16+

“Исән булса, сарык та кызганмас идем...”

Безнең өйдә “Гаилә архивы” бар. Бу архивта әби-бабай сөйләгәннәрне үзем язып алган язулар саклана. Бабам 1993 елда – 83, әбием 1998 елда 84 яшенә җитеп вафат булды.

“Исән булса, сарык та кызганмас идем...”

Безнең өйдә “Гаилә архивы” бар. Бу архивта әби-бабай сөйләгәннәрне үзем язып алган язулар саклана. Бабам 1993 елда – 83, әбием 1998 елда 84 яшенә җитеп вафат булды.

Бабам Гыйльметдин Хәйретдинов яшьли әнисез калган, әтисе яшь хатынга өйләнгән. Үги ана бабайны бик каккан. Бабам 27 яшьтә 18 яшьлек Шәтке авылы кызы Шәмсиҗамалга өйләнә. Бу вакытта үги ана өйдәге бөтен әйберне талап алып киткән була. Өйдә ястык-мендәр, ашарга эчәргә дә әйбер булмый. Әби-бабайның тырыш хезмәте белән алар аякка баса. Колхозга керәләр. Бер-бер артлы балалары, ике кыз һәм бер малайлары туа. Шулай итеп яшәп ятканда сугыш башланып китә.

1941 елны бабам сугышка китә. Казанда “Лагерная” станциясендә өйрәнүләр узалар. Әби авырлы көе авылдаш хатын-кызлар белән шунда җәяү бара. Аннан бабайларны Волхов фронтына җибәрәләр. Төрле сугышларда катнашалар. 1942 елда бабай әсирлеккә эләгә. Ул пленда Германиядә була. Аны немец гаиләсендә эшче итеп тоталар. Үзенең җир эшен белүе, тырышлыгы нәтиҗәсендә генә ул исән кала. Ат та җигә, чөгендер дә эшкәртә, печән дә җыя. Хәтта офицерларга ашарга пешереп тә тора. 

Ул өч ел пленда була. Ачлыктан кухня артына чыгарып аткан бәрәңге кабыкларына кадәр ашый торган булалар. Сугыш беткәч берәм-берәм солдатлар кайта башлый. Хатыннар “сөенче” китергән кешегә йә күмәч, йә яулык бүләк итеп биргәннәр. Әби “И-и, ирем исән булса, бер сарык та кызганмас идем”, – дигән. Моның бу сүзен ишетеп Чыты авылыннан бер хатын “сөенче” хәбәрен китергән. Ул бабайның исән икәнен, тиздән кайтачыгын каяндыр ишеткән булган. 
Бабай сугыштан җиде ел йөреп, исән-сау кайткач, әби һич кызганмый, бер сарыкны сөенчегә биргән. 

Бабай белән әбием 11 бала тәрбияләп үстергәннәр. Ач итмәгәннәр, асрамага да бирмәгәннәр. Әбигә “Герой-ана” исеме бирелгән, “Ана даны” ордены, “Фидакарь хезмәте өчен” медале тапшырылган. Бабайның да күпсанлы медальләре әле дә музеебызда саклана.

...Әбием дә бик тырыш булган. Өч баласын, авыру кайнатасын тәрбияләгән, ач итмәгән. Күп итеп бәрәңге утырткан. Бәрәңгесен кирәк-яракка алмаштырып тормышын көйләгән. Ул вакытта ач кешеләр күп булган, ачлыктан өй эчләре белән шешенеп үлүчеләр булган. “Бер чәй эчеп табын яныннан киткәнче, өч-дүрт хәерче хәер сорашып, кереп чыгып китә иде”, - дип сөйли иде әби. 

Быел Бөек Җиңүгә – 75 ел. Бүгенге матур, тыныч тормыш өчен без әби-бабаларыбызга бик рәхмәтле, аларны хәтердә тотарга тиешбез. Мин әби-бабам белән горурланам һәм алар рухы алдында баш иям.

Филүсә Галиева,
Казан шәһәре 247 нче балалар бакчасы тәрбиячесе.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading