...Алар көтмәгәндә генә очрашты. Бер дә уйламаганда. Урта яшьләрдәге ир-егет һәм йөзен җыерчык баскан, ак яулыгы астыннан чал чәч бөртекләре тынгысызланып чыккан, гәүдәсе дә бөкрәя төшкән апа.
Әйе, апа... Укытучы апа. Гомер буе шулай атап йөрткәнгә, ир-егет аның исемен дә бик озак хәтерләде... Исенә төшкәч, шатланып куйды: “Зөһрә апа бит әле...”
– Апа... Зөһрә апа, исәнмесез! Хәтерлисезме икән? Мин сезнең укучыгыз. Башлангычта укыттыгыз...
– Исәнме, балакаем! Хәтерләмичә инде, сине дә хәтерләмәскә! Бик башлы малай идең бит! Фамилияң, хәзер әйтәм! Тел очында тора: Хикмәтов?!
– Юк, апа! Хисмәтов, апа!
– И-и! Бер генә хәрефкә ялгыштым бит! – дип шатланды Хисмәтовның апасы. – Син гел инженер булам, дип йөри идең. Булдыңмы соң?!
– Юк, Зөһрә апа. Мин сезнең эшне сайладым. Инде унбиш ел физика укытам. Теге хәлдән соң укытучы булам, дип уйладым мин. Әйе, теге хәлдән соң укытучы дөньяда иң әйбәт кеше була икән ул, дип уйладым, чөнки... Сезнең кебек буласым килде...
– Нинди хәлдән соң ул?! Менә анысын хәтерләмим...
– Теге... сәгать белән булган... Еллар үтсә дә, уңайсыз миңа ул хакта искә алуы да. Ул хәлгә мин бик рәхмәтле дә... Тетрәндерде ул мине. Яхшылык һәм начарлык турында уйландырды...
– Әйдә, җаным, балакаем, башыннан ук искә алыйк әле...
...Укытучы апасы Хисмәтовка ерак түгел генә торган эскәмиягә ишарәләде. Шунда барып утырдылар.
– Ул көнне минем партадашым Әнвәр иртәдән үк яңа кул сәгате белән мактанды. Әтисе Мәскәүдән алып кайткан. Матур иде ул сәгать! “Командирлар гына тага моны, беләсең килсә, шуңа да командирский диләр аны, дип бик мактанды да инде Әнвәр. Тәнәфестә сәгатьне парта астына тыгып чыгып киткәнен күргәч, түзмәдем, бик озак уйламыйча, аны үз кесәмә тыктым... Әнвәр сәгате юклыгын соңгы дәрес ахырында гына белде. Тавыш күтәрде. Акырып елады. Хәлне аңлагач, сез бөтен классташларны тезеп бастырдыгыз. Парта асларын, букчаларны яхшырап тикшергәннән соң, безнең каршыга басып, балалар, башка чарам юк, кесәләрегезне тикшерәм, тик бу эшне күрмәвегез кирәк, күзләрегезне чытырдатып йомыгыз, дидегез. Укытучы сүзе ул елларда закун иде: күзләр йомылды. Мин дә йомдым... ояттан, куркудан тезләрем бик калтыравын гына хәтерлим. Аннары укытучы апамның кесәмнән сәгатьне учына йомарлап алганы истә. Әнвәрнең шатлыклы тавышын да ишеттем: “Табылды бит!” “Әйе, табылды шул, Әнвәр, кесәләрдән тапмадым түлке, тәрәзә төбендә, гөлләр арасында иде ул! Бүтән югалтма, яме!” – дидегез ул чакта, апам, хәтерлисезме?! Изге ялганыгыз белән мине гомерлек ояттан, хурлыктан коткардыгыз бит! Әниемнең күз яшьләреннән! Бүген сезне күрүгә, шул хәлләрне искә алдым, Зөһрә апа. Мине күрүгә, сез дә шул сәгатьне уйлагансыздыр әле, аны минем кесәдән алганыгызны...
– Дөресен әйтим, Хисмәтов, сәгатьне кемнән алганымны белмәс өчен, үзем дә күзләремне чытырдатып йомган идем шул...
Бу хәл чыннан да тормышта булган... Элек балалар да, укытучылар да, алар арасындагы мөнәсәбәтләр дә икенче төрлерәк, кешелекле-игелеклерәк иде, әйеме?! Шуңа мисал булырдай хәлләрне сез дә хәтерлисезме?!
Нәсимә Садыйк.
Фото: https://pixabay.com/ru/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар