмый.

Әй язмыш, язмышлар. Бердәй язмышлар...

Шәүкәт Кәбиров,
Аксубай районы, Яңа Ибрай авылы
ветераннар советы рәисе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 22 март 2020 - 11:56
    Без имени
    Шәүкәт Галимҗановичка һәм "Шәһри Казан"газетасы хезмәткәрләренә йөрәк түреннән чыккан рәхмәтләремне белдерәм. Рафикъ Госманов.Түбән Кама.