16+

«Исәнмесез!» премьерасы: Мансур Гыйләҗев белән Фәрит Бикчәнтәев тандемы өметкә урын калдырганмы?

Исәнмесез. Көндәлек тормышта бер-беребез белән күрешкәндә әйтелә торган бу сүзнең мәгънәсе, килеп чыгышы турында еш уйланабызмы?

«Исәнмесез!» премьерасы: Мансур Гыйләҗев белән Фәрит Бикчәнтәев тандемы өметкә урын калдырганмы?

Исәнмесез. Көндәлек тормышта бер-беребез белән күрешкәндә әйтелә торган бу сүзнең мәгънәсе, килеп чыгышы турында еш уйланабызмы?

Галиәсгар Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев һәм драматург Мансур Гыйләҗев театр сөючеләргә “Исәнмесез” дигән яңа премьера бүләк итте.

Имеш Явыз Иван Казанны яулап алганнан соң, урман-сазлыкларга качып исән калган татарлар бер-берсе белән күрешкәндә “Сез исәнме?! Исәнме, сез?!” дип исәнләшә торган булганнар. Бер-береңне сәламләүнең мондый формасы башка бер генә төрки халыкларда да булмавын исәпкә алганда (башкортча “Һаумыһыгыз”, казахча “Сәлеметсізбе”, кыргызча “Саламатчылык”, карагыз, барысында да саулык турында сорала) “Исәнмесез” сүзенең килеп чыгышы турындагы риваять дөреслеккә туры килә кебек. Әлеге гыйбрәтле риваятьне тамашачылар спектакльнең төп герое – Тамерлан Исламов (Илдар Хәйруллин) авызыннан ишетә. Ул бу гыйбрәтле хикәя белән туганнарының каткан бәгырьләрен уятмакчы була, әмма максатына ирешә алмый.

Әсәрнең нигезендә гади татар гаиләсенең тормыш тарихы - еллар үтү белән бердәмлек хисләрен югалткан биш бертуган арасындагы мөнәсәбәт ята. Спектакль нәкъ менә шул биш бертуганның Сабан туе бәйрәме алдыннан җыелып бәйрәм итүеннән башланып китә. Шунысын әйтергә кирәк, халкыбызның милли бәйрәме инде күптән туганнарны бергә туплый торган бәйрәмгә әверелеп китте. Сәхнәдә дә һәркем үзенә таныш булган ситуацияне күзәтә ала. Менә туганнар бергә җыелып шашлык пешерәләр, туп тибәләр. Залда утырган һәркем артистлар арасында үзен танып ала. Драматург тудырган туганнарның типажлары да якын аңа. Халкыбыз тормыш итү сыйфаты ягыннан бер-берсеннән аерылып торган бертуганнар турында сүз чыкса: “Бармаклар да тигез түгел бит”, - ди.

Менә гомере буе травматолог булып эшләгән Тамерлан да зур йорт салып ята. Ул моның турында күптән хыялланган. Төзелеш эшләренә дә миллонлаган акча сарыф ителгән. Йортның макетын төп йортка җыелган туганнар да карап тел шартлата. Тамерланның энесе – Фәнис Исламов (Әсхәт Хисмәт) гаиләсендә хатыны Әнисә (Фирая Әкбәрова) хуҗа. Акчага табынган гаилә. Кибетләре бар. Самат Исламов (Минвәли Габдуллин) исә төп йортта калган. Ныклы хуҗа, киң күңелле булып тоелса да, аның асылында астыртынлык ята. Сеңелләре Нурия Исламова (Венера Шакирова) инвалид ирен Харисны (Рамил Вәҗиев) һәм кияүгә чыкмыйча картайган ике кызны (Казан Дәүләт мәдәният институты студентлары Миләүшә Зәкиева һәм Эльза Моратхуҗина) тәрбия кыла. Бишенче туганнары – Хәнифә Исламова (Раушания Юкачева) гаиләсендә кайгы. Аның ире Мөслим (Фәнис Сафин) яман шеш белән чирли. Монда инде Толстой әйткәнчә, һәр гаилә үзенчә бәхетле һәм һәр гаилә үзенчә бәхетсез. Әмма заманалар үзгәрүенә дә карамастан, бу туганнар төп йортта – Самат энеләре янына җыелганнар.

Бураннарда сынала туганнар дигәндәй, бердәмлеккә, киң күңеллелеккә, ярдәмчеллеккә сынауны үтә алмыйлар туганнар. Мөслимгә операция өчен Тамерланнан башка беркем дә акча бирми, хәтта аның үзен дә гаепләргә алыналар һәм моңа җирлек тә бар. Әле кайчан гына Тамерлан үзе Мөслимне исерек килеш әти-әнисен үтерүдә гаепләп, биздергән иде бит.

Туганнар арасындагы кискен мөнәсәбәт, киеренкелек үскәннән үсә. Хәтта дошманлыкка кадәр барып җитә яза. Тамерлан бу изге эштә гаиләсен, йортын югалта, хыялына хыянәт итеп Мөслимгә ярдәм итәр өчен бик арзан бәягә коттеджын сата. Барлык туганнарның да чын йөзе акрынлап ачыла бара. Кайчандыр барлык туганнарны берләштереп торган, һәр нәрсәгә карата үз сүзе булган Тамерлан беркемгә дә кирәкми, сукбай дәрәҗәсенә төшә...

Спектакльнең сәхнә бизәлешенә, рәссам Сергей Скоморохов эшенә игътибар итми мөмкин түгел. Актерлар плитә итеп тезелгән авыш өслектә уйныйлар. Элек ул ындыр булган. Әмма плитәләр арасында инде үлән үсә башлаганын чамаларга мөмкин. Бу плитәләрне туганнар дип алсак, алар арасындагы мөнәсәбәтләрнең дә мүкләнә башлаганын тоярга мөмкин. Авыл тормышының барлык декорацияләре – печән кибәне, йорт, басу капкасы – үтә күренмәле куб эченә алынган. Бары тик Сабантуй баганасы гына торып калган. Бу – туганнарның бердәмлек символы, умыртка баганасы. Шушы деталь аша без милләт темасына чыгабыз. Туганнар арасындагы таркаулык милләтәбезгә файдага түгел. “Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар”, - ди. Бертуган Исламовларда, кеше ни әйтер, дигән курку ята. “Курку – әйбәт хис ул, – ди төп герой. – Безне нәкъ менә шул саклап калган”. Әмма куркып яшәгән кеше бәхетле була аламы? Әгәр дә Тамерлан Мөслимгә ярдәм кулын сузарга алынмаса һәм беренче адымны ясарга курыкса ни булыр иде. Әлбәттә, ул туганнарының чын йөзен ача алмас иде. Буыннарны тоташтырып тора торган символ – Сабан туе баганасын кисеп алып китәргә торучыларга каршы чыкмаса һәм кыйналмаса, якыннарының да кем икәнен белми каласы иде. Әмма үзе өчен зур батырлык эшләсә дә, Тамерлан шәфкать туташы Рауза (Алсу Гайнуллина) алдында йомшаклык күрсәтә. Аңа хисләрен белдерми, булган мөнәсәбәт турында яшерә, барлык авырлыклардан качып ул аның янына килә. Хатыны Фәридәне (Рузия Мотыйгуллина) күпме еллар битәрләп тора.
Туганлык җепләрен өзәргә һәм дошманга әверелергә бары бер адым җитә. Сабантуй баганасы да яшен сугып көлгә әйләнә. Әлеге вакыйга әсәрнең кульминациясен күрсәтә.

Спектакльдәге яшьләр тормышы олыларныкыннан үзгә. Бу – бөтенләй башка дөнья. Бергә җыелып бәйрәм иткәндә алар соры массаны тәшкил итәләр. Әмма олылардан аерылулары була, холыклары төрле төсләргә керә башлый. Артист Раил Шәмсуаров бу спектакльдә кызлар күңелен җилкендерерлек һәм күзләрен кызыктырырлык шәһәр егете – Фәнис Исламовның улы Тимур образын тудырыра. Артистка Алинә Мөдәрисова уйнаган раймонда роле баштарак сәер тоелса да, халык күңеленә хуш килде, чөнки бу кыз халыкның үз баласы сыман кабул ителә. Аның әти-әнисе юк, бары тик бабасы белән генә тора. 18 яшь кенә булуга карамастан, Исламовлардан бала табарга хыяллана ул. Язмыш аны Саматның ул Наил (Эльвир Сәлимов) белән кавыштырып та куя. Алма агачыннан ерак төшми диләр. Барлык уллар да, нәкъ “әтиләренә” охшаганнар. Мөслимнең улы Айдар (Искәндәр Низамиев) сабыр, артык сүз әйтми торган юаш кеше. Тамерланның уллары (Илнур Закиров һәм Алмаз Гәрәев) төпле, тормыш җанлы булулары белән аерылып торалар.

Спектакль хатын-кызларның ирләреннән яшереп бергә җыелуны “бәйрәм” итүләреннән башланып китә. Ни генә дисәк тә, халык егылып китеп эчми инде бүген, шөкер. Дуңгыз итеннән шашлык пешереп башланган тамаша Коръән ашы табыны артында утыру белән тәмамлана. Мөслимнең соңгы туенда... Кайгы туганнарны берләштерә һәм спектакль дә матур тәмамлана. Туганнар үз гаепләрен таныйлар, Тамерлан абыйларына югалткан өен кайтаралар һәм тормыш кабат үз җаена ага башлый. Бердәмлек тауларны күчерә. Бертуганнар да фаҗигадән соң кабат үз көчләре белән Сабантуй баганасын утырталар һәм ир-ат туганнар шуңа бер-бер артлы менеп күккә ашалар.

Мансур Гыйләҗев һәм Фәрит Бикчәнтәев тандемы Камал театры тамашачылары өчен яхшы таныш. Бу иҗади дуслык “Бичура” спектаклен сәхнәләштерүдән башлана, аннан соң “Казан егетләре” циклы, “Курчак туе”. Шулай ук авыл тормышы турындагы “Бичура” шактый пессимистик тәмамланса, “Исәнмесез”дә автор тамашачылар өчен өмет калдыра.

Раил Садретдинов

Фото: kamalteatr.ru

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading