16+

Изге Ана иконасын кем урлаган?

Дәүләт архивы берничә сәгатькә уникаль документларны күрсәтте

Изге Ана иконасын кем урлаган?

Дәүләт архивы берничә сәгатькә уникаль документларны күрсәтте

4 ноябрь - Казан Изге Ана иконасы көне булып санала. Бу уңайдан, Татарстанның дәүләт архивы хезмәткәрләре Казан Изге Ана иконасын урлау турындагы сирәк документларны берничә сәгатькә генә журналистларга күрсәтте.
Христианнар Изге Ана иконасы көнен елга ике тапкыр: 21 июльдә һәм 4 ноябрьдә билгеләп үтә. 4 ноябрь – Россияне поляклардан азат иткән көн: православ руханиләре полякларны җиңәргә нәкъ менә шушы икона ярдәм итте дип саный. 1904 елда Казан хатын-кызлар монастыреннән Казан Изге ана иконасының урлануын гасыр югалтуы буларак кабул иткәннәр. Бу яңалык бар халыкны борчуга салган. Шуңа да әлеге вакыйга белән бәйле риваятьләр, имеш-мимешләр шактый саклана. Дәүләт архивы исә сакланып калган бердәнбер документ – иконаның урлануы турындагы язуларны чагылдырган 29нчы эшне тәкъдим итте.

Суд утырышларыннан документлар бездә сакланып калмаган. Аның каравы әлеге 29нчы эш уникаль, сирәк булып санала. Аның тышлыгы да төп нөсхәдә сакланган. Документның төп кыйммәте – ул кайнар эзләрдән язылган. Иконалар 1904 елның 29 июнендә югалган булсалар, биредә 30 июнь өчен хисап белән танышырга була”, – ди Дәүләт архивының публикацияләр секторы җитәкчесе Ольга Федотова.


Сүз уңаеннан, халык бары бер икона урланган дип уйлый. Чынлыкта исә, Казан Изге Ана иконасы белән бергә Коткаручы Христос иконасы да югалган булган. Гадәт буенча, агачтан ясалган иконаларны кешеләр китергән ташлар белән бизи торган булганнар. Бу ике икона да рухи кыйммәте бәяләп бетергесез булса, ташларының бәясе 100 мең сумны тәшкил иткән. Ольга Федотова, бу сумманы хәзерге олигархларның байлыгы белән чагыштыра. “Ул чакта бер сыер 3 сум торган, 100 меңнең нинди зур сумма икәнен чамаларга була”, – ди.

Документта язылганча, иконалар югалуга, бу эштә катнашы булган кешеләрне тоткарлый башлыйлар, тикшерү эшләре башлана. Иң беренче булып каравылчы Федор Захаровны кулга алалар.
“Каравылчы Федор Захаров төнге сәгать бердә чиркәү тирәсендә билгесез дүрт ир-атны күреп ала. Алар каравылчыны тотып, идән астына ябалар. Кычкырырга теләсә дә, явыз ниятле бу ир-атлар аны буа, пычак, револьвер белән яный.” Бу документтан өзек. Кыскасы, каравылчының гаепсез түгеллегенә инангач, җибәрәләр.

Бу эштә шикле кешеләр бик күп була. Борынгы йолаларны үтәп яшәүче халык урлаган дигән фикер дә ишетелә. Документтан күренгәнчә, иске карашлы кешеләрнең үзләре өчен бу кимсетү буларак кабул ителгән. Алар иконаны кем алганлыгын күрсәтүне сорап догалар да кылган. Тоткарланучы кешеләр арасында Казанга вакытлыча килгән, кыйммәтле ташлар сату белән шөгыльләнгән Федор Чайкин да булган. Аның үги кызы әтисенең агачны яндырганы турында сөйләгәч, җитмәсә, ул яшәгән фатирдагы мичтә янганнан калган агач калдыклары, берничә кыйммәтле таш та табылгач, Чайкинны 12 елга каторгага җибәрәләр. Дөрес, алтын ташлар белән сату итүче үзе ахырга кадәр бу эштә катнашы юклыгын әйтә. Ә Чайкинның Чехов белән Калинин урамнары кисешкән урындагы вакытлыча яшәгән йортыннан күп кеше курыккан, аны яндырырга, юк итәргә кирәк дип тә сөйләгәннәр. Казан Изге Ана иконасын кайлардан гына эзләмиләр, халык арасында аны янгында юкка чыккан, Кремль Кирмәне тирәсендә җир астына күмелгән дигән сүзләр дә тарала. Имеш, урланган икона күчерелмә вариант кына булган дигән версия дә була. Иконаның кайдалыгы бүген дә бөек сер.


Әлеге 29нчы эшне тиздән цифрлаштырырга җыеналар. Аннан соң кешеләр аны электрон вариантта карый алачак.

“Икона бүгенгә кадәр табылмаса да, безнең өчен аның кыйммәте кимеми. Чиркәүләрдә иконаның күчереп ясаган вариантлары саклана. Бу һич кенә дә копия түгел. Ул заманда төп нөсхәдән күчереп ясалган иконалар чыны кебек үк көчкә ия дип саналганнар. Казан Изге Ана иконасы бүген дә безне саклый”, – ди Ольга Федотова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading