16+

Җитте үзеңә эшләргә! Киләсе елдан үзмәшгульле гражданнардан салым ала башлаячаклар

Әлеге яңалык, тәҗрибә рәвешендә, илнең дүрт төбәгендә: Татарстан, Мәскәү, Мәскәү яны һәм Калуга өлкәсендә кертелә. Хәтерләсәгез, моннан берничә ай элек Татарстан Президенты каршындагы Эшмәкәрлек советы республикадагы үзмәшгульлек белән кызыксына башлаган иде.

Җитте үзеңә эшләргә! Киләсе елдан үзмәшгульле гражданнардан салым ала башлаячаклар

Әлеге яңалык, тәҗрибә рәвешендә, илнең дүрт төбәгендә: Татарстан, Мәскәү, Мәскәү яны һәм Калуга өлкәсендә кертелә. Хәтерләсәгез, моннан берничә ай элек Татарстан Президенты каршындагы Эшмәкәрлек советы республикадагы үзмәшгульлек белән кызыксына башлаган иде.

Советның киңәйтелгән утырышында «Бәхетле» кибетләр челтәренең генераль директоры Мөслимә Латыйпова өйдә тортлар пешереп, аларны социаль челтәрләр аша саткан декреттагы әниләргә каршы фикерен белдерде. 

Аның фикеренчә, имештер, өй шартларында әзерләнгән ризыклар кеше сәламәтлегенә начар йогынты ясарга мөмкин. Ул чагында Президент Рөстәм Миңнеханов Мөслимә Латыйпова сүзләренә каршы, үзмәшгульлек кешенең үзенә һәм җәмгыятькә файда китерергә тиеш, дип әйтте. «Ләкин бу стихияле булырга тиеш түгел. Моның белән намуссыз кешеләр файдалана башлый. Әниләргә шартлар тудырырга тиешбез. Без уйларбыз», – дигән иде ул. 

Эшмәкәрлек советы шуннан соң бу тема белән ныклап кызыксына башлады. Татарстанның бизнес-омбудсмены Тимур Ногманов сүзләренчә, аналитик үзәк үткәргән тикшерү нәтиҗәләре һәр бишенче россияленең «үзенә» эшләвен күрсәткән.

Финанслар министры нәрсә тәкъдим итә?
Финанслар министрлыгы белән Федераль салым инспекциясе үзмәшгульле гражданнарның эшчәнлеген контрольдә тотарга җыена. ни өчен дигәндә, бюджетның керемен арттырырга, казнага акча кирәк. Алар фикеренчә, үзләренә акча эшләүчеләр бүгенге көндә бернинди дә салым түләми, әмма бу гел шулай бара алмый. Шуңа да үзмәшгульлеләргә «профессиональ салым» түләргә тәкъдим итәчәкләр. Салым түләү процессы катлаулы булмаячак, дип вәгъдә итә түрәләр. Үзмәшгульле гражданнарга шәхси эшмәкәр булып теркәлергә кирәкми. Фәкать кесә телефонында махсус кушымтага теркәләсе һәм автомат рәвештә һәр табышыңнан акча түлисе генә була. Салым инспекциясенә барып йөрергә кирәкми, кушымта сине шунда ук теркәп куя, акчаны да хисапларсыз гына түлисең. Салымның күләменә килгәндә, 3-6 процент. Халыкка хезмәт күрсәтүче гражданнарга – 3 процент, компанияләр белән эшләүчеләргә – 6 процент. Мондый шартлар тудырылганда, халык үз бизнесын теләп легальләштерәчәк дип уйлый салым хезмәте белгечләре. 

Россиядә «үзмәшгульлек» термины күптән түгел генә барлыкка килгән. Юстиция министрлыгы бу категориягә кемне һәм нинди билге буенча кертергә кирәклеген әле дә хәл итә, дип яза «Комсомольская правда». Алар кемгәдер хезмәт күрсәтә, әмма шул ук вакытта шәхси эшмәкәр дә түгел. «Үзмәшгульле»ләр арасында иң киң таралган һөнәрләр: репетиторлар, бала караучылар, ремонт ясаучылар. Аларга 2018 ел ахырына кадәр салым каникуллары бирделәр. Әмма Федераль салым хезмәтенә нибары меңнән артык кеше гариза биргән. 

Белгечләр әйтүенчә, яңалыкның икенче ягы да бар. Алар күп кенә шәхси эшмәкәрләр үзмәшгульлеләр категориясенә күчәчәк дигән фикердә тора, чөнки салым ставкасы кими. Алты процентка караганда, өч процент түләү (яки керем белән чыгым арасындагы 15 процент аерма) әйбәтрәк. Моннан тыш, шәхси эшмәкәрләр иминият взносы да түли. 

«Күләгәдән чыгарга телиләр»
Татарстанның бизнес-омбудсмены Тимур Ногманов сүзләренчә, Россиядә 10-30 миллион кеше үз кесәсенә генә эшли. Татарстанда да бу саннар шактый булырга тиеш. 

– Үзмәшгульле гражданнарга кагылышлы тәкъдимнең әлегә төгәл механизмнары юк. Аның буенча сораулар шактый кала. Бу мәсьәлә хакында фикер алышулар бик кызу бара. Әмма шунысын әйтергә кирәк: үзмәшгульлеләр безгә узган елны үзләре үк мөрәҗәгать итә башлады. Аларның күләгәдән чыгасы, шәхси эшмәкәр булып та теркәләселәре килә, шул ук вакытта кайбер мәсьәләләр буенча шикләре бар. Легаль булмаган бизнесның үз кыенлыклары барлыгын таныйлар, үзебезне куркыныч астына куябыз, диләр. Шәхси эшмәкәр булып теркәләселәре килмәүнең сәбәбен салымнар белән генә бәйләп аңлатмыйлар. Аларга теркәлү процедурасының катлаулы булуы, таләпләрнең катгыйлануы, хисап бирергә кирәклеге ошамый. Эшчәнлегебезне легальләштергәч, проблемалар артачак дип куркалар. Без әлеге гражданнар белән эшлибез, очрашуларга чакырабыз, киңәшләребезне бирәбез. Үзебез өчен нинди юнәлеш алырга, эш механизмнарын камилләштерү буенча нәрсә эшләргә кирәклеген өйрәнәбез. Финанс министрлыгы белән федераль салым хезмәте тәкъдименең ахыргы моделе әлегә юк. Сөйләшүләр-тикшеренүләрдән соң, август башларында, рәсми нәтиҗәләр ясаячакбыз, – дип сөйләде ул журналистларга.

«Тынычлап эшләр идем»
Декрет ялында утыручы Әминә Низамова, өстәмә акча эшләү ниятеннән, өйдә тортлар пешереп сата. 

– Заказлар шактый, рәхәтләнеп пешерәм, тортлар сата башлаганнан бирле, акчага кытлык кичермибез, – ди ул.

Киләсе елдан кертеләчәк яңалыкка ул тыныч карый. 

– Даими клиентларым бар, алардан шикләнмим. Ә менә яңа заказ бирүчеләрдән бераз куркам, алар мине юри тикшерер өчен килмиләрме икән дигән уй тынгылык бирми иде. Дөресен әйткәндә, күңелдә шик һәрчак була. Әнием дә оста пешерүче булгач, шәхси эшмәкәр булып теркәлергә уйладык. Әмма танышларыбыз белән киңәшләшкәч, бу эшнең шактый мәшәкатьле булуын аңладык. Даими тикшерүләр, кәгазь «боткасы» сезгә кирәкме, дип, уебыздан кире кайтарды шәхси эшмәкәр булып эшләүче танышыбыз. Әгәр дә чиновниклар әйткәнчә, өч кенә процент түлисе булса, мин бу яңалыкны хуплыйм. Тынычлап эшли башлар идем, – диде ул безгә.

«Мин каршы»
Репетитор хезмәтләрен тәкъдим итүче Елена Сафонова әйтүенчә, үзмәшгульле кешенең керемен ничек санаячаклары аңлашылмый.

– Бу чиле-пешле бер проект булып күзаллана. Әгәр дә салымны банк картасы аша күчкән суммадан түләргә кирәк булса, зур салымнардан котылу өчен, күпләр акчаны кулдан гына ала башлаячаклар. Шактый акча эшләүче үзе үк шәхси эшмәкәр булып теркәлә, аңа клиентлар табу җайлырак була. Бизнесын да куркыныч астына куймый. Ә аена 10 мең сум акча эшләүчеләргә кагылырга кирәкми, – ди ул. 

Кипкән җиләк-җимешләрдән букет ясап сатучы Зәринә Иванова да салым түләүгә каршы. 

– Кеше эше булмаганнан гына алынмый моңа. Бюджет өлкәсендә эшлим, хезмәт хакым аз. Хөкүмәттән ярдәм булмагач, кеше үзенә эшли башлый. Инде клиентлар булдырып, азмы-күпме акча керә башлагач та, хөкүмәтне кайгыртырга кирәк, – ди ул, кәефсез генә. 

Өендә торт пешереп сатучы Әлфия Хөснетдинова да борчуга төшкән. 

– Бер тортның үз бәясе – 700 сум. Моңа әле продуктлар алынган акча гына кергән. Газ, су өчен дә акча китә. Болардан кала, синең хезмәтең, тау кадәр савыт-сабаны юасы дигәндәй. Мин ул тортны иң күбе 1000 сумга сатам. Артыграк бәя куйсаң, алучы юк. Үземә калган 300 сумны да хөкүмәт белән бүлешергә кирәкме? Сөенеп тор бит инде халкыңның үз тамагын үзе туйдырганына, синнән әзергә бәзер көтмәгәнгә. Нишләсәң дә юк, таларга гына торалар, – ди Әлфия.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аларга халыкны таларга гына булсын

    • аватар Без имени

      0

      0

      Химия ,отрава ашагыз инде кабаттан кабат...Супер гипермаркетларда искиткеч условиялэрдэ ясалганны...(((мопозилкада катырган тортларны

      Мөһим

      loading